Нил Армстронг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нил Армстронг

Тулы исеме Neil Alden Armstrong
Һөнәре астронавт, космик инженер
Туу датасы 5 август 1930(1930-08-05)
Туу җире Уапаконета, Огайо, АКШ
Үлем датасы 25 август 2012(2012-08-25) (82 яшь)
Үлем җире АКШ

Нил О́лден А́рмстронг (инг. Neil Alden Armstrong) — НАСАның астронавты, пилот-тәҗрибәче, космик инженер, университет профессоры, АКШ хәрби-диңгез пилоты. «Аполлон-11» галәм корабы экспедициясе барышында Айга аягы баскан беренче кеше (1969 елның 21 июле).

Айда булганнан соң аның: «Кеше өчен кечкенә адым, әмма бөтен кешелек өчен зур сикереш», дип әйткән сүзләре тарихка кереп калды.

2011 елның ноябрь аенда Армстронг башка өч астронавт белән бергә Кушма Штатларның сивил иң югары бүләгенә — АКШ Конгрессының Алтын медаленә лаек була.

Нил Армстронг 1930 елда Огайо штатында дөньяга килә.

Астронавт 2012 елның 25 августында вафат була. Аның гаиләсе белдерүенчә, август аенда аның йөрәгенә операция ясалган һәм шуннан соң хәле авырайган.

Сылтамалар[үзгәртү]