Туберкулез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Таркалу процессы башланган туберкулез белән авыру кешенең күкрәк читлеге рентгенограммасы
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне, плакат

Туберкулез (лат. tuberculum — түмгәк) – кешегә һәм хайваннарга йога торган инфекцион авыру.[1] Авыруны микробактерияләр, беренче чиратта Mycobacterium tuberculosis (Кох таякчыгы) китереп чыгара. Кох таякчыклары хаста кешедән һава-тамчы юл белән сөйләшкән, йөткергән һәм төчкергән вакытта таралалар. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин.

Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралган. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрге кешеләр ешрак авырый. Ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә. Үпкә чире тормышы һәм көнкүреше начар илләрдә киң таралган. Эшсезлек, хәерчелек, авыр хезмәт h.6. туберкулез авыруы таралуның төп шартлары булып тора.

1991 елга кадәр безнең илдә елдан ел туберкулез белән авыру кими барды, чөнки планлы рәвештә туберкулезга каршы балалар һәм олылар арасында махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм экономик үзгәрешләр һәм шуның нәтижәсе буларак үпкә авыруының да үсүенә китерде.

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак.

Медицинаның төп юнәлеше - чирне вакытында кисәтү. Әгәр кеше үпкә чиренең нәрсә икәнен, аның ничек таралуын белсә, ул бу авырудан саклану ысулларын да беләчәк.

Уртача алганда 100 000 кешегә 2004 елда туберкулездан үлүчәнлек кимәле.[2]
     мәгълүмат юк      ≤ 10      10—25      25—50      50—75      75—100      100—250      250—500      500—750      750—1000      1000—2000      2000—3000      ≥ 3000

Китереп чыгаручы микробактерияләр[үзгәртү]

Туберкулезның бер кешедән икенче кешегә йога торган авыру икәнен күптән белгәннәр, ләкин аның ничек итеп йогуы бик озак вакыт билгеле булмый. Бары тик 1882 елны гына алман галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заманның иң зур ачышларыннан берсе була.

Микроскоп белән караганда таякчык рәвешендә озынча булганга микробларны туберкулез таякчыклары дип атаганнар. Микробны ачкан галим хөрмәтенә аларны Кох таякчыклары дип тә йөртәләр. Хәзерге заманда исә аны бөтен илләрдә туберкулез микобактерияләре дип атыйлар.

Авыруны дәвалау өчен төрле дарулар куллану нәтиҗәсендә туберкулез микобактерияләре дә үзгәрешләр кичерә. Микробның озынлыгы, юанлыгы һәм формасы шактый үзгәргәннәре дә очрый. Гадәтә, Кох таякчыклары чак кына дугаланып, парлашып торалар, икегә бүленеп үрчиләр.

Туберкулез микобактерияләре үзләренең кайбер үзенчәлекләре белән дә башка микроблардан бик нык аерылып торалар. Мәсәлән, алар салкынга түзем. Хәтта -10 градуста да озак кына үлмиләр. Организмнан читтә микроб урчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадак артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була. Кайбер химик эретмәләр туберкулез таякчыкларын үтерә, шуңа күрә дә 5%лы хлорамин эретмәсе какрыкны зарарсызлау-дизенфекцияләү өчен кулланыла.

Туберкулез кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йога. Йорт хайваннары арасында сыер, дуңгыз, йорт куяннары, мәчеләр авырый. Ат һәм эт туберкулезга бик үк бирешми. Кошлардан тавык һәм попугайлар туберкулезга тиз бирешүчән.

Туберкулез микобактериясе 2 типка бүленә: кеше һәм үгез микобактерияләренә. Кеше өчен ике типтагы микроб та куркыныч. Үгез тибы микробы белән зарарланган кешедә үпкә туберкулезыннан тыш, лимфа бизләре туберкулезы, бөер, җенес әгъзалары туберкулезы башланырга да мөмкин. Еш кына бу органнардагы туберкулез үз вакытында беленми дә кала. Авыру кеше яки авыру хайван сидек һәм тизәк белән дә туберкулез микробларын таратырга мөмкин. Шуңа күрә, мал-туар арасында туберкулез авыруы табылса, анда эшләүче кешеләрне тикшерәләр. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кешене көтүче итеп тә, мал караучы итеп тә фермага әшкә алырга ярамый.

