1945 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Еллар |
|---|
| 1941 · 1942 · 1943 · 1944 — 1945 — 1946 · 1947 · 1948 · 1949 |
| Унъеллык |
| 1920‑еллар · 1930‑еллар — 1940‑еллар — 1950‑еллар · 1960‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 12 март — беренче татар балеты куела.
- 22 март — Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы нигезләнә. Башта аңа 7 ил керә (Мисыр, Сүрия, Ливан, Гыйрак, Иордания, Согуд Гарәбстаны һәм Йәмән).
- 16 апрель — Бөек Ватан сугышы: Совет гаскәрләре Берлинны яулап алу операциясен башлый.
- 22 апрель — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Берлинга керә.
- 9 май — Нацист Алманиянең капитуляциясе турында акт Мәскәүгә килә.
- 26 июнь — Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставы 51 дәүләт тарафыннан имзалана.
- 27 июнь — Иосиф Сталинга «Советлар Берлеге Генералиссимусы» исеме бирелә.
- 16 июль — атом коралының беренче уңышлы сынавы (Нью-Мексико, АКШ).
- 6 август — АКШ атом бомбасы белән Хиросима шәһәренең күпчелек өлеше бетерелә.
- 9 август — Япониянең Нагасаки шәһәренә атом коралы ташлана.
- 2 сентябрь — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланы.
- 16 ноябрь — ЮНЕСКО оеша.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1945 елда туганнар
- 13 февраль — Сания Хантимерова, балет артисты.
- 4 июнь — Лена Шакирҗанова, шагыйрә.
- 29 июль — Фәрит Хәкимҗанов, татар теле галиме.
- 5 сентябрь — Фирая Зыятдинова, татар шагыйрәсе.
- 13 октябрь — Җәүдәт Дәрзаман, шагыйрь, прозаик.
- 17 октябрь — Роза Туфитуллова, журналист.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1945 елда вафатлар
- 12 апрель — Франклин Делано Рузвельт, 32нче АКШ президенты.
- 23 апрель — Нур Баян (1905 елда туды), татар шагыйре.
- 28 апрель — Бенито Муссолини, итальян диктаторы.
- 30 апрель — Адольф Гитлер, алман нацистларның җитәкчесе.
- 11 ноябрь — Джером Керн, АКШ композиторы.