Виктор Шадрин (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Шадрин (1953) latin yazuında])
Виктор Шадрин
Туган телдә исем Виктор Борис улы Шадрин
Туган 14 июль 1953(1953-07-14) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2013ТР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1995 Бәллүр каләм - 2010

Бу журналист турында мәкалә, спортчы турында биредә укыгыз

Виктор Шадрин, Виктор Борис улы Шадрин (1953 елның 14 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы) ― журналист, спорт комментаторы, «Туган як» газетасының (Түбән Кама) баш мөхәррире (1990―2015), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 14 июлендә Татарстан АССР Әтнә районында туган[1], малай чагыннан Балтачта яшәгән. Элемтә бүлеге (почта) җитәкчесе булган әтисе Борис Владимирович һәм укытучы булып эшләгән әнисе Наталия Васильевнаның чыгышы Мамадыш районы Колышчыдан. Балтач район урта мәктәбендә рус классын тәмамлаган. Ике ел стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә радиотелеграфист булып хезмәт итә. 1973 елда армиядән кайткач, Балтач районының «Хезмәт» газетасына корреспондент булып эшкә урнаша, җаваплы секретарь вазыйфасын да алып бара. Казан дәүләт университетының рус журналистикасы бүлеген читтән торып тәмамлый (1980). [2]

1983 елдан Түбән Камада. Башта — татарча дубляж газетасы «Ленин нурлары» редакторы буларак, 1990 елдан 26 ел мөстәкыйль «Туган як» газетасына җитәкчелек итеп, Түбән Каманың татар матбугатын үстерүгә күп көч куя.[3]

Түбән Камага килгән туристлар һәм башка кунаклар өчен шәһәр буйлап ике телдә экскурсияләр үткәрүче бердәнбер экскурсовод, шәһәрнең татар телендәге беренче телевидение тапшыруларын алып баручы да булган. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистларының берсе буларак, Виктор Шадрин Түбән Камада яшәвенең беренче көннәреннән бирле шәһәр иҗтимагый тормышында актив катнаша, химиклар шәһәрендә керәшеннәрнең мәдәни-этнографик җәмгыятен оештыруның башында торучыларның берсе. Виктор Шадрин мөхәррир булганда, җирле татар газетасы район керәшеннәренең рухи үзәгенә әверелә. 1990 елда, республикада беренчеләрдән булып, татар газетасында ай саен махсус «Карендәш» бите биреп бару идеясе дә аныкы. «Карендәш»тә район керәшен авылларына багышланган язмалар, яңа шәһәргә үз җирләрен бирергә мәҗбүр булган Чәбия, Актүбә авылларының тарихи фотоларына урын бирелә, чиркәү-керәшен телендә үгетләр урнаштырыла. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәләрен алып баручы буларак, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе (җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллин) белән бергә Галина Сабирова, Терентий Трофимов кебек җирле керәшен җырчыларының концертларын оештыра. Түбән Кама шәһәренең билбау көрәше федерациясен гамәлгә куючыларның берсе булган.[4] Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.[5]

Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Түбән Кама көрәшчеләре» (2003), «Спортка хезмәт итүдә» (На службе спорту, 2017), «Данил батыр» (Түбән Каманың атаклы көрәш баһадиры Данил Галиев истәлегенә, 2018), «“Шина генералына” багышлана» (Посвящается «шинному генералу», 2019), «Гасырларны кичкән Колышчы» (2020), «Мамадыш җиренең “йомшак алтыны”» («Мягкое золото» Мамадышской земли, 2022) китаплары авторы.

Дикторларга хас матур тавышлы, ике телдә дә бердәй оста сөйләүче Виктор Шадрин Түбән Камада 40 ел дәвамында район Сабан туйларының спорт комментаторы буларак хезмәт куя. Ул шулай ук Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйларында татарча көрәш ярышларын ике телдә алып баручы, спортның билбаулы көрәш төренең комментаторы, 2нче категорияле судья.

2016 елдан, газетадан лаеклы ялга чыккач, Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында матбугат хезмәте җитәкчесе вазыйфасында.[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Фирая Мохтарова. Солдат шинелен – журналист каләменә. Мәдәни Җомга, 11.08.2023 № 31, 6нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]