Хронология[үзгәртү]

Инфекцион авыруларның табигатенә төшенгәнче үк туберкулезның йогышлы чир икәнен белгәннәр. Мәсәлән, Хаммурапи кодексы әгәр хатында үпкә туберкулезы симптомнары күзәтелсә, андый хатынны аеру хокукын биргән.

XVII гасырда Франциск Сильвий туберкулезны беренче тапкыр үпкә авыруыннан үлгән кешене ярганда тукымаларында табылган гранулёмаларны үпкә чире белән бәйләп карый.

1819 елда француз табибы Рене Лаэннек үпкәләргә аускультация ысулын тәкъдим иткән.

1822 елда инглиз табибы Карсон беренче тапкыр үпкә чирен ясалма пневмоторакс белән дәвалап карый.[3] Бу омтылыш уңышсыз булса да, 60 елдан соң италияле табип Форланини бу ысулны гамәлгә ашыра.

1863 елда Герман Бремер Алманиядә беренче туберкулёз санаторие ача.

1865 елда француз диңгез табибы Вильмен корабта бер авыру диңгезчедән авыру таралуын күзәткәнда,туберкулезның йогышлы чир икәнлеген исбатлый. Үз нәтиҗәләрен күрсәтү өчен ул аыырулардан җыелган сыекчаны диңгез дуңгызчыклары яшәгән читлеккә урнаштыра, нәтиҗәдә хайваннар туберкулездан кырыла башлый.

1868 елда алман патологы Лангханс туберкулез төерчегендә гигант күзәнәкләрнең булуын ачыклый.

1882 елда алман галиме Роберт Кох лабораториядә 17 ел эшләгәннән соң туберкулезның авыру кузгатучысын (Mycobacterium tuberculosis) тапкан, аңа соңрак Кох бацилласы яки “Кох таякчыгы” дигән исем кушалар. Кох авыру кузгатучыны сыекчаны махсус буягычлар белән бутагач микроскоптан ачык итеп күрә. Соңрак ул кузгатучының чиста культурасын аера һәм аның белән тәҗрибә хайваннарын зарарландыра.

1887 елда Эдинбургта беренче туберкулёзга каршы диспансер ачылган.

1890 елда Роберт Кох беренче тапкыр туберкулин таба. Кох диагностика максатларында туберкулинны тире астына сиптереп, сынау (проба) ясарга тәкъдим итә.

1902 елда Берлинда туберкулез буенча беренче халыкара конференция үткәрелә.

1904 елда А. И. Абрикосов күптән түгел авырып киткән кешеләрнең рентгенограмма буенча үпкәдәге үзгәрешләрне тасвирлап хезмәтләр бастыра.

1907 елда австрияле педиатр Клеменс Пирке инфицированных туберкулёз микобактериясе белән зарарланган кешеләрне ачыклау өчен тире өстенә туберкулинлы сынау ясау тәкъдиме белән чыкты һәм аллергия төшенчәсен кертте.

1910 елда Шарль Манту (Франция) һәм Феликс Мендель (Алмания) туберкулинны тире эченә сиптерү ысулын тәкъдим итәләр, чөнки бу ысул тире астына сиптерүгә караганда нәтиҗәлерәк булган.

1919 елда микробиолог Альбер Кальметт һәм ветеринария табибы Камиль Герен (Франция) кешеләрне вакциналау өчен туберкулёз микобактериясенең вакцина штаммын ясыйлар. Штамм «БЦЖ (Кальметт — Герен бациллалары)» (Bacilles Calmette-Guerin, BCG) исеме белән билгеле. БЦЖ беренче тапкыр яңа туган балага 1921 елда ясала.

1925 елда Кальметт пе БЦЖ штамм вакцинасын рус профессорларына тапшырды. 1928 елда ССРБның чир котырган өлкәләрдә БЦЖ белән яңа туган балаларны вакциналау рөхсәт ителде. 1950 еллар уртасыннан яңа туганнарга вакциналау мәҗбүри булып тора.

1943 елда Зельман Ваксман Альберт Шац белән бергәләп, стрептомицин хасил иткән. Стрептомицин — туберкулёз микобактерияләренә бактериостатик йогынты ясардай беренче антимикроб препарат. Шунысы кызыклы: стрептомицин берничә ел буе бик туберкулезга каршы бик шәп тәэсир итә. Ләкин нибары 10 ел узуга, аның нәтиҗәлеге кими төшә, хәзергесе чорда аның клиник эффекты бик зәгыйфь.

