Кения
|
|||||
| Шигарь: «Harambee (Бергә эшләргә)» | |||||
| Ил көе: «Ee Mungu Nguvu Yetu» | |||||
| Бәйсезлек көне | 1963 елның 12 декабре (Бөекбританиядән) | ||||
| Рәсми телләр | суахили, инглиз | ||||
| Башкала | Найроби | ||||
| Зур шәһәрләр | Найроби | ||||
| Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
| Президент Премьер-министр |
Мваи Кибаки Раила Одинга |
||||
| Мәйдан • Барлыгы • % су өслеге |
Дөнья буенча 46 урында 582 650 км² 2,3 |
||||
| Халык • Тикшерү (2012) • Тыгызлыгы |
37 953 838 кеше (37-нч.) 65,1 кеше/км² |
||||
| Акча берәмлеге | Кения шиллингы | ||||
| Интернет-домен | .ke | ||||
| Телефон коды | +254 | ||||
| Сәгать поясы | +3 | ||||
Ке́ния (суах. һәм инг. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, инг. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океан сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.
Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган. Дини яктан 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар, 10 % — мөселманнар. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.
Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[1]. Иң зур шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса (966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).
Фотосурәтләр [үзгәртү]
-
Регби — Кениянең иң популяр спорт төрләренең берсе
-
Найроби милли паркында жираф
-
Сафаридагы туристлар
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Kenya |
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Kenya (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
|
|
|
|---|---|
| Ангола • Әлҗәзаир • Бенин • Ботсвана • Буркина Фасо • Бурунди • Габон • Гамбия • Гана • Гвинея • Гвинея-Бисау • Җибути • Замбия • Зимбабве • Кабо-Верде • Камәр утраулары • Камерун • Кения • Конго Демократик Җөмһүрияте • Конго Республикасы • Кот-д'Ивуар • Көньяк Африка Җөмһүрияте • Көньяк Судан • Лесото • Либерия • Ливия • Маврикий • Мавритания • Мадагаскар • Малави • Мали • Марокко • Мисыр • Мозамбик • Намибия • Нигер • Нигерия • Руанда • Сан-Томе һәм Принсипи • Свазиленд • Сейшел утраулары • Сенегал • Сомали • Судан • Сьерра-Леоне • Танзания • Того • Тунис • Уганда • Үзәк Африка Җөмһүрияте • Хәбәшстан • Чад • Экваториаль Гвинея • Эритрея
Мөстакыйль булмаган территорияләр: Изге Елена утравы • Канар утраулары • Мадейра • Майотта • Мелилья • Реюньон • Сеута • Һиндстан океанында Британия территорияләре • Эпарсе Утраулары Танылмаган дәүләтләр (де-факто бәйсезләр): Галмудуг • Нортленд • Пунтленд • СГДҖ • Сомалиленд |
|