Хәбәшстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хәбәшстан
Хәбәшстан Федератив Демократик Җөмһүрияте
የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ
Хәбәшстан
Байрак Илтамга
Хәбәшстан байрагы Хәбәшстан гербы
Ил көе: "Алга, газиз анам Хәбәшстан!"
Хәбәшстан урнашуы
Дәүләт төзелеше Җөмһүрият
Рәсми тел Амхарча
Башкала Аддис-Абеба
Эре шәһәрләр Аддис-Абеба
президент Гырма Уольде-Гиоргис Лемма
Премьер-министр Мелес Зенауи (Зенави)
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

1 104 300 км² км²
0,7%
Халык саны
– Барлыгы (2006)
– Тыгызлык

75 067 000 кеше кеше
70 кеше/км²
Акча Хәбәш быры
Вакыт UTC +3
Пәрәвәз домены .et
Телефон коды +251


Хәбәшстан (рус. Эфиопия, хәб. ኢትዮጵያ) – Африканың көнчыгышында урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Рәсми исеме – Хәбәшстан Федератив Демократик Җөмһүрияте (የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ).

Халык саны буенча Африканың өченче дәүләте. Төньякта Эритрея, төньяк-көнчыгышта Җибути, көнчыгышта Сомали, көньякта Кения һәм көнбатышта Судан белән чиктәш.

Хәбәшстан – Африкадагы бик борынгы нәсарилар дәүләте. 1936-1941 елларда Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенең бер өлеше булып тора.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Хәбәшстан тарихы

Борынгы тарих[үзгәртү]

Йехеда дини бинаның җимерекләре
  • Хәбәшстан калкулыгы борынгыдан кешеләрнең яшәү урыны булып тора. Бу урында борынгы игенчелек, кушит телләре барлыкка килгән дип уйланыла.
  • Б. э. кадәр VI–V гасырларда Тигре платосына Көньяк Гарәбстаннан чыгучылар килеп урнаша. Алар үзләре белән язу, семит теле, диннәрен, төзелеш ысулларын алып киләләр. Биредәге халык белән кушылу нәтиҗәсендә, борынгы хәбәш этносы формалаша.
  • Б. э. кадәр V гасырда Тигреда, б.э.к. IV гасырда таркалган мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә.
  • IV гасырда Аксумда монофизит нәсари дине урнаша.

Урта гасырлар[үзгәртү]

  • IX гасырдан Хәбәш калкулыгының төньягында ислам тарала башлый. Анда мөселман кенәзлекләре барлыкка килә.
  • XI гасырның беренче яртысында Аксум патшалыгы таркала. Хәзерге Хәбәшстан җирләрендә мөселман, нәсари, яһүд, потка табынучылар кенәзлекләре хасил була.
  • XVI гасыр урталарында, Гэлаудеуос (Клавдиус[2]) (1540-1559) хакимлеге вакытында, илнең хәле начарая. 1542-1548 елларда, Әхмәт имам ибн Ибраһим җитәкчелегендә, Адал баш күтәрә. Шул ук вакытта көньякта оромо кабиләләре һөҗүм итә башлый. 1557 елда төрекләр Массауаны һәм башка диңгез портларын басып алалар.
  • Император Бөек Иясу (1682–1706) кенәзләрне буйсындырып, чиннар иерархиясен булдыра, салымнар һәм түләүләр системасын җайга сала.

XIX гасыр[үзгәртү]

  • XIX гасыр уртасында Куарадан феодал Каса Хәбәшстанны берләштерү эше белән шөгыльләнә башлый. Вак феодалларга таянып, ул 1853 елда үзәк өлешләр хакиме – рас Алигә җиңелү китерә, ә аннары зур сугышлар белән Тигре өлкәсе башлыгы Уыб расны җиңә.
  • 1855 елда Каса үзен Теодрос II император дип игълан итә.
  • Хәбәшлеләр һәм инглизләр арасында бердәнбер бәрелеш 1868 елның 10 апрель көнендә була: 2 меңлек инглизләр 5 мең хәбәшлеләрне, кораллану һәм тәртипнең югары булуы аркасында, җиңәләр.
  • 1888 елда Йоханныс IV император Суданга килешергә тәкъдим итә. ләкин судан хәлфәсе Абдаллах императорның ислам кабул итү шартын куя. 1889 елда император Суданга каршы 150-меңлек гаскәр белән үзе чыга, һәм шул елның мартындагы сугышта үлә.
  • Яңа император Менелик II (1889 – 1913) Годжама һәм Тигредагы азатлык күтәрелүләрен бастыра, хәбәш дәүләтен торгыза. 1889 елда Италия һәм Хәбәшстан арасында Уччиаль солыхы төзелә, аның буенча яр буйлары Италиягә күчә.
  • 1890 елда Италия үзенең Кызыл диңгез янындагы биләмәләрен Эритрия колониясенә берләштерә, һәм 1889 елгы килешү буенча Хәбәшстан үз өстееннән Италия протекторатын кабул итте дип игълан итә. Шуның аркасында 1894 елда ике ил арасында янәдән сугыш башлана.
  • 1893-1894 елларда Менелик II Аддис-Абебадан көньяктагы һәм көньяк-көнбатыштагы Уоламо, Сидамо, Кафа, Гимира һ.б. өлкәләрне басып ала. Ул, сугыш әсирләрен генә кол итүгә һәм колларны җиде елдан артык тотмаска дигән карар чыгара. Менелик юллар, телеграф һәм телефон чыбыклары төзелешен активлаштыра, эчке һәм тышкы сәүдәне үстерә. Менелик идарәсе вакытында Хәбәшстанда беренче гәзит чыгарыла башлый, беренче хастаханә ачыла.

XX йөзнең беренче яртысы[үзгәртү]

  • 1913 елда Менелик үлеменнән соң, император булып аның 17 яшьлек оныгы – Лидж Иясу V кала. Хәбәшстан Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмый, ләкин император, инглизләргә, французларга һәм италиялеләргә каршы берләшү теләге белән, Германия белән якынаю сәясәте калып бара.
  • 1916 елның сентябрь аенда иясуны бәреп төшерәләр. Император итеп Менелик Заудитуның (төшерелгән императорның апасы) 40 яшьлек кызы, ә регент итеп, ягъни фактик башлык итеп, ә регент 24 яшьлек Тэфэри Мэконнын игълан ителә.

1930 елның ноябрендә Заудиту үлгәннән соң, рас Тэфэри Хайле Селассие (1930 – 1974) итеп коронацияләнә.

1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче констиитуция игълан ителә. Императорның абсолют хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10-20 елда коллыкны бетерелә.

1934-1935 елларда Хәбәшстан белән Италия биләмәләре чикләрендә бәрелешләр була. 1935 елның октябрендә италия гаскәрләре Хәбәшстан җирләренә бәреп керәләр. Берничә ай бке хәбәшлеләр каты каршы торалар, кайвакытта аерым җиңүләргә дә ирешәләр, әмма 1936 елның 31 мартында хәбәшлеләрнең төп гаскәрләре Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. 1936 елның 5 маенда маршал Бадольо җитәкчелегендәге италия гаскәрләре Хәбәшстан башкаласы – Аддис-Абебаны алалар, ә 1 июньдә Италия Хәбәшстанның Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен (Эритрея һәм Сомали белән бергә) игълан итә.

Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.

XX йөзнең икенче яртысы[үзгәртү]

ЧСугыштан соң Хайле Селассие император абсолют монарх буларак идарә итүне дәвам итә. 1951 елда Хәбәшстанда коллк бетерелә, нигездә, халыкара җәмгыять басымы астында. Фиркаләр тыела, бастыру монарх күзәтчелегендә була.

1953 елда Хәбәшстан АКШ белән дуслык һәм икътисади ярдәм итешү турында килешү төзи. Киләсе 20 елда АКШ Хәбәшстанга яртымиллиард доллар күләмендәге финанс субсидияләре һәм түләүсез 140 млн. долларлык хәрби кораллар бирә.

70 еллар башына режим бөтенләй одиозга әйләнә: император сәяси киңлекнең бөтен якларыннан тәнкыйтькә тартыла, һәм алдагы вакыгйгаларның катализаторы булып, бик күп кеше үлеменә китергән, 1972-1974 елгы ачлык тора.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Федератив җөмһүрият, этник бүленеш буенча төзелгән 9 килилдан (штаттан) һәм ике үзидарәле шәһәрдән (Аддис-Абеба һәм Дыре-Дауа) тора.

Дәүләт башлыгы – президент. Мәҗлес (халык вәкилләре палатасы) тарафыннан 6-еллык вакытка (яңадан сайлану хокукы белән) сайлана

Хөкүмәт башлыгы, мәҗлес сайлауларында җиңгән, фиркадән билгеләнән.

Канун чыгару хөкүмәте – икепалаталы мәҗлес: федерация палатасы (5-еллык вакытка штат ассамблеялары тарафынан сайланучы 108 әгъза), конституцион һәм федераль-төбәк мәсьәләләрен чишә, һәм халык вәкилләре палатасы (5 елга халык тарафыннан сайланучы 547 әгъза)

Мәлестә урыны булган сәяси фиркаләр (2005 елның маендагы сайлаулар буенча):

Хәбәш Халык Инкыйлабый Демократик Фронты – 327 урын;

Бердәмлек һәм Демократия өчен коалиция – 109 урын (хәзерге вакытта таралган);

Берләшкән Хәбәш Демократик Көчләре – 52 урын;

Сомали Халык Демократик фиркасе  – 23 урын;

Оромо Федералист Демократик Хәрәкәте  – 11 урын;

Бенишангуль-гумуз Халык Демократик Бедәм Фронты – 8 урын;

Афар Милли-демократик фиркасе – 8 урын.