Туберкулезның таралу юллары[үзгәртү]

Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп әйбергә, диварга, мебельгә кунып, шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа — аның авыру ихтималы арта. Менә шуңа күрә авыруның һәм аның гаиләсенең шәхси гигиена тәртипләрен саклавы, өен чиста тотуы бик мөһим. Гаилдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Күпмедер дәрәҗәдә туберкулез авыруының таралуында карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый дигән ялгыш караш яшәп килә. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр дип уйлыйлар. Нәкъ менә карт кешеләрдә туберкулез авыруы акрын гына, озаклап бара.

Бүгенге көндә туберкулезның хроник формалары да байтак. Аларның микроблары препаратлар тәэсиренә инде күптән ияләшкән, дару тәэсир итми торган формата әйләнгән була. Шундый кешедән туберкулез йоктырган очракта дәвалау кыенлаша, хәтта бу яңа чирләгән авыруны тулысынча терелтеп тә булмый. Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юктыр. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырмый.

Профилактика һәм иммунитет[үзгәртү]

Туберкулез микобактериясе белән очрашкан һәрбер кеше авырып китми. Моның сәбәбе булып организмның житәрлек дәрәжәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты, тора. Ә инде теге яки бу сәбәпләр аркасында организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана. Кайбер очракта ул җиңелчә генә узып, хәтта авырган кеше аны үзе дә сизми калырга мөмкин. Икенче берәүдә бу ялкынсыну үпкәнең күп өлешенә тарала. Мондый аерма микробның күпме микъдарда эләгүенә генә карамый, ә күпчелек очракта кешенең нинди шартларда яшәвәнә һәм организмның ни дәрәжәдә көчле булуына да бәйле. Әйткәнебезчә, туберкулез микробы тын юллары аша керә. Үпкәгә җиткәнче аңа озын гына юл узарга туры килә (борын, тамак, бугаз, бронхлар). Бу тын юллары эчке яктан лайлалы катлам белән капланган. Сулаганда тын юлына эләккән тузан бөртекләре һәм төрле микроблар шушы лайлалы катламга ябышып та калалар һәм кире чыгарып ташланалар. Ләкин туберкулездан җәфаланган авыру белән еш һәм дәвамлы аралашкан кешеләрнең тын юлына күпләп эләккән микробларның бер өлеше үпкәгә үк үтеп керә. Шулай булса да, күп кешенең организмы бирешми, чөнки ак кан тәнчекләре (лейкоцитлар) микробны йоталар, эретәләр һәм юкка чыгаралар. Мондый "батыр" күзәнәкләрне фагоцит дип йөртәләр.

Организмның туберкулез белән көрәшкәндә нерв системасынын әһәмияте әйтеп бетергесез. Нерв системасы организмның бөтен саклану механизмы белән идарә итә.

Шулай итәп, туберкулез микробларының сәламәт кеше организмына үтеп керүе төрле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Беренче очракта — туберкулез микробы таза кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый, чөнки кеше организмының каршы торучанлыгы инфекцияне җиңә. Икенче очракта — организм үтеп кергәч миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җинә алмый, кайбер микробактерияләр исен кала. Әмма бу очракта да алар кешегә авыру тудыра алмаска мөмкин, чөнки кан составындагы кальций тозлары бу микробактерияне төреп алып тышча хасил итәләр һәм томалап калдыралар. Өченче очракта — тәннең авыруларга каршы торучанлыгы (иммунитеты) бик нык кимегән очракта, организмда туберкулез микроблары купләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә. Чиргә каршы торучанлык гомер буена үзгәрәп тора. Эчкечелек, нык арулар, еш аборт ясату, начар һәм тәртипсез туклану һ.б. да туберкулез авыруының килеп чыгуына унай шартлар тудыручы сәбәпләрдән булып тора.

Югарыда сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, туберкулезны авыру тудыручы микроблар гына китереп чыгармый икән. Авыруның үсеш алуы билгеле бер шартларда кеше организмының халәтенә дә нык бәйләнгән. Алай гына да түгел, бала вакытта томаланып калган микроблар кеше олыгаеп тәне таушалгач һәм хәлсезләнгәч "баш калкыта" башлый.

