Лима Кустабаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лима Кустабаева latin yazuında])
Лима Кустабаева
Туган телдә исем Лима Гали кызы Кустабаева
Туган 3 август 1945(1945-08-03) (78 яшь)
ССРБ, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре хор дирижеры, ансамбль җитәкчесе, педагог
Эш бирүче Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Балалар улы Тимур
Ата-ана
  • Гали (әти)
  • Камилә (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ халык артисты
РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Лима Кустабаева, Лима Гали кызы Кустабаева (1945 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорски) — Татарстанның мәдәният эшлеклессе, хор дирижеры, педагог, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (19782000 елларда), «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры (2002 елдан), директорның мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары (2008 елдан), Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2013 елдан), РСФСР (1987) һәм ТАССР (1980) атказанган сәнгать эшлеклесе. РФ халык артисты (1996). Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе мөхбир-әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Лима Кустабаева». Бакый Урманче рәсеме

1945 елның 3 августында Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәрендә өч балалы җыр-моң яратучы гаиләдә туган. Әтисе Гали Башкортстан АССРдан «кулак» тамгасы белән Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән гаиләдә туган, бик иртә ятим калган, 1939 елда Магнитогорски тау-металлургия институтын кызыл дипломга тәмамлаган, Бөек Ватан сугышы елларында Магнитогорски металлургия комбинатының тәҗрибәләр бүлегендә эшли, әнисе Камилә Троицки татары, укымышлы нәселдән, яшь вакытта укытучы булып эшләгән.

Лима Кустабаева Магнитогорскида музыка мәктәбен, М. И. Глинка исемендәге Магнитогорски музыка укуханәсен (1993 елдан М. И. Глинка исемендәге Магнитогорски дәүләт музыка-педагогика институты, 1996 елдан М. И. Глинка исемендәге Магнитогорски консерваториясе (академия)) [2], «хор дирижеры, хор дисциплиналары укытучысы» белгечлеге буенча Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1969), Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, 19691970 елларда Казан музыка укуханәсендә, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укыта.

1971 елдан (26 яшендә) Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры.

19782000 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. Ансамбльдән җибәрелгән, соңыннан үзен вазифасында РФ Югары мәхкәмәсе карары нигезендә торгызуларына ирешкән һәм шушы җиңүеннән соң үз теләге белән эшеннән киткән[3].

2002 елдан «Сәйдәш» мәдәният сарае (хәзер мәдәният үзәге) директоры, 2008 елдан арт-директор (директорның мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары).

КДМИның музыка сәнгате факультеты этносәнгать музыка иҗаты һәм мәгарифе кафедрасы хор иҗаты бүлекчәсе укытучысы, профессор (2013)[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе булып эшләү дәверендә Лима Кустабаева 25 тән артык программа (музыкалы-биюле спектакльләр) әзерләгән (алар арасында «Сәйдәш», «Шәрык клубы», «Сабантуй», «Корбан бәйрәм», «Рамазан», «Төрки дөнья», «Каз өмәсе», «Раушан көзге» (Тукайга багышлана) һ. б.). Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров куйган программаларны яңартып та кулланган (мәсәлән, «Аулак өй», «Казан кунаклары» һ. б.). Сәхнәгә куйган беренче программасы — «Сабантуй». Ансамбль белән беренче чит ил гастроле — Туниста узган Карфаген халыкара фестивалендә була. 1978 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле РСФСР республикалары җыр һәм бию ансамбльләре арасында узган бәйгедә (жюри рәисе — ССРБ халык артисты Игорь Моисеев) «Аулак өй» программасы белән (Фәйзи Гаскәров куелышы, Нәкый Исәнбәт сценарие, музыканы Александр Ключарев эшкәрткән) икенче урынны ала. 19851986 елларда «Сабантуй» һәм «Җаныем-җанашым» программалары белән әлеге бәйгедә беренче урынны ала. Бәйгедән соң ансамбльнең чыгышын Япония белгечләре килеп карый һәм коммерцияле гастрольләргә чакыра. Япон ягы ансамбльне Мәскәүнең Зур театры, Американың Метрополитен операсы, Испания балеты артистлары дәрәҗәсендә кабул итә.

1988 елда коллектив Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый. 19961998 елларда ТР финанс министры булып эшләгән Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Островский урамындагы бина, яхшылап ремонтлап, ансамбльгә тапшырыла.

1992 елда уздырылган Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае уңаеннан махсус «Төрки дөнья» һәм «Корбан бәйрәм» дигән яңа программалар әзерли.

Төрле елларда Казанда Шаляпин һәйкәлен ачу тантанасы, Салих Сәйдәшевның 105 еллыгы тантанасы өчен программалар, «Алтын Мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары өчен Болгар җирендә ачык һавада махсус «Шәһри Болгар» программасы һ. б. әзерли.

«Сәйдәш» мәдәният үзәге директорының мәдәният һәм сәнгать буенча урынбасары буларак, ел саен декабрьдә Салих Сәйдәшевны искә алу кичәләре, Сәйдәш һәйкәле янында май аенда «Халык мәхәббәте лауреаты» дигән фестиваль[5][6] уздыра. 9 май Җиңү бәйрәме өчен һ. б. сценарийлар төзи.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Гали, инженер-металлург; әнисе Камилә, укытучы. Ике бертуганы бар (кыз туганы табиб, ир туганы Урал политехника университетын тәмамлаган). Әтисенең баҗасы — рәссам Гали Ибраһимов.

Ире — Зирәк. Улы — Тимур, музыка белгече, юрист. Килене — Гөлназ. Оныклары — Камилә, Мәликә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]