Гордон Браун
| Гордон Браун | |
| Тулы исеме | Gordon Brown |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче |
| Туу датасы | 20 февраль 1951 (61 яшь) |
| Туу җире | Гиффнок, Шотландия |
| Хатыны | Сара Маколей |
| Балалары | уллары: Джон һәм Джеймс Фрейзер |
Гордон Браун (инг. Gordon Brown) — британ (шотланд) сәясәтчесе, лейборист, Бөекбританиянең 74 нче премьер-министры (2007 елның 27 июненнән 2010 елның 11 маена кадәр).
16 яшендә Эдинбург университетының тарих бүлегенә укырга керә. Магистр (1972), тарих фәннәре докторы (1982) фәнни дәрәҗәләргә ия. Яшь чыгында Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә кабул ителә. 1979 елда парламентка үз намзәтен тәкъдим итә, ләкин сайлауларда җиңелә. 1983 елга кадәр журналистика белән шөгыльләнә, ә 1983 елда Көнчыгыш Данфермлайннан парламентка уза.
1989—1992 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең сәүдә һәм сәнәгать министры, 1992—1997 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең финанслар министры. 1997—2007 елларда Тони Блэр җитәкчелегендә булган хөкүмәттә финанслар министры вазифасын үти. 2007 елның 24 июнендә Тони Блэр урынына Лейбористлар фиркасенең җитәкчелеге булып сайлана, шул ук елның 27 июнендә илнең премьер-министры буларак билгеләнә[1].
Гордон Браунның хөкүмәт җитәкчелеге дәвамында аның һәм Лейбористлар фиркасенең рейтингы тотрыклы булмаган. Аерым реформалар популярлыгын күтәрсә, гомумән алганда, лейбористлар өчен авыр чор булган. Лейбористлар өчен тавыш биргән хатын-кыз турында начар сүзләр әйтү премьер-министрның абруен төшергән[2].
2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында бер фирка дә парламентта күпчелекне казана алмады. Бу вәзгыять «эленеп калган парламент» дип аталды[3]. Башта урыннан китмәячәк дип белдергән Браун, 10 майда вазифасыннан китүен белдерде. Елизавета II тәкъдиме буенча, әлеге вазифа Дэвид Кэмеронга бирелде[4].
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? Gordon Brown |
- Gordon Brown (ингл.)
|
|
|
|---|---|
| XVIII гасыр | Уолпол • Комптон • Пелхэм • Пелхэм-Холлс • Кавендиш • Пелхэм-Холлс • Стюарт • Гренвиль • Уотсон-Уэнтуорт • Питт олы • ФицРой • лорд Норт • Уотсон-Уэнтуорт • Петти-Фицморис • Кавендиш-Бентинк • Питт кече |
| XIX гасыр | Питт кече • Эддингтон • Питт кече • лорд Гренвиль • Кавендиш-Бентинк • Персеваль • Дженкинсон • Каннинг • Робинсон • Веллингтон • Грей • Мельбурн • Веллингтон • Пиль • Мельбурн • Пиль • лорд Рассел • Дерби • Гамильтон-Гордон • Пальмерстон • Дерби • Пальмерстон • лорд Рассел • Дерби • Дизраэли • Гладстон • Дизраэли • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Розбери • Солсбери |
| XX гасыр | Солсбери • Бальфур • Кэмпбелл-Баннерман • Асквит • Ллойд Джордж • Бонар Лоу • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Чемберлен • Черчилль • Эттли • Черчилль • Иден • Макмиллан • Дуглас-Хьюм • Вильсон • Хит • Вильсон • Каллаган • Тэтчер • Мейджор • Блэр |
| XXI гасыр | Блэр • Браун • Кэмерон |