Авыру билгеләре[үзгәртү]

Туберкулез авыруы төрлечә башлана. Кайбер очракта ул сиздерми генә акрынлап башлана. Бик тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, аз гына ютәл булырга мөмкин. Башка авыруларнын да шундый ук билгеләре булуы сәбәпле кеше ана әлләни игътибар да итми. Күп очракта туберкулез авыруы кисәк башлана: температура 38—39 градуска күтәрелә, хәлсезлек арта, ютәл көчәя, йоткергәңдә какрык килә башлый. Авыру кеше төннәрен тирләп уяна. Үпкә чиренең башлангыч чорында грипп, үпкә ялкынсынуы кебек авырулар дип уйланыла. Туберкулез еш кына кан төкерү белән дә башлана, ләкин башка авырулар да, мәсәлән, яман шеш, абцесс һ.б. вакытында да кан төкерү күзәтелә. Авыруның иртә беленә торган билгеләреннән берсе — температура күтәрелү. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, туберкулез белән авыручыларнын температурасы әлләни югары булмый һәм кичкә таба күтәрелә. Кешедә хәлсезлек сизелә. Андый кеше аз гына хәрәкәтләнсә дә тиз арый. Туберкулез белән авыручы кешенең аппетиты бозылмаса да ул акрынлап ябыга бара, ләкин баштарак ул аны сизми. Соңга таба, авыруның башка билгеләре дә ачыклангач, авыру кеше үзенең шактый ябыгуын аңлый. Үпкә чирле кеше тиз тирли. Тирләү кеше эш эшләгәнгә яки көн эссе булганга түгел, бәлки төнлә йоклаганда, башлыча таң алдыннан була. Тын кысылу, үпкә авыруларының бар төрләренә дә хас билге булса да, туберкулезның башлангыч чорында бөтенләй сизелми дә, чөнки бу чорда үпкә үзенең резерв мөмкинлекләрен эшкә җигә. Шулай ук, күкрәк авыртуы да баштарак бик сизелми. Соңрак аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү сизелә. Ютәлләу туберкулез авыруына хас билге. Ләкин ютәл салкын тигәндә дә, яки иртәләрен тәмәке тартучы кешедә дә була. Шуңа күрә, ютәл озакка сүзылганда күкрәк читлеген рентген аша тикшереп карарга тәкъдим ителә.

Әйтеп киткән билгеләр барысы берьюлы булмаска да мөмкин. Ни генә булмасын, авырунын беренче билгеләре башлану белән табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк булыр. Туберкулезга диагноз куюда рентгенның әһәмияте бик зур. Рентген нурлары ярдәмендә туберкулезның формасы, аның ничек җәелүен, дәвалаганда ни рәвешле кимүен ачыкларга мөмкинлек туа. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авырумы икәнен дә аерып була. Дөрес диагноз мәсьәләсен рентген гына хәл итми, әлбәттә. Авыру кешедә туберкулез таякчыклары табылунын әһәмияте бигрәк тә зур. Какрыкта туберкулез таякчыклары табылу авырунын җитди булуы турында сөйли. Мондый кеше үзе белән яшәүче башка кешегә чир йоктырырга мөмкин.

Туберкулез тапларын үз вакытында табу өчен миллионнарча кешенең күкрәк читлеген махсус аппарат ярдәмендә кечкенә генә пленкаларга тешерәләр. Бу алым флюорография дип атала. Флюорография бер яктан авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыруларны да белергә була. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шешләр һ.б. Туберкулезга каршы көрәш диспансерларында, күп кенә шәһәр һәм район поликлиникаларында флюорография аппаратлары бар. Бу алым белән бер сәгать эчендә 200—300 кешенең күкрәк читлеген рәсемгә төшереп була.

Югарыда әйтелгәнчә, олы кешедә күбрәк үпкә туберкулезы булса, икенче урында сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. эгъзаларда ул сирәгрәк очрый.

Үпкәдә, туберкулез таякчыклары үрчегән урында, төрле үзгәрешләр башлана һәм тары ярмасы бөртеге кадәр генә кабарып торган төерчекләр хасил була. Аларны туберкуллар дип атаганнар. Туберкулларнын эчендә туберкулез таякчыклары була. Соңыннан, дәвалангач, бу төерчек акрынлап кечерәя һәм бетә, ә аның урынында җөй генә кала. Үз вакытында дәваланмаганда, өлешчә туберкулез акрынлап җитдирәк формаларга - инфильтратлы формага күчәргә мөмкин. Үпкәдә эренләү башлана. Авыру кеше ютәлләгәндә бу эрен тышка бәреп чыга һәм үпкәнең зарарланган өлешендә кош оясы сыман куышлык барлыкка килә. Бу очракта тирә-якка күпләп туберкулез таякчыклары тарала. Авыру дәваланса акрынлап тишек йомыла. Кеше дәваланмаса, яки кыска-кыска курслар белән генә дәваланса, үпкәнең тулаем бер өлеше яки бөтен үпкәгә туберкулез болытсыман булып тарала. Авыру ябыга, саргая, ягъни гади халыкча әйтсәк, чахотка башлана. Медиклар туберкулезның бу формасын казеозлы пневмония дип йөртәләр.

Туберкулезның тагын бер формасы милиар туберкулез дип атала. Мили — грекча тары ярмасы дигән сүз. Мондый үпкәне ярып караганда үпкәгә ярма сипкән кебек күренә. Кайчакта баш миенең тышчасы зарарланганда туберкулез менингиты да башлану ихтимал. Бу өлкәдә эшләүче табиб кына туберкулезның формасына карап дәвалау билгели һәм авыру кеше берсүзсез табиб тәкъдимен үтәргә тиеш.

Диагностика һәм вакцинация[үзгәртү]

Манту сынавы

Туберкулез инфекциясе организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе буенча белеп була. Манту дигән сүз шушы ысулны тәкъдим иткән автор исеменнән алынган. Бу ысулны мәктәпләрдә, яшьләр укыган башка коллективларда киң кулланалар. Һәм шуның нәтиҗәсенә карап БЦЖ дип аталган прививкалар ясала. Беренче мәртәбә БЦЖ прививкасы бала тугач ук (3нче белән 7нче көннәр арасында) бала тудыру йортында ясала, соңрак, Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, яңадан кабатлана. Аңлашыла булса кирәк, БЦЖ прививкасы профилактик чара буларак кулланыла. 7 һәм 14 яшьтә, Манту реакциясе тискәре булганда һәм өстәмә каршылыклар булмаса, ревакцинация үткәрелә.

15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорография тикшерүен һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Русиядә туберкулезны ачык­лау өчен диаскинтест дигән яңа диагностика пре­­параты эшләнде. Диаскинтест – туберкулез микобактерияләре өчен үзенчәлекле табигый антиген булып саналучы ике аксымнан гыйбарәт аллерген. Яңа препарат Манту реакциясе ясау өчен кулланыла торган туберкулинга караганда яхшырак һәм кеше авыру түгел икән, диагностика тестының тискәре нәтиҗәләре тизрәк билгеле була. Диаскинтест белән тикшерү Манту реакциясе шикелле ясала. Диагнос­тика препараты белән уколны балалар поликлиникаларында, мәктәп-бакчаларда махсус кабинетларда өйрәнү узган медицина хезмәткәрләре ясый. Бу прививка түгел, ә диагностика тесты гына. Препаратны дөрес керткәндә тиредә 7-9 миллиметр­лы аксыл лимон кабыгы шикелле төймәчек барлыкка килә. Аны табибларга өч тәүлектән соң гына күрсәтергә кирәк, әмма шуннан да соңга калырга ярамый, чөнки реакция туктала башлый. Баш авырту, бераз температура күтәрелү күзәтелә икән, бу – нормаль күренеш, организмның аксымлы матдәләргә реакциясе. Диаскинтест кертелгән урында укол кадаудан соң калган тап кына була икән, бу – тискәре реакция, ягъни балада актив туберкулез микобактерияләре юк дигән сүз. Әгәр кызарып шешенкеләнеп торса яки төер (папула) барлыкка килсә, диаскинтест шикле яки уңай булып санала. Андый балаларга мәҗбүри тәртиптә, авыруны төгәл ачыклау һәм туберкулезга каршы профилактика чарасы күрү максатында өстәмә тикшерү үткәрелә.[4]

Туберкулезны дәвалау[үзгәртү]

Туберкулез организмда анатомик һәм функциональ үзгәрешләр китереп чыгара. Үпкә туберкулезы белән авырган кешенең үпкәсе генә авыру дип карап булмый, чөнки бу чир бөтен организмның авыруы. Шуңа карап дәвалау алымнары да да күп яклы һәм күп төрле, без моны комплекслы дәвалау дип атыйбыз. Туберкулезга каршы көрәштә дару белән дәвалау төп урынны тота. Аның үз принциплары бар: а. комплекслы дәвалау, ягъни туберкулез микобактерияләренә тәэсир итә торган даруларның 3—4, кайчакта хәтта 4—5 төрлесен беррәттән бирү.
б. авыруны берөзлексез һәм озак дәвалау.
в. дәвалау өчен өстәмә, башка төрле алымнар да куллану

Иң күп кулланыла торган дарулар: стрептомицин, изониазид, рифампицин (рифабутин), этамбутол һәм пиразинамид. Бу препаратларны фәкать белгеч кенә, ягъни табиб-фтизиатр гына билгели. Менә шундый комплекслы итеп дәвалаганда микробларда препаратка күнегу хасил булмый. Әгәр авыру табиб билгеләгән даруларның барысын да эчмәсә, яки вакытыннан алда дару кабул итүдән туктаса, я булмаса өзеп-өзеп дәваланса, аның микроблары даруга күнегә, ә туберкулезы аза гына барачак. Үпкә авыруын дәвалауда хәзерге вакытта хирургия методы да киң кулланыла.

Туберкулез авыруының режимы[үзгәртү]

Алда без комплекслы дәвалау турында сүз алып барган идек инде. Организмның компенсатор мөмкинлекләрен жайга салу өчен гомуми гигиена һәм туклану режимын саклау, чыныгу да комплекс методга керә. Дарулар уйлап табылганчы мондый чараларга табиблар аеруча игътибар иткәннәр.

Күп кенә авырулар даруларны өй шартларында да кабул итә алалар. Хастәханәгә яки санаторийларга җибәргәндә авыруга өй шартларында мөмкин булмаган дәва чаралары куллану истә тотыла. Авыру кеше ныгыгач һәм ул башкалар өчен куркыныч тудырмый башлагач, аны дәвалауны өй шартларында да дәвам итәргә була. Күп кенә авырулар үзләренең профессияләре буенча хезмәтләрен дәвам итәләр. Туберкулез авыруы белән авырган кешегә авыр физик хезмәт белән шөгыльләнү зарарлы. Шулай ук тузанлы, дымлы яки көне буе эсседә эшләү дә дөрес түгел.

Эштән соң ял турында онытмаска кирәк һәм, шулай ук, авыруга күңел тынычлыгы бик мөһим. Бу яктан караганда авыл кешесендә мөмкинлекләр күбрәк тә, чөнки саф һавада, урман- кырларда ялгызы калырга мөмкинчелеге бар. Туберкулез белән авыручы кешенең аппетиты начар булуы әйтелгән иде. Баштарак авыруны ашарга кыстау файдасыз. Аңа күбрәк сыек азыклар, төрле соклар, яшелчә, жимеш ашарга тәкъдим ителә. Эгәр авыру бик ябык булмаса аның туклану режимы сәламәт вакытындагысыннан әлләни аерылмый да.

Авыруның азыгы калорияле һәм витаминнарга бай булырга тиеш. Чирле кеше какырык белән бик күп аксым югалту сәбәпле, аңа бигрәк тә аксымга бай ризыклар ашарга тәкъдим ителә. Шуның белән бергә азык составында җитәрлек микъдәрдә май, углевод һәм минераль тозларда булыга тиеш. Мондыйларга ит, балык, йомырка, сөт, май, эремчек, ипи, бәрәңге кебек азыклар керә. Яшелчәләрдән кишер, кәбестә, шпинат, чөгендер, редис, салатлар бик файдалы. Гөлҗимеш, ылыс төнәтмәләре витаминнарга бай эчемлекләр икәнендә онытмаска кирәк. Азыкның бозылмаган, тәмле итеп пешерелгән булуы да бик мөһим. Аппетиты начар авыру кешегә тәмле азыкны матур итеп, җылы килеш, ягымлы итеп ашата белү, һичшиксез сырхау өчен зур роль уйный.

Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагын берсе — тәмәке төтене. Тәмәкене озак вакытлар буе һәм еш тарткан кешенең бөтен организмы агулана. Тәмәке тартканда бүленеп чыккан агу, авыз, борын һәм тын юлларының лайлалы ярысын җәрәхәтли. Гадәти халәттә бронхларның эчке ягындагы күзәнәкләре туктаусыз бер якка дулкынланып тора. Шуның нәтиҗәсендә тын юлына эләккән төрле түзан һәм микроблар тышка чыгырылып ташлана. Ә тәмәке төтененең бу күзәнәкләрне яндыруы һәм зарарлавы нәтиҗәсендә күзәнәкләрнең эшчәнлеге бозыла. Аңлашыла ки, тәмәке тартучының организмына туберкулез микроблары да җинелрәк үтеп керә. Моннан тыш тәмәке төтене бугазны киптерә. Тамак тебендә төрле җәрәхәтләр хасил була. Ә бу хәл үз чиратында туберкулез таякчыклары җыелып торырга шартлар тудырып, тамак туберкулезы китереп чыгарырга мөмкин.

Үпкә чирле кеше салкын тиюдән сакланырга тиеш, чөнки салкын тию грипп, бронхит, ангина кебек авыруларга сәбәп була. Бу хәл исә туберкулезның көчәюенә китерергә мөмкин.

Организмны чыныктыру өчен табигать үзе биргән кояш, һава, су кебек зур мөмкинлекләр бар. Нык һәм чыныккан организмга туберкулез да йокмас, йокса да ул җиңелрәк үзар.

Салкынга акрынлап күнегү кирәк. Башта тәнне чылатылган сөлге белән ышкырга, өйрәнә төшкәч салкынча душ кабул итеп чыныгырга да ярый. Җәй көннәрендә су коену файдалы.

Үпкә авырулы кешегә су процедуралары, чыныгу өчен башка ысуллар башлау алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Ә инде кояшта кызыну мәсьәләсенә килгәндә табиб рөхсәтеннән башка үпкә авырулы кешегә бу әшкә тотынырга гомумән ярамый. Әгәр әле үпкәсе төзәлеп бетмичә кеше кояшта кызына икән аның туберкулезы яңадан яңарырга, температурасы күтәрелергә мөмкин, хәтта тамактан кан килү очраклары да була.

Туберкулез һәм хезмәт[үзгәртү]

Сәламәтлекне саклауда кешенең яшәу шартлары, хезмәтне дөрес оештыруның әһәмияте бик зур. Предприятиеләрдә, завод-фабрикаларда, мастерскойлар һ.б. әш урыннарында санитар шартлар үтәлү дә мөһим. Боларга эш урынын җилләтү, юеш ысул белән җыештыру, вакытында ял итү, вакытында ашау да керә. Үпкә авырулы кеше әшен дәвам иткән очракта , ул медиклар күзәтүе астына алына. Авыр эштә әшләүчеләрне диспансер табибләре ярдәмендә җиңелрәк эшкә күчерү дә күздә тотыла. Кешенең авырса да эшен ташламавы, туберкулез белән көрәштә бик мөһим чара булып тора. Кеше бу авырудан терелсен өчен аңа эш шартлары тудырылырга тиеш. Шул ук вакытта туберкулез белән авыручы кешеләргә кайбер эш төрләре катгый рәвештә тыела. Мәсәлән, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, училищеларда, кибет, ашханә-рестораннар, ипи заводларында балалар һәм азык-төлек белән бәйле урыннарда эшләргә ярамый. Балалар коллективында, мәктап һәм азык-төлек предприятиессндә эшләүче кеше туберкулез белән авырган очракта башкалар өчен дә куркыныч тудыра. Шунлыктан бу хезмәткәрләр авырмаган очракта да мәҗбури рәвештә билгеле бер вакыт үткәч тикшерелеп торалар.

Башка учреждениеләрдә эшләүче туберкулез белән авыручылар билгеле бер вакыт күләмендә дәваланганнан соң, башкалар өчен куркыныч тудырмый. Билгеле, авыру үзе һәм башкалар гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш (эш урынын чиста тоту, вакытында бүлмәне җилләтү h.6.). Шунлыктан туберкулезның ябык формасы белән авыручыларга, ягъни микроб таратмаучыларга, завод һәм фабрикаларда, башка предприятиеләрдә эшләргә рөхсәт ителә.

Туберкулез йогудан саклану чаралары[үзгәртү]

Үпкә авырулы кешегә шәхси гигиена чараларын бик нык сакларга кирәк. Ул үз тәнен чиста тотарга, вакытында эчке киемен, урын-җирен алыштырырга тиеш. Аның сөлгесе, табак-савыты аерым булырга, теш щеткасы, сабын савыты аерым сакланырга тиеш.

