Гарольд Вильсон
| Гарольд Вильсон | |
| Тулы исеме | Harold Wilson |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
| Туу датасы | 11 март 1916 |
| Туу җире | Хаддерсфилд, Көнбатыш Йоркшир, Англия |
| Үлем датасы | 24 май 1995 (79 яшь) |
| Үлем җире | Лондон, Англия |
Гарольд Вильсон (инг. Harold Wilson) — британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры (1964—1970 һәм 1974—1976), Лейбористлар фиркасе әгъзасы һәм җитәкчесе (1963—1976). XX гасырда иң күренекле британ сәясәтчеләрдән санала. Аның җитәкчелегендә лейбористлар сайлауларда 4 тапкыр җиңү яулый. Вильсон эшеннән кинәт кенә, югары популярлык вакытында килә. Моның сәбәбе авыру булуы ихтимал.
Оксфорд университетын тәмамлый (1937). Шул ук елда көллиятләрдә икътисади тарихны укыта башлый. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында армиягә язылырга тели, ләкин аны статист булып калдыралар. Андагы эшчәнлек өчен Британ империясе Ордены белән бүләкләнә.
1945 ел сайлауларында парламентка уза. 1947 елда Клемент Эттли премьерлыгы астында сәүдә министры вазифасын үти. 1963 елда фирка лидеры булып сайлана.
1964 ел сайлауларында Лейбористлар фиркасе җиңә, ләкин урыннары аз була. Премьер-министр булып билгеләнгән Вильсон тыныч сәясәт алып барып, 1966 елда тагын сайлауларны уздыра һәм фиркагә җиңү яулый.
Премьерлык вакытында кризислар булса да, акыллы сәясәт алып барырга тырыша. 1976 елның 16 мартында кинәт кенә, үз теләге белән вазифасын калдыра. 1983 елда парламенттан китә. Гомернең соңгы көннәрендә Альцһеймер чире белән авырый. 1995 елда вафат була.
| Элгәре: Хью Гайтскелл |
Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе җитәкчесе 1963–1976 |
Аннары: Джеймс Каллаган |
|
|
|
|---|---|
| XVIII гасыр | Уолпол • Комптон • Пелхэм • Пелхэм-Холлс • Кавендиш • Пелхэм-Холлс • Стюарт • Гренвиль • Уотсон-Уэнтуорт • Питт олы • ФицРой • лорд Норт • Уотсон-Уэнтуорт • Петти-Фицморис • Кавендиш-Бентинк • Питт кече |
| XIX гасыр | Питт кече • Эддингтон • Питт кече • лорд Гренвиль • Кавендиш-Бентинк • Персеваль • Дженкинсон • Каннинг • Робинсон • Веллингтон • Грей • Мельбурн • Веллингтон • Пиль • Мельбурн • Пиль • лорд Рассел • Дерби • Гамильтон-Гордон • Пальмерстон • Дерби • Пальмерстон • лорд Рассел • Дерби • Дизраэли • Гладстон • Дизраэли • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Розбери • Солсбери |
| XX гасыр | Солсбери • Бальфур • Кэмпбелл-Баннерман • Асквит • Ллойд Джордж • Бонар Лоу • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Чемберлен • Черчилль • Эттли • Черчилль • Иден • Макмиллан • Дуглас-Хьюм • Вильсон • Хит • Вильсон • Каллаган • Тэтчер • Мейджор • Блэр |
| XXI гасыр | Блэр • Браун • Кэмерон |