Лениногорск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Лениногорск
Байрак Герб
Байрак
Герб
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лениногорск районы
Координаталар 54°35′55.93″т.к. 52°26′32.18″кч.о. / (G) (Я)
Мэр Рягать Галиәгъзәм улы Хөсәенов
Нигезләнде 1795
Элеккеге исемнәр Яңа Писмән авылы
Шәһәр  1955
Мәйдан 34,04 км²
Мәркәз биеклеге 212 м
Халык саны 65 452 [1] кеше (2010)
Халык тыгызлыгы 1923 кеше/км²
Милли состав руслар (44,9%), татарлар (39,4%),
мордвалар (6,9%), чуашлар (6,4%),
украиннар (1,1%) һ.б.
Дини состав мөселманнар, христианнар һ.б.
UTC UTC+4
Телефон коды 85595
Почта индекслары 423250, 423260
Лениногорск (Русия)
Red pog.png
Лениногорск (Татарстан)
Red pog.png

Лениногорск (лат. тат. Leninogorsk, рус. Лениногорск) — Татарстан шәһәре, Лениногорск районының үзәге. ӘлмәтБөгелмәЛениногорск агломерациясенең өченче шәһәре.

Мәйдан - 34,04 км². Халык саны – 65 751 кеше (2008).

Эчтәлек

[үзгәртү] Физик-географик тасвирлама

[үзгәртү] Географик урнашуы

Космостан күренеш

Лениногорск шәһәре Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы өстендә, Ромашкино нефть табылдыгы урынында, Казаннан көньяк-көнчыгышка 322 км, Мәскәүдән көнчыгышка 1126 км ераклыкта урнашкан[2].

Шәһәр чикләре булып түбәндәгеләр тора: төньяктан — дәүләт урман фондының урман кварталлары; көнчыгыштан һәм көньяктан — төбәк дәрәҗәсендәге ике автомагистральне берләштерә торган әйләнеч юл һәм дәүләт урман фондының урман массивы; көнбатыштан – тимер юл магистрале һәм дәүләт урман фондының урман массивы[3].

Лениногорскның географик координаталары 54°36′16.97″т.к. 52°26′50.22″кч.о. / (G) (төп нигез итеп, үзәк почтамп алынган).

Шәһәр җирлегендә көнбатыштан-көнчыгышка таба Камышлы елгасы ага, ул үзенең башлангычын Лениногорсктан төньяк-көнбатыштарак урнашкан сөзәклекләрдәге күпсанлы чыганаклардан ала[3].

Шәһәрнең зур туристик һәм сәнәгать мөмкинлекләре бар, ул урман-парк зонасы һәм урман фондының яшел зонасында урнашкан. Лениногорск – Русиянең бары тик чишмә суы белән генә тәэмин ителгән уникаль шәһәрләренең берсе. Шәһәргә чишмә суы төче суның җир астындагы бик зур табигый саклагычында урнашкан Сугышлы һәм Иске Писмән су алгычларыннан килә[4][3].

[үзгәртү] Сәгать поясы

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Лениногорск шәһәре, бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 4:00 гә тигез.

[үзгәртү] Климат

Лениногорск III уртача континенталь районда урнашкан, шуңа күрә салкын һәм суык кыш һәм уртача эссе җәй белән тасвирланв. . Елның урта температурасы +3,3°C. Иң салкын ае - гыйнвар (−11,5°C), иң җылы - июль (18,5°C). Абсолют температура максимумы +37°C, ә абсолют температура минимумы -37°C.

Лениногорск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3 7 10 28 32 37 34 34 33 22 13 6 37
Уртача максимум, °C −8 −8 −1 9 18 22 24 22 16 7 −2 −7
Уртача минимум, °C −15 −15 −9 0 6 11 13 11 6 1 −8 −13 −1
Абсолют минимум, °C −37 −35 −24 −18 −9 −1 −4 1 −5 −14 −27 −37 −37
Явым-төшем нормасы, мм 22 19 13 18 34 52 42 41 31 45 33 20 370
Чыганак: MyWeather.com

[үзгәртү] Халык

Лениногорск халык саны демографиясе (1939-2010 еллар)

2010 елның 1 гыйнварына Лениногорскның халык саны 65 452 кеше тәшкил иткән[1], бу бөтен Татарстанның халык саныннан 1,7%, шәһәр халык саныннан 2, 3 % тәшкил итә. Халык тыгызлыгы - 1923 кеше/км².

Халык санының 16,9% бала һәм яшүсмерләр, 63,9% яшьләр һәм 19,2% өлкән яшьтәге кешеләр[5].

Шәһәр җирлегендә 25 милләт вәкиле яши, шул исәптән: урыслар 43, 3 %, татарлар – 42, 8 %, чуашлар – 5, 3 %, мордвалар – 5, 8 %, башкалар – 2, 8 %[6].

Шәһәр халык саны соңгы елларда, табигый тискәре артым һәм халыкның тискәре күчеше нәтиҗәсендә, бик кимегән. 2008 елда 1 мең кешегә туулар дәрәҗәсе 11, 2 %, ә үлем дәрәҗәсе 14, 6 % булган[6]. 2010 елда туганнарның саны 982 кеше була, ләкин бу 2009 елга караганда 4 % азрак. Ә вафат булучылар саны 5 % арткан һәм 1254 кеше булган.[7] Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы фаразлавы буенча, халык саны 2020-елларда ул 65 250 билгесенә, ә 2030 елга хәтле 62 840 санына төшәчәк[5].

Лениногорск шәһәренең халык саны еллар буенча (меңнәрдә)[8][9][10][11]
Ел 1939 1959 1967 1970 1976 1979 1982 1986 1989 1991 1996
Саны 2,3 38,6 42 46,6 51 53,6 57 60 62,093 64,1 67,1
Ел 1999 2000 2001 2002 2003 2005 2006 2007 2008 2009 2010
Саны 67,9 68,1 68,2 65,592 65,6 65,6 65,5 65,7 65,751 65,486 65,452

[үзгәртү] Тарих

[үзгәртү] Русия империясе периоды

Лениногорск - 1795 елда барлыкка килгән Яңа Писмән һәм Иске Писмән исемле татар авылы өстенә корылган яңа шәһәр. Иске Писмән авылы, башка Русия империясенең чик буенда урнаштырылган кебек, качкын крестьяннар, солдатлар белән нигезләнгән. Башта ул Писмән бистәсе, аннары соң Ясач Писмән, соңрак кына Иске Писмән авылы исемен алган. Шулай ук, биш ел үтәвеннән соң, авылда 109 йорт, 384 ир һәм 327 хатын-кыз булды. Халык саны арткан, һәм кешеләр Камышла елгасының башка ягына күчтеләр. Шулай Яңа Писмән авылы нигезләнгән.

1775 елдагы Екатерина IIнең губерния реформасы буенча, Бөгелмә бистәсе һәм тирә-як авыллар Бөгелмә өязының үзәге игълан итә. Шулай ук Яңа Писмән авылы Бөгелмә өязына дә керә.

Яңа Писмән авылы тиз арткан, һәм озакламыйча село статусын ала. 1883 елда анда 1481 кеше яшәгән. Беренче бөтендөья сугышы алдыннан Яңа Писмән регионның иң зурларыннан берсе булган.

[үзгәртү] Совет периоды

Файл:Leninogorsk AS.JPG
Бөек Ватан сугышының каһарманнар обелискларына күренеш

Гражданлык сугышларның вакытында, бөтен Идел буе районнарда ачлык давылларган. Яңа Писмән авылы чыгарма белән дә булмаган.

1935 елда Яңа Писмән районы барлыкка килгән.

Бөек Ватан сугышында район 6789 кеше югалткан. Яңа Писмән 12 Советлар Берлегенең каһарманларның ватаны. Аның санында: Гыйльми Баһаветдинов, Газинур Гафият улы Гафиятуллин, Иван Федор улы Денисов, Иван Александр улы Заварыкин, Ибраһим Хөсәен улы Мурзин, Самат Садриев, Григорий Саул улы Ушполис, Әкрәм Хәйретдинов, Ислам Халиков, Мисбах Хәлиуллин, Евстафий Григорий улы Яковлев, Василий Иван улы Яницкий.

1943 елның 2 августында Яңа Шөгер авылы янындагы беренче скважинада 617-618 метр тирәнлектә нефть табыла. Соңрак - 1948 елның 28 июлендә Тимәш авылы янындагы 3 скважинада девон нефте барлыгы ачыклана. Ул Ромашкино нефть чыгынагы атала. Шушы бай чыганак табылу белән Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен яңа тарих битләре ачыла. Яңа Писмәндә «Бөгелмәнефть» һәм «Татбурнефть» трестлары идарәләре урнаша. Авылга Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан, Сахалиннан күпсанлы боралау, төзү осталары килә. 1950-1955 елларда биредә 126,5 мең квадрат торак йорт сафка баса, һәм 1955 елның 18 августыннан СССР Югары Советы Президиумы Указы белән эшчеләр бистәсенә Лениногорск исеме һәм шәһәр статусы бирелә.

[үзгәртү] Постсовет периоды

Бүгенге Лениногорск - яшел һәм җыйнак шәһәр. Ромашкино нефть чыгынагы хәзерге вакытта дөньяда иң зурсы таныла. Шәһәрдә мәдәният үзәге, «Ихлас» мәчете, «Юность» стадионы, 2 бассейн, тау чаңгы базасы, трамплин, Боз сарае һәм нефть музее эшли. Күптән түгел автовокзал, тимер юлы станицясе эшли башалды.

[үзгәртү] Экономика

Лениногорск - нефть промышленносте күтәрелеше белән күпфункцияле шәһәр. Шәһәр Ромашкино нефть табылдыгы янында урнашып, Русиянең нефть һәм газ үзәкләрнең иң күпләрдән берсе. «Татнефть» компаниясе, бу отрасльдә эшләп, шәһәр экономикасын күтәрә.

Эшсезлек дәрәҗәсе 1,68% (734 кеше).

[үзгәртү] Транспорт

Файл:Shema transporta Leninogorsk.jpg Лениногорск шәһәре уңайлы транспорт-географик җирдә урнашып, башка шәһәрләр регион әһәмиятле юллар белән бәйләнгән.

[үзгәртү] Юл транспорты

Лениногорск транспорт системасы төбендә автомобильләр белән күрсәтелгән. Шәһәрдә эчке, шәһәр ягындагы һәм шәһәрләр арасында автобус ситсемасы бар. 2010 елның 1 мартка Лениногорскта 193 урам урнашкан. Шәһәрнең транспорт магистрале Чайковский урамы дип санала.

[үзгәртү] Тимер юл транспорты

Шәһәр аша Куйбышевск тимер юлы (РТЮ филиалы), Әгерҗе-Круглое Поле-Акбаш линиясе буенча бара. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш элешендә 1956 елда төзелгән «Писмән» тимер юл станциясе урнашкан.

[үзгәртү] Башка транспорт

Шәһәр 12 км ераклыктан Бөгелмә аэропорты урнашылган.

[үзгәртү] Мәдәният


[үзгәртү] Телевидение һәм элемтә


[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 Русия Федерациясенең шәһәрләрдә, шәһәр тибындагы поселокларда һәм районннарда 2010 елның 1 январьдә халык саны
  2. АвтоТрансИнфо (рус.)
  3. 3,0 3,1 3,2 Проект генерального плана города Лениногорска, пояснительная записка (рус.)
  4. Информация о предоставлении водных объектов в пользование на основании договоров водопользования и решений о предоставлении водных объектов в пользование по зоне деятельности Нижне-Волжского БВУ (Республика Татарстан) по состоянию на 16.12.2010 г. (рус.)
  5. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок 1_10 не указан текст
  6. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок 1_12 не указан текст
  7. Отчетный доклад Главы муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» «Об итогах социально-экономического развития Лениногорского района в 2010 г. и задачах на 2011 год» (рус.)
  8. «Минем шәһәр» Русия шәһәрләре һәм төбәкләре буенча халык энциклопедиясе (рус.)
  9. француз википедиясендә Лениногорск шәһәре(фр.)
  10. 1989 елгы җанисәп. Автоном җөмһүриятләр ,өлкәләр, һ.б. (рус.)
  11. 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре. (рус.)

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә