Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
(ТДГПУ)
Paedagogische Uni.Kasan.jpg
Оештырылган 1876 ел
Реорганизацияләнгән Казан (Идел буе) федераль университеты составына керә
Реорганизацияләү елы 2011 ел
Ректор Рәдиф Җамалетдинов
Урнашу Казан, Татарстан урамы, 2
Сайт http://tggpu.ru/tt

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (ТДГПУ, рус. Татарский государственный гуманитарно-педагогический университет) — Русиянең иң борынгы университетларның берсе. 2011 елдан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора.

Факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 14 меңнән артык студент белем ала.

[үзгәртү] Тарих

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Русиянең иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт педагогика университеты базасында ачыла. Педуниверситетның башлангычы – 1876 елда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң ачылган Казан укытучылар институты. Шуннан соң аның исеме үзгәреп тора:

  • Казан укытучылар институты (1918 ел);
  • Көнчыгыш педагогика институты (1922 ел);
  • Татар педагогика институты (1931 ел);
  • Казан дәүләт педагогика институты (1934 ел);
  • Казан дәүләт педагогика университеты (1994 ел);
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2005 ел).

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә