Эт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эт
Эт
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Сыйныф: Имезүчеләр
Отряд: Ерткычлар
Гаиләлек: Бүресыманнар (рус. Псовые)
Ыруг: Бүреләр (рус. Волки, лат. Canis)
Төр: Бүре (лат. Canis lupus)
Астөр: Эт[1]
Латин атамасы
Canis lupus familiaris
Швеция байрагы Швеция Linnaeus (1758)

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

NCBI 726821

Эт (лат. Canis lupus familiaris) — йорт хайваннарының иң беренчесе. Карл Линней 1758 елда этләрне аерым биологик төр (лат. Canis familiaris) итеп тасвирлый. 1993 елдан этләрне бүреләрнең (лат. Canis lupus) аерым астөре итеп таныйлар[2].

Сыйфатлама[үзгәртү]

Кеше аны бик борынгы заманнарда, моннан 15 мең еллар элек кулга ияләштергән. Кулга ияләштерелгән эт кешегә ау вакытында ярдәм иткән, аның торагын саклаган.

Хәзерге вакытта да этләр кешеләрнең иң якын дуслары һәм ярдәмчеләре булып калалар. Алар җинаятьчеләрне, чик бозучыларны табарга ярдәм итәләр, йортны саклыйлар. Галимнәр хайваннар организмын өйрәнү өчен тикшеренүләрне этләрдә үткәрәләр. Фәнни максатларда этләрне хәтта космоска җибәрәләр.

Этләр карау[үзгәртү]

Этләрнең йонын тарарга, тору урыннарын чиста тотарга кирәк. Эткә һич тә кычкырырга, аны орышырга, кыйнарга ярамый.

Каршыгызга таныш булмаган эт килеп чыкса, аннан йөгереп качмагыз. Адымнарыгызны акрынайтыгыз һәм тынычланыгыз. Тик торган кешегә гадәттә эт тими. Әгәр эт тешләсә, яраны врачка күрсәтегез, мөмкинлек булса, тешләгән этне ветеринарга күрсәтергә кирәк. Кешегә һөҗүм иткән эттә бик куркынычлы котыру авыруы булуы ихтималы зур.

Этләрнең йоннары бик җылы, ләкин алар тирләмиләр, чөнки аларның тир бизләре юк. Шуңа күрә алар, эсселәнгәндә суыну өчен, авызларын зур ачып, телләрен чыгаралар. Этләрне өйрәнә торган белгечләне кинологлар диләр.

Эт токымнары[үзгәртү]

Эт токымнары, 1911 ел рәсеме

Дөньяда этләрнең 400 ләп токымы бар. Аларның барысын өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәтчән этләр һәм декоратив этләр.

Ау этләре тиз чабулары һәм чыдамлылыклары белән аерылып торалар. Алар бик яхшы ишетә һәм ис сизә. Бу төркемгә бурзайлар, лайка, сеттер, такса, гончая һәм башка токымлы этләр керә. Юлсыз җирдә адашып, бәлагә юлыккан кешеләрне, тауларда кар ишелеп, кар астында калганнарны табарга һәм коткарырга булышучы этләр дә бар. Сенбернар токымлы бу этләр XVII гасырда Швейцариядә чыгарылган. Көтү көтәргә булышучы этләр овчарка токымыннан. Алар элекке заманнарда ук тау болынлыкларында сарык көтүләрен саклаган. Ә XVIII гасырда Шотландиядә чыгарылган көтүче этне колли дип атыйлар.

Сукыр кешеләрне юлдан йөртүче этләр бар. Болар колли, лабрадор кебек этләр. Алар бик кыю, ләкин тыныч холыклы. Сукыр кешене йөртә башлаганчы, билгеле инде, этне сукыр хуҗасына ияләндерергә һәм өйрәтергә кирәк.

Кешеләр декоратив этләрнең дә 50 дән артык токымын чыгарганнар. Аларга төрле терьерлар, болонка, пудель һәм башка күп кенә токым этләр керә. Декоратив этләрне шәһәр фатирларында да тотарга мөмкин. Өйдә эт тоту бик зур түземлелек һәм хезмәт сорый. Эткә бирелә торган ризык салкын да, кайнар да түгел, җылы булырга тиеш. Азыкның өчтән икесе иттән тора, калганы-үсемлек продуктлары. Этләр дөге, тары, солы, манный боткаларын да яратып ашый. Күбесе яшелчә һәм җиләк-җимеш тә ярата.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Mammal Species of the World – Browse: Canis lupus familiaris. Bucknell.edu (2005). 12 март 2012 көнне тикшерелгән.
  2. Scientific Name for Dogs — VetInfo

Чыганаклар[үзгәртү]