Алмаз Гыймадиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Гыймадиев latin yazuında])
Алмаз Гыймадиев

Тугач бирелгән исеме: Алмаз Марс улы Гыймадиев
Туу датасы: 20 июль 1972(1972-07-20) (51 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Зур Битаман
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист, баш мөхәррир
Иҗат итү еллары: 1990-х. в.
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя, повесть
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр» (1997, ТКН)
Премияләр: Шәйхи Маннур премиясе
Абдулла Алиш премиясе
Шәүкәт Галиев премиясе

Алмаз Гыймадиев, Алмаз Марс улы Гыймадиев (1972 елның 20 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Биектау районы, Олы Битаман) ― язучы, журналист, Татарстанның 1995 елдан Журналистлар һәм 1998 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы. Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) исемендәге премияләр лауреаты [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 20 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе ― балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева)[2]. Алмаз беренче классны укып тормаган, көз көне үк икенче класска күчергәннәр. Урта мәктәпне (1988, көмеш медальгә), Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та, шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә[3].

1991–1996 елларда ― «Сабантуй» балалар газетасында әдәбият бүлегендә эшли. 1996–1997 елларда ― Әтнә районы администрациясендә мәдәният бүлеге мөдире. 1997–2014 елларда ― «Казан утлары» журналында әүвәл бүлек мөдире, соңыннан җаваплы секретарь. 2014 елдан ― «Акчарлак» газетасының баш мөхәррире[4].

Телевидениедә (ике ел ТНВда «Кәмит Җәвит» тапшыруының сценарийларын язган, редакторы булган), эстрадада (яшь чагыңда музыкаль төркеме булган) эшләү тәҗрибәсе бар[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы), «Ялкын» журналында басыла башлый.

1990-еллардан башлап, А. Гыймадиевның балалар, үсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьлары, мәкаләләре көндәлек матбугат битләрендә даими басылып килә. 1997 елда Татарстан китап нәшриятында «Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы (кырыкка якын шаян хикәя кергән), 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» китабы басыла. 2003 елда «Татар балалар әдәбияты» исемле күмәк җыентыкта («Хәтер» нәшрияты), 2004 елда «Балачакта калабыз» (Татарстан китап нәшрияты) исемле күмәк җыентыкта А. Гыймадиевның кыска хикәяләр тупланмасы дөнья күрә.

А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә[3]. А. Гыймадиев көн дә булып торган хәлләрне йомшак юмор, урыны белән чәнечкеле юллар аша сурәтли. Хикәяләре коры шаяруга гына корылмаган, аларның укучы рухына йогынты ясарлык эчке мәгънәсе бар.

  • 2005 ел ― «Без андый малай түгел»: бер повесть, шаян хикәяләр («Мәгариф» нәшрияты)
  • 2006 ел ― «Ниязның рекордлар китабы» (Татарстан китап нәшрияты)
  • 2013 ел ― «Телефонлы кәҗә» (Татарстан китап нәшрияты). ISBN 978-5-298-02464-8
  • 2019 ел ― «Селфи таягы»
  • 2022 ел ― «Юләрләр авылы» (олылар өчен сатирик хикәяләр)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Альбина Гайнуллина. «Бүгенге татар журналистларының күбесе «Акчарлак»та эшләп китте». Акчарлак, 10.08.2022, № 31, 2-3нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]