Аврора крейсеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аврора крейсеры

"Аврора" (tat. lat. Aurora kreyserı) - Балтыйк флотының беренче ранглы крейсеры ("Диана" төре), Русия-Япония сугышында, Беренче бөтендөнья сугышында, Бөек Октябрь инкыйлабында, Ватандашлар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Бөек Октябрь инкыйлабының символы. Кырым сугышында катнашкан мәшһүр фрегат "Аврора" истәлегенә аталган.

Хәзер мәңге тукталышта, Санкт-Петербургның Петроград буе урамында янында тора.

Русия мәдәни Мирасы объекты булып санала.

Тарих[үзгәртү]

Крейсер шәкеле

1896 елда Аврора крейсеры төзелеше башлана.

1900 елда суга төшерелә.

1903 елда файдалануда алына

1948 елда флоттан чыгарыла.

1957 елдан - кораб-музее

Русия-Япония сугышы. Цусима бәрелеше.[үзгәртү]

Аврора крейсеры Русия-Япония сугышында, 1903 ел

1905 елда Цусима бәрелешендә катнашкан. Аврора крейсеры 303 152-миллиметрлы, 1282 75-миллиметрлы һәм 320 37-миллиметрлы снаряд япон корабларына җибәргән.

Цусима бәрелешендә җиңелүгә карамастан Аврора әсирлеккә эләкмәгән һәм япон корабларыннан сугышып йөзеп качкан. Аврора крейсеры зур зыян күргән һәм крейсер башлыгы һәләк булган.

1906 елда Аврора Русиягә кайткан.

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

Беренче бөтендөнья сугышында Аврора крейсеры Петроград саклавында катнашкан һәм десант операциясенә артиллерия белән булышкан. Аврорада миналарны кую өчен рельс-трал урнаштырылган. Крейсер фарватерны тикшерүләрдә һәм кораб юлларны саклау мәсьәләсендә катнашкан.

1916 елда Аврора Моонзунд каналына күчкән һәм җирле гаскәрләргә кораб тупларыннан яклап булышкан. Алман гидро-очкычлары берничә тапкыр Аворараны һөҗүм иткән, ләкин зур зыянны китермәгән.

1916 елның 6 сентябендә крейсер Кронштадт лиманына төзәтү өчен кайткан.

Инкыйлаб[үзгәртү]

Февраль инкыйлабыннан соң крейсерда сәяси көрәш башлана, аның нәтиҗәсендә шәхси состав большевикны яклый башлый. 4 июльда Аврора матрослары большевик демонстрациясендә катнаша, Вакытлы хөкүмәтнең гаскәрләре аларны ата. Шулай итеп матросларда нәфрәт хисләре Вакытлы хөкүмәткә карата тудырыла һәм Аврора диңгезчеләре Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәшен яклый башлый.

Аврораның Кышкы Сарайга атканчы орудиесы

1917 елның 25 октябрендә 21:40 сәгатендә Аврора крейсеры ядрәсез аткан. Шушы сигнал буенча Кышкы Сарайны һөҗүм башланган. Кыен сугыш очрагында Аврора чын туптан атмакчы булган. Ләкин авыр артиллерия кирәкми булган, Кышкы Сарайны большевиклар тиз басып ала һәм Вакытлы хөкүмәтне бәреп кулга ала.

Инкыйлабның төп сигналын күрсәткән крейсер - Бөек Октябрь инкыйлабы символына әверелә. Аврора крейсерына инкыйлаби шигырьләр, җырлар багышлана, аның сурәте белән орден чыгарыла. Хәтта Бөек Ватан сугышы чорында кыен Ленинград камалышы вакытында фашист һөҗүмнәренә карамастан Аврорада байрак саклана.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү]

Аврора крейсеры сурәте Октябрь Инкыйлабы орденында

Бөек Ватан сугышында Ленинград саклавында Аврора һәм аның туплары актив катнаша. Ораниенбаум портында урнаша.

Фашист һава көчләре Аврора крейсерына юри һөҗүм иткән. 1941 елның 16 сентябрендә Аврора фашист очкычын атып бетерә. Фашистлар Аврора крейсерына җирле һәм һава артиллериядә күп снарядны җибәргәннән соң, крейсер 3 градуска авышкан.

27-30 сентябрьдә тигезсез бәрелештә Аврора берничә тидерү ала.

1 декабрьдә фашистлар 56 снаряд Аврора крейсерына җибәрә һәм 4 тапкыр тидерә.

Фашист һөҗүмнәренә карамастан Аврора крейсеры өстендә кызыл байрагы булган, фашист артиллериясе һәрвакытта байракка снаряд җибәргән, 1943 елда байракны атып төшергән, ләкин матрос А.И. Волков байракны яңадан Аврорада күтәргән.

Фашист һөҗүмнәренә карамастан Аврора крейсеры чигенмәгән һәм аның байрагы төшмәгән.

Ленинград камалышы азагына кадәр Аврора крейсерына фашист һөҗүмнәре дәвам итә.

Сугыштан соң[үзгәртү]

1948 елда Аврора крейсеры батырлыгы өчен Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Аврора крейсеры музей-һәйкәл һәм Нахимов исемендәге уку йортының уку корабы буларак эшләгән.

1984-1987 Аврора крейсерының төзәтү эшләре үткәрелгән.

Аврора крейсеры бүген[үзгәртү]

Аврора крейсеры музей буларак эшли, ләкин 2013 елда төзәтүгә җибәрелмәкче.

Кызганычка каршы ССРБ таркалганнан соң кораб-һәйкәлендә ярамаган тамашалар - биюләр, исерткеч эчемлекләре белән үткәрелгән, һәм вәхшилек мәсхәрәләре урынлы булган.

2013 елның Саклау министры карары буенча крейсер торгызылырга һәм автономлыгы кайтарылырга тиеш.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Бережной С. С. Крейсера и миноносцы : Справочник. — М.: Военное издательство, 2002. — Т. 2. — 472 с. — (Корабли и суда российского флота). — ISBN 5-203-01780-8
  • Бурковский Б. В. Крейсер «Аврора» : Путеводитель по корабельному музею / Кулешов И. М.. — Л.: Лениздат, 1977.
  • Боевая летопись военно-морского флота (1941—1942) / Сост. Г. А. Аммон, А. А. Комаров, О. Ю. Кузнецова и др.. — М.: Воениздат МО СССР, 1983. — 496 с.
  • Буров В. Н., Юхнин В. Е. Крейсер «Аврора». Памятник истории отечественного кораблестроения. — Л.: Лениздат, 1987. — 162 с.
  • Кравченко B. C. Через три океана. Воспоминания врача о морском походе в Русско-японскую войну 1904—1905 годов. — 3-е изд. — СПб.: Гангут, 2002. — 256 с. — (Помни войну). — ISBN 5-85875-044-3
  • Крестьянинов В. Я. Крейсера Российского Императорского флота 1856—1917. Часть I. — СПб.: Галея Принт, 2003. — 500 с. — ISBN 5-8172-0078-3
  • Крестьянинов В. Я. Цусимское сражение 14—15 мая 1905 года. — 2-е изд. — СПб.: Остров, 2003. — 272 с. — (Помни войну). — ISBN 5-94500-020-5
  • Манвелов Н. В. Обычаи и традиции Российского Императорского флота. — М.: Яуза, Эксмо, 2008. — 384 с. — (Андреевский флаг). — ISBN 978-5-699-26282-3
  • Ненахов Ю. Ю. Энциклопедия крейсеров 1860—1910. — Минск: Харвест, 2006. — С. 226—228. — ISBN 5-17-030194-4
  • Новиков В., Сергеев А. Богини Российского флота. «Аврора», «Диана», «Паллада».. — М.: Коллекция; Яуза; ЭКСМО, 2009. — 128 с. — ISBN 978-5-699-33382-0
  • Поленов Л. Л. Крейсер «Аврора». — Л.: Судостроение, 1987. — 264 с. — (Замечательные корабли).
  • Русско-японская война 1904—1905 гг. Работа исторической комиссии по описанию действий флота в войну 1904—1905 гг. при морском Генеральном штабе. Поход Второй Тихоокеанской эскадры на Дальний Восток. — СПб., 1917. — Т. 6. — 390 с.
  • Русско-японская война 1904—1905 гг. Работа исторической комиссии по описанию действий флота в войну 1904—1905 гг. при морском Генеральном штабе. Цусимская операция. — СПб., 1917. — Т. 7. — 390 с.
  • Скворцов А. В. Крейсеры «Диана», «Паллада», «Аврора».. — СПб.: ЛеКо, 2005. — 88 с. — ISBN 5-902236-22-3
  • Тарас А. Корабли Российского императорского флота 1892—1917 гг. — Минск: Харвест, 2000. — ISBN 985-433-888-6

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]