Танк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Т-34-85 танкы

Танк — чылбырлы тәгәрмәчкә нигезләнгән йөрешле бронялы сугыш машинасы. Нигездә төп коралы буларак пушка кулланыла.

Эчтәлек

[үзгәртү] Атаманың килеп чыгышы

«Танк» сүзе инглиз телендәге tank сүзеннән килеп чыккан. Ул «бак», «цистерна», «мичкә» мәгънәсен аңлата. Атаманың килеп чыгу тарихы түбәндәгечә: фронтка беренче танкларны җибәргәндә Британия контрразведкасы Англиядән Русия хөкүмәте эчәргә яраклы су ташыр өчен бер партия цистернага заказ бирде дигән имеш-мимеш тарата. Шул рәвешле танклар тимер юл буенча цистерналар кыяфәтендә фронтка юнәләләр.

[үзгәртү] Тарих

[үзгәртү] Танкларның килеп чыгышы

Беренче танклар Беренче Дөнья сугышы барышында килеп чыгалар. Сугыш барышында көнбатыш фронт позицион тигезләнеш урнашкан була һәм озак вакыт дәвамында фронт сызыгы бер урыннан күчми. Дошман фронтын өзер өчен яңа чаралар таләп ителә. Танклар бу максат белән уйлап чыгарылган булалар.

Танк идеясе 1915 елда Бөекбританиядә, Франциядә һәм Россия империясендә туа. 1916 елда Британиядә Mark I исеме астында беренче танклар килеп чыга.

Беренче танклар инглиз армиясе тарафыннан Сомма елгасында 1916 елның 15 сентябрендә Герман армиясенә каршы кулланыла.

Соңрак французлар 1917 елда бик уңышлы булган Рено FT-17 танкын эшләп чыгаралар.

Русиядә чыгарылган беренче танклар буларак Пороховщиков танкы һәм тәгәрмәчле Лебеденко танкы санала.

[үзгәртү] Сугыш арасы чоры танклары (1919 - 1938)

Ике дөнья сугыш арасында танклар зур үсеш кичерәләр һәм Икенче Дөнья сугышы башына алар инде гаять алга киткән сугыш машиналар булып җитешкән булалар. Бу дәвердә төрле танк вариацияләре эшләнеп карый һәм конструкторлар күп фикерләрдән баш тартырга мәҗбүр булалар.

[үзгәртү] Икенче дөнья сугышы танклары

Дөнья сугыш танк төзү өлкәсе алга зур адым ясый. 6 ел эчендә танклар аңа кадәрге 20 ел белән чагыштырганда зуррак үсеш кичерәләр.

[үзгәртү] Сугыштан соңгы танклар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә