Яңа Авыл (Биектау районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Авыл (Биектау районы) latin yazuında])
Яңа Авыл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Айбашское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422726
Карта

Яңа АвылТатарстан Республикасының Биектау районындагы татар авылы.

Яңавыл район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән — 46, Казаннан 41 чакрымда урнашкан. Яңавыл тарихи белешмәләрдә Кульга-Куюк, Кулька-Куюк дип күрсәтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган А. Артемьев тарафыннан җыеп чыгарылган тарихи чыганакта авыл Кулька-Куюк (Айбаш Көеге) дип билгеләнгән. Андагы 54 хуҗалыкта 220 ир-ат һәм 226 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет эшләгән. Д.А.Корсаков җыеп чыгарган тарихи белешмәдә авыл Культа-Куюк дип искә алына. Анда 64 ясаклы татар һәм 1 керәшен татары яшәгән. H. H. Вечеслав бастырып чыгарган белешмәдә авыл Кулька-Куюк дип искәртелгән. Апса елгасы ярына утырган бу авылның 97 хуҗалыгында 337 ир-ат һәм 288 хатын-кыз яшәве күрсәтелә. Анда агач мәчет, мәктәп, тимерчелек, җил тегермәне, 2 кибет, кирпеч сарай булган.[2]

1913-1915 елларда, Казанда мәдрәсә тәмамлагач, ике ел Яңа Авылда Минһаҗ Конов балалар укыта.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.