Швеция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Швеция патшалыгы
Flag of Sweden.svg Greater coat of arms of Sweden.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «För Sverige i tiden»
Һимн: «Du gamla, Du fria»
EU-Sweden.svg



Нигезләнгән ~900 ел

}}

Рәсми тел Швед теле[1][2]
Башкала Стокһолм
Эре шәһәрләр Стокһолм, Гөтеборг, Малмө, Уппсала
Идарә итү формасы конституцион монархия
Патша
Премьер-министр
Карл XVI Густав
Стефан Лөвен
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

449 964 км²
8,67
Халык саны
• Бәя (2013)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg9 723 809[3] кеше
21,9 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2012)
  • Кеше башына

399,4 млрд. $
40418 $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,916[4] (бик югары) (8-нч.)
Акча берәмлеге Q122922?
Интернет домены .se
ISO коды SE
ХОК коды SWE
Телефон коды +46
Сәгать пояслары Q25989?, UTC+01:00 һәм UTC+02:00

Координатлар: 63°20′00″ т. к. 16°52′00″ кч. о. / 63.33333° т. к. 16.86667° кч. о. / 63.33333; 16.86667 (G) (O)Шве́ция Патшалыгы́ швед. Konungariket Sverige ) — Аурупаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

Аурупа берлегенә керә.

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[5]

География[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Төньяк Аурупаның Атлантика буе өлешендә, уртача кушагының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганец, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Швеция тарихы

Скандинав ярымутрауның территориясындагы бозлар эрүгәннәрдән соң, ул халыклар белән әкренләп урнаштырыла башлады.

Административ бүленеш[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
AB Stockholm län vapen b.svg Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
AC Västerbotten län vapen.svg Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
BD Norrbotten län vapen.svg Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
C Uppland vapen.svg Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
D Södermanland vapen.svg Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
E Östergötland vapen.svg Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
F Jönköping län vapen.svg Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
G Kronoberg vapen.svg Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
H Kalmar län vapen.svg Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
I Gotland vapen.svg Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
K Blekinge vapen.svg Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
M Skåne län vapen.svg Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
N Halland vapen.svg Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
O Västra Götaland vapen.svg Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
S Värmland vapen.svg Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
T Örebro län vapen.svg Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
U Västmanland vapen.svg Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
W Dalarna vapen.svg Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
X Gävleborg län vapen.svg Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
Y Västernorrland län vapen.svg Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
Z Jämtland län vapen.svg Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

Дәүләт корылышы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамлгән ашыра.

Дәүләт гимны (рәсми өлеше)[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Du Gamla Du Fria

Du gamla, du fria, du fjällhöga nord

Du tysta, du glädjerika sköna!

Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,

Din sol, din himmel, dina ängder gröna,

Din sol, din himmel, dina ängder gröna.


Du tronar på minnen från fornstora dar,

då ärat ditt namn flög över jorden.

Jag vet att du är och du blir vad du var.

Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,

Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.


Борынгы азат илем

Котып түрендә – борынгы үрләрең,

Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!

Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,

Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,

Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,

Даның танытып, Җир буйлап үткәнең.

Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!

Котып түрендә – яшәвем, үлемем,

Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

Гимнның тарихы

“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. Гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  1. 2009 елдан
  2. фин, меянкиели, саам, чегән һәм идиш телләре — рәсми азчылыклар телләре
  3. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 9 май 2013 көнне тикшерелгән. 9 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations (2013). 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
  5. Финляндиядә ничек яшиләр? (Швециядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 август, 2008

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Калып:Link FA

Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA