Шотландия
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Шотла́ндия (ингл./ингл.-шотл. Scotland, гэль. Alba) – 1707 елга кадәр төньяк Аурупадагы бәйсез дәүләт, хәзерге вакытта Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеген тәшкил итүче илләр арасында иң киң автономиягә ия булганы (үз парламенты, хокук системасы, чиркәве һ.б. бар).
Шотландия Бөекбританиянең төньяк өлешен алып тора һәм көньякта Англия белән чиктәш.
Шотландиянең башкаласы – Эдинбург.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзерге Англия һәм Уэльсның Рим империясе тарафыннан яулап алынуы белән башлана. Шотландия Рим империясе составына керми, анда азат пикт һәм гэль кабтләләре яши. Римлыларның китүеннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптән Дал Риада корольлегенә дә нигез салалар. Ләкин Шотландия корольлегенең башлангычын 843 елда Кеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.
Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм 1018 елда Шотландия короле Малкольм II Нортумбрияне Карем янындагы сугышта тармар итә.
XIII гасыр ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши. 1296 елда Англия короле Эдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тармар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король Иоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.
Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр 1297 елда Уильям Уоллес һәм Эндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр. Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә. Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә.
Эдуард I 1298 елда яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәм Фолкерк сугышында шотландиялеләрне тармар итә. 1305 елда Уильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.
Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышы Роберт I Брюс (1306 елның 25 мартында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә. 1314 елда инглизләр тулысынча тармар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә 1371 елның 26 мартында Сконеда король буларак Роберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән Стюартлар идарәсе дәвере башлана.
Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен инглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәм шотланд (гэль) телендә аралашучылар. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.
1707 елда, «Уния турында Акт» кабул ителгәннән соң, Шотландия бәйсезлеген югалта.
[үзгәртү] Административ бүленеш
1996 елда Бөекбритания Парламенты карары буенча Шотландия 32 өлкәгә бүленә.
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Шотландия территориясе Бөекбритания утравының төньягында өчтән бер өлешен һәм якындагы утрауларны (Гебрид, Оркней һәм Шетланд утраулары) үз эченә ала. Шотландия мәйданы – 78 772 км², яр сызыгы озынлыгы – 9 911 км. Көньяк-көнбатышта 30 км ераклыкта Ирландия,утравы урнашкан. Төньякта Фарер утраулары һәм Исландия ята.
Көнбатыш ярын Атлантик океан юа, көнчыгышта – Төньяк диңгез. Шотландиянең көнбатыш һәм көнчыгыш ярлары шулай ук күренекле Лох-Несс күлен үз эченә алучы Каледония каналы ярдәмендә тоташтырылган.
[үзгәртү] Климат
Климат океаник уртача. Гольфстрим агымы аркасында Шотландиядә шул ук киңлектә урнашкан башка Аурупа илләре белән чагыштырганда (мәсәлән, Норвегия) җылырак, ләкин Британиянең башка өлкәләренә карата салкынрак. Җирнең өслеге тигез булмаганга һава тотрыксызлыгы белән аерыла. Регионга көньк-көнбатыш җил хас. Ярларда һәм утрауларда еш кына каты җилләр һәм давыллар була. Иң салкын гыйнвар һәм февраль айларында уртача температура 5—7 °C тәшкил итә. Иң җылы июль һәм август айларында – 19 °C.
[үзгәртү] Икътисад
Глазго шәһәрендә кораб төзүче верфь бар. Шотландиядә нефть, күмер чыгарыла, авыр сәнәгать зур үсеш алган (шул исәптән корыч сәнәгате дә).
[үзгәртү] Халык
2001 елгы исәп буенча Шотландиядә 5 062 011 кеше яшәгән. 2007 елда халык саны 5 144 200 кешегә кадәр җитә. Аларның 88% – этник шотландлар, 8% – инглизләр, ирландиялеләр һәм уэльслылар, 4% – калганнар.
[үзгәртү] Диннәр
Дингә ышанучы халыкның күпчелеге Шотландия чиркәве вәкилләре.
| Дин | Халыкның өлеше |
|---|---|
| Шотландия чиркәве | 42 % |
| Атеистлар | 28 % |
| Католик чиркәү | 16 % |
| Башка христиан чиркәүләре | 7 % |
| Җавапсыз | 5 % |
| Ислам | 0.8 % |
| Буддизм | 0.1 % |
| Сикхизм | 0.1 % |
| Иудаизм | 0.1 % |
| Индуизм | 0.1 % |
| Башка диннәр | 0.5 % |
[үзгәртү] Мәдәният
Шотландиядә күп борынгы гореф-гадәтләр сакланып калган.
[үзгәртү] Музыка
Иң күренекле шотланд уен коралы – волынка.
Шотланд биюләре арасында шотланд бал биюләре һәм аерым башкарылган «хайланд» киң таралган.
[үзгәртү] Әдәбият
Шотланд әдәбиятының бай тарихы бар. Үз жанрларында классик әсәрләр буларак Роберт Бернс һәм Вальтер Скотт, Роберт Льюис Стивенсон һәм Джеймс Хогг әсәрләре санала.
Шотланд әдәбияты үз эченә хәзерге Шотландиядә кайчан да булса кулланылган (инглиз, шотланд (гэль), скотс, бретон, француз, латин телләре) телләрдәге әдәбиятны ала.
Кайбер танылган шотланд язучылары:
- Сэр Вальтер Скотт – «Айвенго», «Квентин Дорвард», «Роб Рой» һ.б.
- Сэр Артур Конан Дойль – «Шерлок Холмс»
- Роберт Льюис Стивенсон – «Хәзинәләр утравы», «Доктор Джекил һәм мистер Хайд»
- Кеннет Грэм – «Таллар арасындагы җилләр»
- Ирвин Уэлш – «Инә очында», «Марабу ләкләгенең куркыныч төшләре» һ.б.
[үзгәртү] Милли символлар
Андрей хавари (апостол) Шотландиянең яклаучысы буларак санала. Шотландиянең байрагы зәңгәр-күк фондагы Андрей тәресеннән гыйбарәт. Милли уен коралы – волынка. Шайтан таягы Шотландиянең ярым рәсми символы буларак санала.
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |