Бөек Октябрь инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аврора крейсеры
В. Ленин - Бөек Октябрь инкыйлабының идеологы һәм җитәкчесе
Урыс патшалары яши торган Кышкы сарайны басып алу. «Октябрь» нәфис фильмы, 1927

Бөек Октя́брь инкыйлабы1917 елда Русиядә булып узган ХХ гасырда иң зур сәяси вакыйгаларның берсе, Дөнья тарихына зур йогынты ясаган.

В. Ленин җитәкчелегендә Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Русия беренче Бөтендөнья сугышыннан чыккан (Солых декреты), помещик җирләрен фәкыйрь крестьяннарга бирелгән (Җир декреты), зур ширкәтләр национализцияләнгән, патшаның бурычларыннан баш тарту иде, милләтнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлаган, электрификацияләү сәнагать эшләрен тормышка ашырган, дөнья тарихында иң зур Наданлык бетерүе сәясәтен үткәрелгән, бөтенесе милләтләр хокукларында тигезләнгән иде, беренче тапкыр Дөнья тарихында хатын-кызларына сайлау хокукы бирелгән, В. Ленин тарафыннан башлаган Яңа Икътисадый Сәясәте вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30%кә ирешә иде.

Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән, хакимияткә II Бөтенрусия Шуралар корылтае төзегән, күпчелекне большевиклар һәм аларның союздашлары сул эсерлар тәшкил иткән хөкүмәт килгән. Хөкүмәтне шулай ук кайбер милли оешмалар, бер өлеш меньшевиклар һәм анархистлар хуплапп чыккан. Тулы исеме Бөек Октя́брь социалистик инкыйлабы. Башка атамалар – Октябрь түнтәрелеше, большевиклар түнтәрелеше.


Вакытлы хөкүмәтне 2526 октябрь көнне (яңа стиль белән 7-8 ноябрь) коралланган баш күтәрүчеләр бәреп төшерә. Төп оештыручылар В. Ульянов-Ленин, Лев Бронштейн, Яков Свердлов булалар. Баш күтәрүчеләр белән Петроград Шурасының Хәрби-инкыйлаби комитеты идарә иткән.

Сылтамалар [үзгәртү]