1930 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Еллар |
|---|
| 1926 · 1927 · 1928 · 1929 — 1930 — 1931 · 1932 · 1933 · 1934 |
| Унъеллык |
| 1900‑еллар · 1910‑еллар — 1920‑еллар — 1930‑еллар · 1940‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1930 – чәршәмбе көненән башланган ел.
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 18 февраль — Америка астрономы Клайд Томбо Кояш системасының тугызынчы планетасы Плутонны ача.
- 8 март — Һиндстанда Махатма Ганди җитәкчелеге астында граждан буйсынмау кампаниясе башланды.
- 24 март — Плутон планетасына исем бирелә.
- 13 июль — Уругвайда беренче футбол буенча дөнья чемпионаты башлана.
- 26 июль — ТАССР 46 районга бүленә (аңарчы 8 район кына була).
- 16 август — Беренче тавышлы төсле мультфильм ясалды.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1930 елда туганнар
- 9 гыйнвар — Диләрә Зөбәерова, язучы, журналист.
- 17 гыйнвар — Барлас Камалов, язучы.
- 7 февраль — Марат Мөлеков, сәясәт эшлеклесе, Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәге беренче президенты.
- 24 март — Хәсән Сарьян, язучы.
- 2 апрель — Рамазан Ихсанов, артист.
- 8 апрель — Рәшит Мәрдиханов, артист.
- 14 апрель — Таһир Нурмөхәммәтов, татар тәрҗемәчесе.
- 15 апрель — Җәүдәт Гыйләҗетдинов, татар галиме.
- 23 апрель — Илдус Ахунҗанов, тәнкыйтче.
- 25 апрель — Фердинанд Фарсин, артист.
- 1 май — Резеда Вәлиева, татар язучысы.
- 10 май — Мәхмүт Нигъмәтҗанов, фольклорчы.
- 15 май — Мәгъсүм Хуҗин, язучы.
- 11 июнь — Мәрзия Фәйзуллина, язучы, шагыйрә.
- 25 июнь — Мансур Хәсәнов, татар галиме.
- 5 июль — Мәсгут Имашев, татар композиторы.
- 31 июль — Фуат Ганиев, татар галиме.
- 5 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше.
- 29 август — Иделбикә (чын исеме Лена Сабитова-Садыйкова), татар шагыйрәсе.
- 9 сентябрь — Габделбәр Гарифҗанов, татар галиме.
- 30 сентябрь — Люция Фарсина, татар актрисасы.
- 12 октябрь — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе.
- 20 октябрь — Вахит Юныс, татар язучысы.
- 27 октябрь — Роза Җиһаншина, татар актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы.
- 6 ноябрь — Энгель Нигъмәтуллин, татар галиме.
- 9 ноябрь — Эдуард Касыймов, язучы.
- 14 ноябрь — Ифрат Хисамов, татар композиторы.
- 15 ноябрь — Фәтхерахман Әхмәдиев, композитор.
- 17 ноябрь — Габделфәрт Вәлиев, татар галиме.
- 1 декабрь — Мөхәммәт Мәһдиев, язучы.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1930 елда вафатлар
- 7 июль – Артур Конан Дойль, инглиз язучысы.
- 29 сентябрь ― Илья Репин, рус рәссамы.