Эдуард Латыйпов (1974)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдуард Латыйпов (1974) latin yazuında])
Эдуард Латыйпов
Туган телдә исем Эдуард Фәһим улы Латыйпов (Скляров)
Туган 30 май 1974(1974-05-30) (49 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Мортыштамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре театр актеры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Бу театр актеры турында мәкалә, биатлончы турында моннан укыгыз

Эдуард Латыйпов, Эдуард Фәһим улы Латыйпов (Скляров, 1974 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Мортыштамак) — театр актеры, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты (2006 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 30 маенда Татарстан АССР Сарман районы Мортыштамак авылында туган. Әтисе Фәһим Владимир улы Скляров, әнисе Гөлнур Зәки кызы Латыйпова — үзешчән җырчы, районның автоклуб мөдире. Э. Латыйпов Мортыштамак урта мәктәбен (1991), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (2015 елдан Казан дәүләт мәдәният институты) режиссерлар әзерләү бүлеген (1995) тәмамлаган. 1995 елдан Сарман районы мәдәният йортында автоклуб мөдире булып эшли. 1996 елда Сарман районы мәдәният йорты каршында «Таңсылу» балалар театры (2003 елдан халык театры[1]) оештыра. Сарман районы мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр театрында (1972 елдан халык театры[2]) күп кенә рольләрдә уйный: Бәйрәмгали («Бәйрәмгалинең сыер тышавы», Данил Салихов), алман Иоһан («Мәрьям», Нәкый Исәнбәт) һ. б. Сарман районы мәдәният йорты каршында «Шайтан таягы» көлке театры, Сарманның 1нче урта мәктәбендә «Тылсымлы балалар» театры оештыра.

2002-2005 елларда Сарманның 1нче урта мәктәбендә җыр һәм өстәмә белем бирү укытучысы.

2005-2006 елларда «Чебен гөмбәсе» җыр һәм көлке театрын җитәкли.

2006 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып хезмәт итә. Беренче башкарган роле — Мосафир әсәре буенча куелган «Аерылабыз, ахрысы» спектаклендә Фатыйх (режиссер Гафур Каюмов).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт театрында уйнаган рольләре арасында зур трагик рольләр дә, көлкеле сатирик характерлар да бар. Театр белән Дагестан, Маҗарстан, Бурятия, Литва, Латвия, Төркия, Калмыкия, Уфа, РФ өлкәләре, Татарстан шәһәрләре, район, авылларында тамашалар күрсәтә. Э. Латыйпов катнашындагы «Аерылабыз, ахрысы», «Оҗмах капкасы», «Утрау», «Балакаем» спектакльләре ТНВ каналыннан күрсәтелә[3].

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009, 2017 — «Ел актеры» (Әлмәт шәһәр башлыгы премиясе) — «Яшь йөрәкләр»дәге Галимҗан һәм «Кар астында кайнар чишмә»дәге Кәримҗан рольләре өчен
  • 2018Татарстанның атказанган артисты — «театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен»[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Таңсылу» балалар халык театры(үле сылтама). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге
  2. Энҗимә Габдрәхимова. Театрлар паркларга чыгармы, яки Театр елы уңаеннан районда ниләр планлаштырыла? «Сарман», 6.02.2019
  3. Йә, пешекче, йә, бакчачы булам, дип хыялланган Эдуард дөнья тамашачысын шаккатыра. «Сарман», 17.04.2018
  4. Театр «Балакаем» спектакле өчен 2011 елда Муса Җәлил премиясенә лаек була
  5. Әлмәт драмтеатрының Одноклассники порталындагы төркеме(рус.)(тат.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 313нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]