Марсель Рәхмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Рәхмәтуллин latin yazuında])
Марсель Рәхмәтуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Марсель Сөләйман улы Рәхмәтуллин

Туу датасы:

29 октябрь 1987(1987-10-29) (36 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Ташлы районы, Бәшир

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2007—х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2023
Дамир Сираҗиев премиясе

Марсель Рахматуллин

Марсель Рәхмәтуллин, Марсель Сөләйман улы Рәхмәтуллин (1987 елның 29 октябре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Ташлы районы, Бәшир) ― драма актеры, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры артисты (2007 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2023), Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).

Тышкы рәсемнәр
Фоторәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 29 октябрендә Ырынбур өлкәсенең Ташлы районы Бәшир авылында туган. Леопольд һәм Мстислав Ростроповичлар исемендәге Ырынбур дәүләт сәнгать институты студенты чагында, 2007 елда театр труппасына кабул ителә. 2009 елда Л. һәм М. Ростроповичлар исемендәге Ырынбур дәүләт сәнгать институтын (ru) тәмамлый. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткәннән соң, актер театрның иҗади процессына актив керә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбурда татар театры бинасы. Совет ур., 52

Актерның иҗади уңышы татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның «Банкротъ» сатирик драмасында приказчик Мөхәммәтҗан образы белән башлана. Хәзерге вакытта Марсель Рәхмәтуллин театрның әйдәп баручы актерларының берсе, ул драма һәм комедия рольләрен уңышлы башкара. Аның иҗади багажында классик һәм заманча репертуарның дүрт дистәгә якын төрле пландагы рольләре бар. «Гомер әле узмаган!» комедиясендә (З. Мингазова пьесасы буенча) Марсель ике роль башкара. Ул тудырган яшүсмер Марат һәм бизнесмен Хәмзә образлары диаметраль капма-каршы, әмма үз геройларының характерларын белү һәм яңадан тудыру осталыгы аңа көнүзәк һәм истә калырлык образлар булдырырга ярдәм итә.

Ул пьесага, роленә үз карашын белдерә һәм моны сәхнәдә тормышка ашыра. Иҗатына аңлы мөнәсәбәт уңай нәтиҗәләр бирә. Ул социаль-драматик һәм комик рольләрне дә башкара. Марсель Рәхмәтуллинның комедия таланты инглиз драматургы Рэй Куни пьесасы буенча «Зрә да гашыйк таксист» комедиясендә ачык күренә, анда Марсель төп роль башкара. Театр тәнкыйтьчеләре артистның рольне бик яхшы башкарганын, юмор хисе, темперамент, артистлык аңа безнең заманның гадәти булмаган икейөзле образын булдырырга ярдәм иткәнен билгеләп үтәләр.

М. Рәхмәтуллинның актерлык үзенчәлегенә нәфислек, аңлаешлылык, юмор, тормыш шатлыгы хас. К. Тинчуринның «Тутый кош» драмасында приказчик Тажетдин һәм Р. Корбанның «Аферист» комедиясендә аферист Айдар образларын тудыра; асылда, актер төрле заманада яшәү сәбәпле очрашмаган ике талантлы алдакчыны уйный.

М. Рәхмәтуллин – җайлы, яраклашучан, төрле планда уйный алан актер, персонаж характерының иң нечкә төсмерләрен белдерә белә. Ул искиткеч сәхнә сөйкемлелегенә һәм тәэсирлелегенә ия, бу аңа сәхнәгә беренче тапкыр чыгуыннан ук тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук ул кискен характерлылык, нечкә психологизм хисләренә ия. Моны Т. Миңнуллинның «Төш» драматик хикәясендәге ул тудырган төп герой образы раслап тора. Аның Камиле бәхетле, мәхәббәттән аның иң фаҗигале күренешләренә кадәр чәнечкеле юл үтә. Ләкин ул сынмый һәм үз хисләрен гомер буена саклый. Геройның эчке тормышына игътибар, персонажның психологиясенә тирән үтеп керү һәм режиссерлык концепциясенең төгәл саклануы аңа кызыклы образ булдырырга ярдәм итә.

Театр сәхнәсендә Көнбатыш классикасының беренче куелышында Ж.–Б. Мольерның «Хәйләкәр уеннары» (рус. Плутни Скапена) комедиясендә романтик Октавны уйный. Аның герое яшь, тормышчан, гашыйк һәм гади. Бик җитез дә түгел, бераз көлкеле, мәхәббәт соклануы белән тулы герой үзенең шашкын булуы һәм мәхәббәт хыялы дөньясында тулысынча эреп бетүе белән истә кала. Соңрак М. Рәхмәтуллин бу спектакльдә төп роль булган Скапенны искиткеч итеп башкара. Бу роль аның иҗади биографиясенең яңа һәм әһәмиятле этабын башлап җибәрә. Актер үз героеның катлаулы характерының асылына үтеп керә ала. Ул илһамлы һәм талантлы, үз уеныннан әйтеп бетергесез рәхәтлек алган артист ролен уйный. Скапен, кеше табигатен яхшы белүче буларак, үз уенын нечкә, сәнгатьле алып бара. Ул күңелле һәм игелекле, һәм бу күңелле игелек аның табигате шундый булудан килеп чыга.

Яшь булуына карамастан, М. Рәхмәтуллинның картлар образларын тудыру талантын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, С. Әбүзәрнең «Хыялый» лирик комедиясендә карт Гыйззәт ролен уйнаганда, актер үз органикасы һәм осталыгы көче белән героеның характерын ачык итеп тапшыра алган.

Тагын бер җитди эше – татар драматургиясе классигы К. Тинчуринның «Хикмәтле доклад» сатирик комедиясендә төп рольдә Марсель Рәхмәтуллин формалист чиновник образын тудыра, буш куык-җитәкченең сәләтсезлеген ачык итеп бирә ала. Актер демагогның характерын төгәл итеп ясый, образны юмористик һәм сатирик төсләр белән тутыра.

Балалар өчен куелган бер генә спектакльне дә аннан башка күз алдына китереп булмый. Яшь тамашачыга адресланган һәр эшендә, мәсәлән, Р. Мингалимның «Шүрәлеләр үч алмый» спектаклендәге хәйләкәр Шүрәле яки С. Латыйповның «Куян нигә курыкмый» әкиятендәге игелекле Арыслан яки Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык» музыкаль әкиятеннән йомшак күңелле Бабай образлары белән ул искиткеч әкият атмосферасы тудыра.

Актер театр труппасы составында берничә тапкыр өлкә һәм халыкара театр фестивальләрендә – «Театральное Оренбуржье», «Гостиный двор», төрки халыкларның «Нәүрүз» фестиваль-форумнарында (Татарстан Республикасы) катнаша. [1]

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 ― Сарматы (нәфис фильм, режиссеры: Прошкин А. А.) – чоповец (эпизод) [2]

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 елның 16 декабрендә театрда хезмәт итә башлавының 15 еллыгына багышланган иҗат кичәсе уздырыла. [3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны Земфира Рәхмәтуллина (Мөхәммәтова) [6], ике баласы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]