Александр Волков (1960)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Волков (1960) latin yazuında])
Александр Волков
Туган телдә исем Волков Александр Иванович
Туган 4 май 1960(1960-05-04) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы (хәзерге Кайбыч районы), Мәлки
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Ата-ана
  • Иван (әти)
  • Анастасия (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале

Александр Волков Татарстан Республикасы Президентының документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Волков Александр Иванович 1960 елның 4 маенда ТАССР Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Мәлки авылында Иван һәм Анастасия Волковлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе – комбайнер, әнисе балалар бакчасында эшләгән.

Туган авылында Мәлки сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1977-1978 елларда ТАССР Апас районы Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.

Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казанга килә. Казан авиация институтына укырга керә, аны 1983 елда радиоинженер белгечлеге буенча тәмамалый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 19831985 елларда СССР Хәрби Көчләре сафларында хезмәт итә.
  • 1985-1988 елларда С. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсендә инженер булып эшли.
  • 1988-1991 елларда С. Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсендә партия комитеты инструкторы.
  • 1991-1992 елларда Казан шәһәренең Халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе ярдәмчесе була.
  • 1992-1999 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының ярдәмчесе, баш ярдәмчесе, урынбасары була.
  • 1999-2000 елларда Татарстан Республикасы Президентының хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлеге мөдире.
  • 2000-2006 елларда Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.
  • 2006 елда Татарстан Республикасы Президентының Документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе башлыгы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

· «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

· Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010 ел);

· Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2015 ел);

· «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2020 ел)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]