Нәсим Акмал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәсим Акмал latin yazuında])
Нәсим Акмал
Туган телдә исем Нәсим Рәшит улы Акмалов
Туган 1 июль 1960(1960-07-01) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре радиожурналист, публицист
Ата-ана
  • Әхмәтрәшит Әкмәлетдин улы (әти)
  • Хәлимә Шиһап кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган мәдәният хезмәткәре - 2010 «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2020

Нәсим Акмал, Нәсим Рәшит (Әхмәтрәшит) улы Акмалов (1960 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран) ― радиожурналист, публицист, «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире, «Казан утлары» журналының «Газиз тавышлар» сәхифәсенең даими алып баручысы. Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы (1995). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 1 июлендә Татарстан АССР Сарман районы Каташ-Каран авылында дин әһелләре нәселеннән булган укытучы гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әтисе, сугыш ветераны Рәшит (Әхмәтрәшит) Әкмәлетдин улы — математика, әнисе Хәлимә Шиһап кызы татар теле һәм әдәбияты укытучылары булган. Бертуган абыйсы ― шагыйрь Нияз Акмал (1954―2007). Шәҗәрәсе: Бикмәт авылыннан Каташ-Каран мәчетенә күчерелгән Афзалетдин Хәбибулла улы (1852―1897) → Әкмәлетдин Афзалетдин улы (1884―1919) → Әхмәтрәшит Әкмәлетдин улы (1919―1984).[1] Каташ-Каран сигезьеллык (1975), Сарман урта (1977) мәктәпләрен, Казан дәүләт мәдәният институтын (1982) тәмамлаган. Диплом алгач, 1982―1989 елларда ― Яңа Бүләк авылы (хәзерге Тукай районы), Мөслим районы Мөслим (1984 елдан), Сарман районы Сарман (1985―1988)[2] мәдәният йортлары директоры.

1989 елдан Казанда. Татарстан телевидениесендә ― музыкаль тапшырулар мөхәррире, «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире.

1991 елдан «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Чаллы төбәгендәге үз хәбәрчесе. 1993 елда, җирле телевидениене оештыру өчен, Алабугага чакырыла.

1995 елдан яңадан Казанда. «Татарстан» радиосында сәяси тапшырулар мөхәррире, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары, «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» газеталарында бүлек мөдире. ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр, «Идел», «Салават күпере» журналларында бүлек җитәкчесе булып эшли.

2007 елның апреленнән ― «Татарстан» радиосында мөхәррир, 2014 елдан ― әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире, «Татарстан дулкынында» тапшыруы мөхәррирләренең берсе. [3]

Хәзерге вазыйфасы ― «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» ФДУП филиалы «Татарстан «дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе радиотапшырулар хезмәтенең әдәби-драматик, музыкаль һәм балалар программалары төркеме шеф-редакторы.[4]

Әдәби иҗат белән мәктәптә укыган елларында ук шөгыльләнә башлаган. Шигырьләре республика балалар матбугатында басылган. Казанда эшләгәндә «Идел», «Мәдәни Җомга», «Шәһри Казан»да хикәяләре, шигырьләре, балладалары басылган. Татарстан радиосында яңгыраучы күп санлы радиоспектакьләр аның тарафыннан язылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нәсим Акмал. Кемдер калыр барыбер сагынып... «Безнең мирас», 2014, № 11.
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 130нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1.
  3. Казан сөйли: Татарстан радиосы оешканга 90 ел була. Шәһри Казан, 7.05. 2017
  4. 4,0 4,1 Признание заслуг. «Республика Татарстан», 27.07.2020

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]