Данил Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Данил Салихов
Данил Салихов.jpg
Туу датасы: 7 октябрь 1958(1958-10-07) (56 яшь)
Туу урыны: Актаныш районы, Татарстан
Эшчәнлек төре: драматург
Жанр: драма, комедия, мелодрама
Иҗат итү теле: татар

Данил Хәбибрахман улы Салихов (1958 елның 7 октябрендә туган) — татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Биография[үзгәртү]

Драматург 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килә. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 19851991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 19921993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм Д.Х.Салихов1993 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр ике вазифа башкара. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы, белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкарса, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006 нчы елның июненнән 2010 елның декабренә кадәр Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь. 1991 елдан Данил Салихов — Татарстан Язучылар, 2001 елның маеннан Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Данил Салихов 2000 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк (2005) Һәм шул ук елны Казанның 1000 еллыгы медале, 2007 елда Мәдәният министрлыгының, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе иясе.

Төп басма китаплары[үзгәртү]

  1. Яшьлек хатам — йөрәк ярам: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 327б. — 3000д.
  2. Узып барышлый: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 285б. — 2000д.
  3. Гыйләҗ тәрәзәләре:пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 286б. — 3000д.
  4. Таш сандык: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр.,2008. — 320 б. — 3000д.
  5. ...Пьесы: — Казань: Издательство "Рухият. 2008., 454 б. 1200д.
  6. ...Ак күгәрсен...: пьесалар. - Өфө: Башкорт. "Китап" нәшр., 2012. 344б. - 1500д.
  7. .../Комедияләр/ Наил Гаетбай; (тәрҗ. һәм кереш сүз авт. Д. Салихов). - Казан: татар. кит. нәшер., 2012. - 320б.


Сылтамалар[үзгәртү]