Руслан Насыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руслан Насыйров latin yazuında])
Руслан Насыйров
Туган телдә исем Руслан Госман улы Насыйров
Туган 6 гыйнвар 1983(1983-01-06) (41 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре биюче, хореограф
Җефет Ирина
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2023
Сайт Руслан Насыров

Руслан Насыйров, Руслан Госман улы Насыйров (1983 елның 6 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – биюче, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле балет биючесе (2013 елдан), «Салават күпере» халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Казанның 10нчы санлы татар гимназиясен (2000), «халык биюе» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография сәнгате факультетын (2005) тәмамлаган. С. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче «Салават күпере» бию ансамблендә шөгыльләнгән.[1]

2013 елдан ― Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә балет биючесе.

Сәхибгәрәй Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда[d] эшләп килүче «Салават күпере» халык (1989 елдан) бию ансамбленең җитәкчесе. Коллективта катнашучылар берничә тапкыр халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары, «Бие һәм җырла, яшь Россия», «Күпмилләтле Казан», «Безнең йорт – Татарстан» һ. б. фестивальләр лауреатлары булган. Ансамбль репертуарында татар, рус, Идел буе халыклары биюләре һәм башка биюләр бар. Ансамбль зур шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрендә: «Җиңү көне»ндә, «Сабантуй»да, «Шәһәр көне»ндә, «Каравон» рус фольклоры фестивалендә, «Уйна, гармун» республика бәйрәмендә катнаша. Республикадан читтә дә: Мәскәүдә, Минскида, Ижевскида, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Санкт-Петербургта һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый, Төркиягә, Испаниягә, Гваделупага, Голландиягә һәм Франциягә концертлар белән чыккан. [2][3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда өйләнгән. Хатыны Ирина [5], «Салават күпере» халык бию ансамбле старостасы, улы Әмирхан, кызы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]