Туберкулез авыруы таралунын төп чыгаңагы какырык. Шуңа күрә какырыкны зарарсызландыру бик мөһим. Табак-савытны ничек юарга hәм ничек сакларга. Үпкә чиренең йогышлы формасы белен авыручы кешенең савыт-сабасы аерым булырга тиеш. Тәлинкә, стакан, чынаяк, кашык, пычак кебек әйберләрне ашап тую белән чистартып, кайнатып, аерым сөлге белән сөртеп куялар. Бу савыт-саба бүтәннәреннән рәсеме яки тесе белән аерылып торсын. Авыруның торак урыны. Туберкулез гаиләдәге башка кешеләргә йокмасын өчен (бигрәк тә балаларга) Авыруның бүлмәсе аерым булуы зарур. Әгәр чирле кешенең андый бүлмәсе булмаса туберкулезга каршы диспансер моны булдыру өчен чара күрергә тырышырга тиеш.

Авыруның бүлмәсе башка бүлмәләрдән аерым, якты, коры һәм җылы булуы мөһим. Үпкә авырулы кеше яшәгән торак бик чиста булуы шарт. Шапшак җирдә түзан күп була, тузанда күп төрле микроблар, шул исәптән туберкулез таякчыклары да. Авыру яшәгән урында даими рәвештә дизенфекция ясала. Авыруны хастәханәгә салганнан соң яки авыру квартирадан бүтән сабәпләр белән китсә, дезинфекция бик җентекләп ясала. Аны тубдиспансер кушуы буенча дезинфекция станциясе ясый.

Авыруның гаилә әгъзалары, бигрәк тә балалар аерым игътибар үзәгендә тора. Алар баштарак 3 ай саен, аннан елына 2 тапкыр диспансерга килеп тикшерелергә тиеш. Аларда туберкулез авыруы табылган очракта да, аның башлангыч формасы гына булачак.

Күкрәк балалары һәм кече яшьтәге балалар туберкулез инфекциясенә бик тиз бирешүчән. Шуңа күрә, бала имезүче кешедә туберкулез авыруы табыла-нитә калса, аңа баласын имезмәскә тәкъдим ителә.

Әгәр шулай да авыру анага баласын үзе карарга туры килсә, баласын кулга алыр алдыннан әни кеше авыз-борынын капларга, кулын сабынлап яхшылап юарга, чиста халат яки алъяпкыч кияргә тиеш.

Туберкулездан җәфаланган авыру белән ешь аралашкан кеше үзен начар хис итә башласа, мәсәлән тиз ара, хәлсезләнә, ябыга, ютәлли башласа, кичләрен тән температурасы күтәрелсә, төннәрен тирләп уяна башласа, бу кешегә тиз арада диспансерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Туберкулез никадәр иртәрәк беленсә, аны шулкадәр тизрәк дәвалап була. Вакытында табылган туберкулездан тулысынча терелеп була.

«Ак чәчәк көне»[үзгәртү]

Куба маркасы. Язу: «Туберкулезга каршы көрәш лигасы (1901-1952)»

1908 елда Швециядә, ә 1911 елда Русиядә энтузиаст-табипләр башлангычы белән туберкулез авырулы кешеләргә теләктәшлек йөзеннән «ак чәчәк (акбаш) көне» үткәрелә башлады. Ул көнне уку йортларында, оешма һәм предприятиеләрдә, җәмәгать урыннарында туберкулез лекцияләр үткәрелгән. Иреклеләр шәһәрләр буйлап чәчәк букетларын сатып йөриләр. Җыелган акча туберкулезга каршы эшләгән амбулаторияләргә күчерелгән. Аларда үпкә чирле кешеләргә диагноз кую, исәптә тоту, дәвалау алып барылган. Җәйге вакытта эшчеләр балалары өчен дача-колонияләр оештырылган, биредә дәвалау һәм ял табиплар күзәтүендә алып барылган. Казанда ул көнне май аенда билгеләп узалар.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Инфекцион авыру дип йогышлы чирне әйтәләр.
  2. WHO Disease and injury country estimates. World Health Organization (2004). Archived from the original on 2011-08-20. Retrieved on Nov. 11, 2009.
  3. W. Devitt Indications for Pneumothorax. Chest. 1936;2;8—26
  4. http://www.saby-rt.ru/ru/component/k2/item/1262-tuberkulez-balalarga-da-yanyiy.html Туберкулез балаларга да яный. «Саба таңнары» гәз.
  5. Хаджи Абдулла Дубин. Туберкулез в Казани. Белая ромашка.

Чыганаклар[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: