24 март
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
24 март — Милади тәкъвимендә өченче айның егерме дүртенче көне. Ел ахырына кадәр 282 көн кала.
| ← март → | ||||||
| Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
| 1 | 2 | 3 | 4 | |||
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
| 2012 ел | ||||||
Эчтәлек |
[үзгәртү] Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар
[үзгәртү] Халыкара
Халыкара туберкулёз белән керәшү көне[1].
Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне [2].
[үзгәртү] Милли
Аргентина — Хаклык һәм гаделлекне искә алу көне[3].
Колумбия — Телевидение һәм радио программаларны алып баручылары (дикторлар) көне[4].
Кыргызстан — Халык ихтилалы көне.[5].
Уганда — Агачлар утырту көне[6].
[үзгәртү] Һөнәри, өлкә һәм борынгы халыклар бәйрәмнәре
[үзгәртү] Киң вакытлы чаралар
21-27 март Расачылыкка һәм расачыл дискриминациясенә каршы көрәшүчеләр белән теләктәшлек атналыгы (БМОның A/RES/34/24 резолюциясе нигезендә).
[үзгәртү] Вакыйгалар
- 1603 — шотланд короле Яков VI Англия һәм Ирландия тәхетенә утыра, шулай итеп ул өч дәүләтне берләштерә.
- 1898 — Беренче АКШ автомобиле сатыла («Уинтон»).
- 1930 — Плутон планетасына исем бирелә.
- 1996 — Миңтимер Шәймиев икенче срокка Татарстан президенты итеп сайлана.
- 1999 — НАТО Югославия бомбардировкасын башлый.
- 2005 — «Тюльпан инкыйлабы» нәтиҗәсендә Кыргызстан президенты Әсгар Акаев вазифасыннан куыла.
[үзгәртү] Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:24 март көнне туганнар
- 1893 — Мөхәммәт Гали, язучы.
- 1930 — Хәсән Сарьян, язучы.
- 1937 — Нурмөхәммәт Хисамов, академик, татар галиме.
[үзгәртү] Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:24 март көнне вафатлар
- 1905 — Жюль Верн (Jules Verne), француз язучы-фантаст.
- 1957 — Кави Нәҗми, татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Туберкулез илдәге икътисади хәлләргә бәйле
- ↑ Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне
- ↑ Хаклык һәм гаделлекне искә алу көне
- ↑ Колумбия телевидение һәм радио программаларны алып баручылары (дикторлар) көне
- ↑ Лалә ихтилалы
- ↑ Агачлар утырту көне