Норвегия
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия — Төньяк Аурупада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Русия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.
Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.
Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Аю утравы керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[1].
Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрдән санала [2] [3]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [4].
Эчтәлек |
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Русия (196 км) белән чиктәш.
[үзгәртү] Сәясәт
Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.
[үзгәртү] Парламент
Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.
[үзгәртү] Мәхкәмә
[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш
[үзгәртү] Халык
[үзгәртү] Милләтләр
[үзгәртү] Телләр
[үзгәртү] Дин
[үзгәртү] Тарих
[үзгәртү] Тарих булмаган чор
Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.
[үзгәртү] Икътисад
[үзгәртү] Мәдәният
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? Norway |
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|