Әлҗәзаир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әлҗәзаир Халык Демократик Җөмһүрияте
гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية‎‎
Flag of Algeria.svg Әлҗәзаир гербы
Әлҗәзаир байрагы Әлҗәзаир гербы

Координатлар: 27°15′00″т.к. 3°27′00″кч.о. / (G)

Location Algeria AU Africa.svg
Девиз: ««من الشعب و للشعب»
(Кешеләрдән һәм кешеләргә)»
Гимн: [[Әлҗәзаир гимны|««Kassaman»»]]
Бәйсезлек көне 1962 елның 5 июль5 июле (Франциядән)
Рәсми телләр {{{Телләр}}}
Башкала Әлҗәзаир
Зур шәһәрләр Әлҗәзаир, Константина, Оран, Батна
Идарә итү формасы президент-парламент җөмһүрияте
Президент
Әлҗәзаир
Габделгазиз Бүтәфлика
Әхмәд Үәхья
Мәйдан
• Барлыгы
Дөнья буенча 10 урында
2 381 740 км² км²
Халык
• Тикшерү (2009)
Тыгызлыгы

35 200 000 кеше (37-нч.)
14, 7 кеше/км²
ТМП (САМП)
  • Барлыгы (2008)
  • Кеше башына

$255 012 млрд  (38-нч.)
$7244
Акча берәмлеге Әлҗәзаир динары

Әлҗәзаи́р (гарәп. الجزائر‎‎әл-җәза’ир, фр. Algérie), рәсми атама Әлҗәзаи́р Халы́к Демократи́к Җөмһүрия́те (гарәп. الجمهورية الجزائرية الديمقراطية الشعبية‎‎әл-җөмһүриййә әл-җәза’ириййә әд-димуқратиййә әш-шә‘биййә[1], фр. République Algérienne Démocratique et Populaire) — Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт, Африканың иң зур иле. Әлҗәзаир көнбатышта Марокко, көньяк-көнбатышта Мавритания һәм Мали, көньяк-көнчыгышта Нигер һәм көнчыгышта Либия һәм Тунис белән чиктәш. Дәүләт җирләренең шактый зур өлеше Сахра чүлендә ята. Башкаласы – Әлҗәзаир шәһәре.

XVI гасырдан XVIII гасыргача Әлҗәзаир Госманлы империясенә керә. XIX гасыр башында француз колонизациясе башлана. 1954 елда Әлҗәзаирдә Милли азатлык фронты оештырыла. Француз колониаль гаскәрләренә каршы бик күп кан коелган сугыш нәтиҗәләре буенча Әлҗәзаир 1962 елда бәйсез социалистик дәүләт буларак төзелә. 1980-еллар ахырында дөньяви хакимият һәм исламчылар арасында каршылыклар гражданнар сугышына әйләнә. Сугыш ислам кадимчеләрен тар-мар итеп тәмамлана.

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. Җөмһүриять — республика; җәзаир — җәзирәнең күп.; җәзирә — атау, утрау; шәгыб — төркем, җәмәгать, кабилә, халык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә