Тони Блэр
| Энтони Блэр | |
| Тулы исеме | Anthony Blair |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче, юрист |
| Туу датасы | 6 май 1953 (60 яшь) |
| Туу җире | Эдинбург, Шотландия |
| Әтисе | Лео Чарльз Линтон Блэр |
| Әнисе | Хэйзел Блэр |
| Хатыны | Шери Бут |
| Балалары | уллары: Юэн, Ники һәм Лео кызы: Кэтрин |
То́ни Блэр, тулы исеме Э́нтони Чарлз Ли́нтон Блэр (инг. Anthony Charles Lynton Blair) — Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе лидеры, шушы илнең 73 нче премьер-министры (1997 елдан 2007 елга кадәр) [1]. Фирка башлыгы булу дәвамлыгы буенча рекордсмен.
Шотландиянең Эдинбург шәһәрендә хокукчы гаиләсендә туа. Эдинбургта һәм Оксфордта көллиятләрне тәмамлый. Уку вакытында Лейбористлар фиркасенә керә.
1983 елда дәүләтнең парламентына сайлана (Сиджфилд вилаяте вәкиле). Сәясәткә актив бирелеп, журналистика белән дә шөгыльләнә. 1994 елның 21 июлендә Лейбористлар фиркасе тарихында аның иң яшь башлыгы булып сайлана. Шушы вакытта аңа 41 нибары яшь булган.
1997 ел сайлауларында үз фиркасенә җиңү китерә һәм премьер-министр вазифасына керешә. 2001 һәм 2005 елларда тагын шушы вазифага сайлана.
2007 елның 10 маенда вазифасыннан китәчәк дип игълан итте. Шул ук елның 27 июнендә ул урынын Гордон Браунга бирде[2].
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| XVIII гасыр | Уолпол • Комптон • Пелхэм • Пелхэм-Холлс • Кавендиш • Пелхэм-Холлс • Стюарт • Гренвиль • Уотсон-Уэнтуорт • Питт олы • ФицРой • лорд Норт • Уотсон-Уэнтуорт • Петти-Фицморис • Кавендиш-Бентинк • Питт кече |
| XIX гасыр | Питт кече • Эддингтон • Питт кече • лорд Гренвиль • Кавендиш-Бентинк • Персеваль • Дженкинсон • Каннинг • Робинсон • Веллингтон • Грей • Мельбурн • Веллингтон • Пиль • Мельбурн • Пиль • лорд Рассел • Дерби • Гамильтон-Гордон • Пальмерстон • Дерби • Пальмерстон • лорд Рассел • Дерби • Дизраэли • Гладстон • Дизраэли • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Розбери • Солсбери |
| XX гасыр | Солсбери • Бальфур • Кэмпбелл-Баннерман • Асквит • Ллойд Джордж • Бонар Лоу • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Чемберлен • Черчилль • Эттли • Черчилль • Иден • Макмиллан • Дуглас-Хьюм • Вильсон • Хит • Вильсон • Каллаган • Тэтчер • Мейджор • Блэр |
| XXI гасыр | Блэр • Браун • Кэмерон |