Халык[үзгәртү]

Төп мәкалә: Хәбәшстан халкы

Хәбәшстан халкы 1983 елдагы 33,5 миллионнан 2006 елга 75,1 млн гача арта. Хәбәшстан халкы милли һәм дини бүленеш буенча бик чуар. Күпчелек халык семит телләрендә сөйләшәләр. Амхара, оромо һәм тигре халыклары Хәбәшстан халкының 70% тан артыгын алып торалар. Илдә 80 тирәсе төрле этник төркемнәр бар, аларның кайсыберләре 10 000 кешедән азрак.

1994 елгы хәбәш милли халык исәбе буенча, оромо иң зур этник төркем булып тора һәм бөтен халыкның 32,1% тәшкил итә, амхара – 30,2 %, тигре – 6,2 %. Башка халыклар түбәндәгечә:

Әлеге вакытта АКШ та 1,2 млн хәбәшлеләр яши.Калып:Нет АИ

2007 елда Хәбәшстан күрше дәүләтләрдән 201700 тирәсе качаклар кабул итә. Бу халыкның төп өлеше Сомалидан (111600 тирәсе), Суданнан (55400 кеше) һәм Эритреядан (23900) килә. Бөтен иммигрантлар диярлек качак лагерьләрендә яшиләр.

География[үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү]

Хәбәшстан – Африканың иң биектаулы иле. Аның ярыйсы өлешен, төньяктан көньякка сузылучы, Хәбәш таулыгы алып тора. Таулыкның иң биек өлеше – төньягы. Монда илнең иң биек нокталары – Рас-Дашен (4620 м) һәм Тало (4413 м) – урнашкан. Көнчыгышта таулык бик тиз Африканың иң түбәән нокталарыннан берсе – Афар иңкүлегенә күчә.

Хәбәш таулыгының көнбатыш өлеше сөзәгрәк рельефка ия һәм судан чигенә зур бклмаган баскычлар белән төшә.

Тигезлекләр дә Хәбәшстанның күп өлешен алып торалар. Иң зур тигезлек илнең көнчыгышында урнашкан. Урыны белән ул 100 м дан артык биеклекле платога күчә. Монда Хәбәшстанның иң коры урыннарының берсе.

Климат[үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү]

Хәбәшстан харитасы

Административ яктан Хәбәшстан 9 регионга һәм 2 шәһәргә бүленә:

  1. Аддис-Абеба
  2. Афар
  3. Амхара
  4. Бенишангул-Гумуз
  5. Дыре-Дауа
  6. Гамбела
  7. Харари
  8. Оромия
  9. Сомали
  10. Көньяк халыклар регионы
  11. Тыграй.

Икътисад[үзгәртү]

Хәбәшстан икътисадының нигезе – азкеремле авыл хуҗалыгы. 70нче елларда икътисади үсешг 5% тан артмый. Ә инкыйлабый үзгәрешләр ТМП тагын да тешүенә китерә. Икътисади хәлне Кызыл диңгез буендагы портларны югалту да катлауландыра. Зур корылык һәм уңыш уңмау үткән гасыр ахырында бик зур гуманитар катастрофага китерә. Ләкин бераздан икътисади хәл җайлана башлый. ТМП үсеше 8% тәшкил итә башлый. Таможняга салымнарны киметү чит ил инвестицмяләре артуга китерә. икътисади үсешнең нигезе булып чит ил акчалары һәм гуманитар ярдәм тора.

Авыл хуҗалыгы культуралары арасында бөртеклеләр төп урынны алып тора. Бакчаларда цитрус үсемлекләре, гранат, банан, ә яшелчә бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр, алар кайбер районнарда ел буе үстерелә. Илдә кофе җитештерү, бигрәк тә кыргый агачлардан кофе җыю, зур урын алып тора.

Игенчелек белән беррәттән, көтүлекләрдә йөртеп, терлек асрау яхшы куелган. Крестьяннар эре терлекне күп асрыйлар, кош-корт, дуңгыз, кәҗә үрчетәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы бик еш кабатлана торган көчле корылыклардан зыян күрә, андый вакытларда чәчүлекләр, терлек һәлак була, ачлык башлана.

Мәдәният[үзгәртү]

Диннәр[үзгәртү]

1994 елның җанисәбе буенча: христианнар – 60,8 % (монофизитлар – 50,6 %, протестантлар – 10,2 %), мөселманнар – 32,8 %, африка культлары – 4,6 %, башкалар – 1,8 %.

Бәйрәмнәр[үзгәртү]

Дата Татар исеме Хәбәш исеме
6 яки 7 гыйнвар Раштуа Gänna/Ledät (ገናልደት)
19 гыйнвар Чукындыру Temqät (ጥምቀት)
2 март Адуа янында Җиңү
Апрель яки май Пасха Fasika (ፋሲካ)
1 май Хезмәт көне
5 май Азатлык көне Omédla del (ኦሜድላ ድል)
11 сентябрь Яңа ел Enqutatash (እንቁጣጣሽ)
27 яки 28 сентябрь Мескель Тәресе көне Mäsqäl (መስቀል)

Сылтамалар[үзгәртү]