Данил Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данил Галиев latin yazuında])
Данил Галиев
Туган телдә исем Данил Юныс улы Галиев
Туган 10 август 1948(1948-08-10)
СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Татар Әйшәсе
Үлгән 19 март 1993(1993-03-19) (44 яшь)
РФ, ТР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре көрәшче, тренер
Җефет Ризәлә
Балалар кызы Гөлшат, уллары Фаил, Фәнис
Ата-ана
  • Юныс (әти)
Бүләк һәм премияләре СССР спорт мастеры - 1976РСФСР атказанган спорт остасы - 1972 ТР атказанган спорт остасы - 1998
милли көрәш буенча Россия чемпионы
милли көрәш буенча Татарстан чемпионы

Данил Галиев, Данил Юныс улы Галиев (1948 елның 10 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Татар Әйшәсе1993 елның 19 марты, РФ, ТР, Түбән Кама) ― профессиональ спортчы (көрәшче), сигез тапкыр РСФСР (1971―1976, 1979―1980), унике мәртәбә Татарстан АССР (1971―1983) чемпионы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры (1976), милли көрәш буенча РСФСРның атказанган спорт остасы (1972), Татарстанның атказанган спорт остасы (1998, вафатыннан соң). Остазы ― Россиянең атказанган тренеры Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 10 августында Татарстан АССР Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туган. 1963 елда сигез классны тәмамлагач, Биектау районы Усад һөнәр училищесында укып, тракторчы таныклыгы ала. Туган ягында тракторчы булып эшли. 1968 елда Россиянең атказанган тренеры Мәгас Сәхәбетдинов чакыруы буенча Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, шунда милли көрәш һәм грек-рим көрәше белән дә максатчан шөгыльләнә.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлаган (1983)[2].

1986 елда, ирегеннән мәхрүм ителеп, срогын тутырып кайткач, Казанның Үзәк стадионында баш батыр исеме өчен алышта 38 яшендә республиканың абсолют батыры булып таныла (баштарак оештыручылар аны әлеге алышка кертмәскә уйлыйлар)[3].

Түбән Камага килеп, химия комбинатына эшкә урнаша, кичләрен «Шинник» спорт сараенда шәһәр көрәшчеләрен алымнарга өйрәтә. Түбән Камада 15 спорт мастерын тәрбияли[4]. 1993 елның 19 мартында вафат була, туган авылы Татар Әйшәсендә җирләнгән.

Көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көрәшчеләр гаиләсендә үсә. Данилның бабасы Әхмәтҗан Галиев көрәшче булган, әтисенең туганы Госман — Данилның беренче тренеры[5]. 14 яшендә Данил үзеннән олырак малайларны җиңә. Унҗиде яшендә туган авылында, унсигез яшендә Арча районы Кылачы авылында зурлар арасында Сабантуй батыры була, аннан соң якын-тирәдәге Мүлмә, Коркачык һәм Ямаширмәдә баш батыр кала. 18 яшендә беренче тапкыр Сабантуй батыры исемен яулый hәм шул көннән бирле ул Сабантуй батыры исемен бер ел да югалтмый. Табигатьтән һәм нәселдән килгән физик көче, үҗәтлеге, тренеры әйткәннәрне берсүзсез үтәргә тырышуы аңа бик күп җиңүләр яуларга булыша[3]. 1967 елда Биектау районының җыелма командасы составында милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә катнаша. Бу ярышларда 80 кг авырлык үлчәвендә 8нче урынга гына чыга. Унтугыз яшендә (85 кг га кадәр авырлык үлчәвендә) Казанның Совет районы Сабантуенда җиде көндәшен аркаларына сала. Шунда аңа Россиянең атказанган тренеры Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов игътибар итә һәм үзе физик тәрбия фәненнән укыткан Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга килергә чакыра. Көрәш белән максатчан рәвештә Чистай совхоз-техникумында тренер М. М. Сәхәбетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый [5]. Биредә («Урожай» спорт җәмгыятендә) Данил милли көрәш белән генә түгел, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, соңрак (1976 елда) әлеге төрдән СССРның спорт остасы була. Татар көрәше белән шөгыльләнеп, 1970―1986 елларда 80, 90, 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә һәм авыр категориядә беренчелекне тота[5].

1971 елгы Татарстан чемпионатында танылу ала: Рәдис Сәйфуллин (Арча), Мансур Айзатуллов (Чүпрәле), Искәндәр Баязитов (Зәй), Сабирҗан Шакиров (Саба) кебек пәһлеваннардан өстен чыга. 1976 елда Казан Сабантуенда грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы Дмитрий Задвернякны[d], алыш башланып ун секунд үтүгә, татар көрәшенең матур алымын кулланып, аркасына сала[3].

Спортта уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сигез тапкыр (1971 елдан башлап) милли көрәш буенча РСФСР чемпионы ―
  • Унике мәртәбә (1971 елдан башлап) милли көрәш буенча Татарстан чемпионы, ш.и. 2 мәртәбә абсолют чемпион ―
  • Алты тапкыр милли көрәш буенча Муса Җәлил исемендәге турнирның абсолют батыры
  • Ун мәртәбә Түбән Кама Сабан туеның баш батыры
  • 1972 ― милли көрәш буенча РСФСР атказанган спорт остасы
  • 1976 ― грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы
  • 1998 ― Татарстанның атказанган спорт остасы (вафатыннан соң) ― югары спорт казанышлары өчен[6]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ризәлә. Уллары Фаил, Фәнис, кызы Гөлшат. Оныгы (Фәниснең улы, исеме бабасы хөрмәтенә бирелгән) Данил ― Биектаудагы «Реактор» клубы хоккейчысы[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 ― Татар Әйшәсендә Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча турнир уздырыла башлый, берничә елдан Биектауга күчерелә.
  • 1994 ― Түбән Каманың «Юбилейный» (хәзерге «Шинник») спорт сараенда ир-егетләр арасында Данил Галиев истәлегенә Милли көрәш буенча ачык республика турниры уздырыла башлый. 2023 елда 29нчы тапкыр уздырылган (2020 елда коронавирус таралу сәбәпле, узмый калган)[7].
  • 2010 ― Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда яшүсмерләр арасында Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча турнир оештырыла.
  • 2014 ― Биектаудагы «Высокая Гора» спорт комплексы алдында бюст һәйкәле куелган ― татар көрәшчесенә куелган беренче һәйкәл[8].
  • 2000 ― Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында милли көрәш буенча Данил Галиев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылган.
  • 2018 ― Виктор Шадринның «Данил батыр» китабы басылып чыккан[8].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Татарстане прошел 25-й юбилейный турнир памяти Данила Галеева.(үле сылтама) Министерство спорта Республики Татарстан, 2.04.2018
  2. Галеев Данил Юнусович. Татар онлайн энциклопедиясе
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Атлас Гафиятов. Батырлар батыры. «Татарстан яшьләре», 10.08.2023, № 31, 14нче бит.
  4. Борьба по-нижнекамски: на большой турнир памяти Данила Галеева съехалось больше 300 спортсменов. e-nkama.ru, 04.04.2016(рус.)
  5. 5,0 5,1 5,2 Знаменитый борец из Татарской Айши. Высокогорские вести, 17.07.2014
  6. В Нижнекамске в 29-й раз прошел открытый республиканский турнир по национальной борьбе «Корэш» памяти заслуженного мастера спорта Республики Татарстан Данила Галеева. Новости Нижнекамск
  7. Виктор Шадрин. Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры. ЧУ СК «Шинник» им. Н. А. Зеленова
  8. 8,0 8,1 В Нижнекамске в 29-й раз прошел открытый республиканский турнир по национальной борьбе «Корэш» памяти заслуженного мастера спорта Республики Татарстан Данила Галеева. Новости Нижнекамск Вконтакте, 9.04.2023

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]