Биектау районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Биектау районы
рус. Высокорский район
Герб
100px
Байрак
Flag of Vysokogorsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Биектау

Нигезләү датасы

10 февраль 1935

Район башлыгы

Кәлимуллин Рөстәм Гәлиулла улы[1]

Халык саны (2010)

43 207 кеше
(1,1 %)

Мәйдан

1 701 км²
(2.5 %)

Биектау районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://vysokaya-gora.tatar.ru/

Биектау районыТатарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан, Мари Эл Республикасы белән чиктәш муниципаль район. 1935 елның 10 февралендә төзелә. 1963 елның 10 февралендә вакытлыча бетерелә. 1965 елда кире төзелә.

Үзәге — Биектау поселогы. Районга 136 торак пункт керә. Төп халыклар — руслар һәм татарлар.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Район
Төньяк-көнбатыш Мари Ил (Волжск районы, Морки районы)
Төньяк-көнчыгыш Әтнә районы, Арча районы
Көньяк-көнбатыш Казан шәһәре
Көньяк-көнчыгыш Яшел Үзән районы

Тарих[үзгәртү]

1920 елга кадәр район җирләре Казан губернасының Казан һәм Лаеш өязләренә, 1920—1930 елларда — ТАССРның Арча һәм Лаеш кантоннарына, 1930—1935 елларда — Казан, Питрәч, Дөбьяз һәм Арча районнарына кергәннәр иде. Район 1935 елның 15 февралендә төзелә.

1963 елның 1 февралендә район юкка чыгарылган, территориясе Арча һәм Яшел Үзән районнары составына кертелә. 1965 елның 12 гыйнварында төзәтелә.

Халык[үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
48 740 63 814 63 925 52 109 46 323 43 207

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 1970[8] 1979[8] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
татарлар 50,0% 54,3% 56,3% 63,8% 67,2%
руслар 47,8% 43,4% 41,5% 34,0% 30,4%

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү]

  1. Айбаш авыл җирлеге
  2. Алан-Бәксәр авыл җирлеге
  3. Әлдермеш авыл җирлеге
  4. Каенлык авыл җирлеге
  5. Бөреле авыл җирлеге
  6. Олы Битаман авыл җирлеге
  7. Олы Кавал авыл җирлеге
  8. Биектау авыл җирлеге
  9. Дөбъяз авыл җирлеге
  10. Казаклар авыл җирлеге
  11. Константиновка авыл җирлеге
  12. Коркачык авыл җирлеге
  13. Мәмдәл авыл җирлеге
  14. Мүлмә авыл җирлеге
  15. Ташлы Кавал авыл җирлеге
  16. Усад авыл җирлеге
  17. Чыпчык авыл җирлеге
  18. Пермяк авыл җирлеге
  19. Алат авыл җирлеге
  20. Семиозерка авыл җирлеге
  21. Красносельский авыл җирлеге
  22. Сосновка авыл җирлеге
  23. Суыксу авыл җирлеге
  24. Шәпше авыл җирлеге
  25. Шуман авыл җирлеге
  26. Ямаширмә авыл җирлеге
  27. Дачный авыл җирлеге
  28. Иске Казан авыл җирлеге
  29. Чернышевка авыл җирлеге
  30. Чыршы авыл җирлеге
  31. Татарстан Республикасы җирләренең дәүләт резервы составына керүче җир кишәрлекләре

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар һәм әдәбият[үзгәртү]

  • Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан, 1999.