Кабо-Верде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кабо-Верде Җөмһүрияте
República de Cabo Verde, Kabu Verdi
Flag of Cape Verde.svg Кабо-Верде Илтамгасы
Кабо-Верде байрагы Кабо-Верде Илтамгасы

Әлеге объектның координаталары: 15°05′14″т.к. 23°37′56″кб.о. / (G)

Location Cape Verde AU Africa.svg
Шигарь: «Unidade, Trabalho, Progresso (Бердәмлек, Хезмәт, Алгарыш
Ил көе: «Cântico da Liberdade»
Бәйсезлек көне 1975 елның 5 июле ((Португалиядән))
Рәсми телләр португал, кабовердиану
Башкала Прая
Зур шәһәрләр
Идарә итү формасы Президент республикасы
Президент
Премьер-министр
Жорже Фонсека
Жозе Невеш
Мәйдан
• Барлыгы
Дөнья буенча 166 урында
4033 км²
Халык
• Тикшерү (2012)
Тыгызлыгы

523 568 кеше
129,8 кеше/км²
Акча берәмлеге Кабо-Верде эскудосы
Интернет-домен .cv
Телефон коды +238
Сәгать поясы −1

Ка́бо-Ве́рде Җөмһүрияте (порт. República de Cabo Verde [ˈkabu ˈveɾdɨ], Калып:Lang-kea) — шул ук исемдәге Атлантик океанның утрауларында урнашкан дәүләт. Африканың көнбатыш ярыннан 620 км ераклыкта урнаша. Дәүләткә 10 зур һәм 8 кечкенә утрау керә. Утрауларның гомуми мәйданы — 4 033 км². Башкаласы — Прая шәһәре.

2006 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәсендә илдә 434 263 кешенең яшәгәне ачыкланды. 2008 елгы саннар — 426 998 кеше[1]. Халыкның 70 %-ны — аурупалылар һәм африкан халыкларның кушылмасы булган креоллар, 28 %-ны — африканнар, 1 %-ны аурупалылар тәшкил итә. Халыкның яртысыннан артыграгы шәһәрләрдә яши.

Утрауларны 1460 елда ачканнар, дип санала. 1446 елда бирегә португал диңгезчеләре килгән. 1495 елны утрауларны рәсми төстә Португалия җирләре дип игълан иттеләр. 1581 елда алар Испания хакимиятенә күчә, 1640 елда янә Португалиягә кайта. 1963 елда утрауларда хәрби бәрелеш башлана. Аның нәтиҗәсендә Кабо-Верде бәйсезлеге игълан ителә.

Административ яктан Кабо-Вердега 22 муниципалитет керә. Илдә туризм чәчәк ата.

Фотосурәтләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Cape Verde (ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү]