Замбия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Замбия
Republic of Zambia (ингл.)
Dziko la Zambia Калып:Ref-ny
Flag of Zambia.svg Замбия Илтамгасы
Замбия байрагы Замбия Илтамгасы

Әлеге объектның координаталары: 14°07′00″к.к. 27°38′00″кч.о. / (G)

Missing map.png
Замбия милли гимны
Рәсми тел инглиз
Башкала Лусака
Зур шәһәрләр Лусака
'

За́мбия (инг. Zambia [ˈzæmbiə]) — Үзәк Африкада урнашкан, диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт. Төньякта Демократик Конго Җөмһүрияте белән, төньяк-көнчыгышта Танзания белән, көнчыгышта Малави, көньякта Мозамбик, Зимбабве, Ботсвана һәм Намибия, көнбатышта Ангола илләре белән чиктәш.

Башкаласы һәм иң зур шәһәре — Лусака.

География[үзгәртү]

Замбия — тропик климатлы ил, диңгезгә чыгу юлы юк. Күбесенчә платода урнаша. Мәйданы буенча дөньяда 38 урынны били. Илнең көнбатыш һәм көньяк чикләре буйлап аккан Замбези елгасы бассейны илнең дүрттән өч өлешен ала.

Замбия белән Зимбабве чигендә күп кенә шарлавыклар урнаша, шул исәптән атаклы Виктория шарлавыгы.

Халык[үзгәртү]

Халык саны — 12,1 млн (2010 елның июленә).

Урта гомер дәвамлыгы — 38,9 ел (2010, дөньяда 223 нче урын).

Укый-яза белгән кешеләр — 80 % (15 елдан өлкәнрәк булганнар исәпкә алынган).

Шәһәр халкы 35 % тәшкил итә (2008).

Дин[үзгәртү]

Христианлык (католиклар, лютераннар, англиканнар, адвентистлар һәм башкалар) һәм христиан-африкан культлар — 50-75 %. Мөселманнар саны якынча 5 %-ны тәшкил итә.

Сылтамалар[үзгәртү]