Гарольд Макмиллан
| Гарольд Макмиллан | |
| Тулы исеме | Harold Macmillan |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче |
| Туу датасы | 10 февраль 1894 |
| Туу җире | Челси, Лондон, Англия |
| Үлем датасы | 29 декабрь 1986 (92 яшь) |
| Үлем җире | Шелвуд Гэйт, Сассекс, Англия |
Гарольд Макмиллан (инг. Harold Macmillan) — британ сәясәтчесе, консерватор, Бөекбританиянең 65 нче премьер-министры (1957—1963). Macmillan Publishers нәшрияты хуҗасы булган.
Оксфорд университетында белем ала. 1924 елда парламентка сайлана. 1945 елда Авиация министры, 1954—1955 елларда Саклану министры, 1955 елда Тышкы эшләр министры, 1955—1957 елларда казначей вазифаларын үти. Энтони Иден вазифасыннан киткәннән соң, Консерваторлар фиркасе җитәкчелеге булып сайлана һәм автоматик рәвештә Елизавета II тарафыннан премьер-министр урынына билгеләнә.
Аның премьерлык чорында Бөекбритания көчле икътисади үсеш кичерә. Атом коралы сынауларын чикләү буенча эш алып бара.
Аңа рак диагнозы куелгач, мөддәт вакыты чыкканга кадәр эшеннән китә. Диагноз ялгыш була, ул тагын 23 ел яши.
| Элгәре: Энтони Иден |
Консерватив фиркасе җитәкчесе, Бөекбритания премьер-министры 1957–1963 |
Аннары: Александр Дуглас-Хьюм |
|
|
|
|---|---|
| XVIII гасыр | Уолпол • Комптон • Пелхэм • Пелхэм-Холлс • Кавендиш • Пелхэм-Холлс • Стюарт • Гренвиль • Уотсон-Уэнтуорт • Питт олы • ФицРой • лорд Норт • Уотсон-Уэнтуорт • Петти-Фицморис • Кавендиш-Бентинк • Питт кече |
| XIX гасыр | Питт кече • Эддингтон • Питт кече • лорд Гренвиль • Кавендиш-Бентинк • Персеваль • Дженкинсон • Каннинг • Робинсон • Веллингтон • Грей • Мельбурн • Веллингтон • Пиль • Мельбурн • Пиль • лорд Рассел • Дерби • Гамильтон-Гордон • Пальмерстон • Дерби • Пальмерстон • лорд Рассел • Дерби • Дизраэли • Гладстон • Дизраэли • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Розбери • Солсбери |
| XX гасыр | Солсбери • Бальфур • Кэмпбелл-Баннерман • Асквит • Ллойд Джордж • Бонар Лоу • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Чемберлен • Черчилль • Эттли • Черчилль • Иден • Макмиллан • Дуглас-Хьюм • Вильсон • Хит • Вильсон • Каллаган • Тэтчер • Мейджор • Блэр |
| XXI гасыр | Блэр • Браун • Кэмерон |