Хәдичә Гыйниятова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдичә Гыйниятова latin yazuında])
Хәдичә Гыйниятова
Туган телдә исем Хәдичә Гыйният кызы Гыйниятова
Туган 4 гыйнвар 1937(1937-01-04)
Татарстан АССР
Үлгән 7 гыйнвар 2021(2021-01-07) (84 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы, педагог
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган артисты (1974), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)
Сайт Хадича Гыйниятова

Хәдичә Гыйниятова (1937 елның 4 гыйнвары[1] ― 2021 елның 7 гыйнвары) — җырчы (меццо-сопрано, сопрано), педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962-1994 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солисты булып эшли. 1994-2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә.

2021 елның 7 гыйнварында Казанда вафат[2]. Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]