Финляндия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Әлеге объектның координаталары: 63°24′00″т.к. 25°51′00″кч.о. / (G)

Финляндия Җөмһүрияте
Suomen tasavalta (фин.)
Republiken Finland (швед.)
Финляндия
Байрак Илтамга
Финляндия байрагы Финляндия гербы
Шигарь: юк
Ил көе: Maamme
Финляндия урнашуы
Дәүләт төзелеше унитар дәүләт
Рәсми тел фин теле, швед теле
Башкала Хельсинки
Эре шәһәрләр Хельсинки
Президент Саули Нийнистё
Премьер-министр Юрки Катайнен
Парламент спикеры Ээро Хейнәлуома
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

338 145 км²
10,0%
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

5 323 489 кеше
16 кеше/км²
Акча Евро
Вакыт UTC +2
Пәрәвәз домены .fi, .ax
Телефон коды 358

Финля́ндия, рәсми исеме Финля́ндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Финляндиянең башкаласыХельсинки шәһәре. Көнчыгышта Русия, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. Илнең мәйданы 338 145 км², ягъни Татарстан Республикасына караганда 5 мәртәбә зуррак. Барлык мәйданның 7 проценты гына эшкәртелә, ә калганы урманнар, күлләр һәм сарыкташлар. Ил тоташ урман белән капланган, аның төньяк өлешен генә тундра били.

Табигать үз хәлендә сакланган, күлләр исәпсез (60 000 чамасы).

Финляндия Аурупа берлеге һәм Шенген килешүе әгъзасы.

Финляндия дөньяда беренче ил булып һәрбер гади ватандашның тиз интернетка кануни хокукын игълан иткән ил[1]. Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты яңа хисабында яшәү өчен иң яхшы ил дип Финляндияне билгеләде[2]. Шулай ук “Newsweek” журналы “дөньяның иң яхшы илләре” исемлегендә беренче урынга Финляндияне билгеләде[3].

Исем этимологиясе[үзгәртү]

Финляндия сүзе швед телендә булган Finland («финнар җире») сүзеннән килә.

Илнең фин исеме — Suomi. Бу исемнең барлыкка килүенең берничә версиясе бар:

  • Suomi исеме фин suomu («балык тәңкәсе») сүзеннән килгән, чөнки борынгы финнар киемнәрен балык тәңкәсеннән теккәннәр.
  • Башка теория буенча Suomi — ялгызлык исем. Аны дат патшасы йөрткән.
  • Тагын бер версия буенча Suomi исеме эстон теленнән килә. Кайчандыр Sooma (soo — «сазлык», maa — «җир») дигән урын булган дип санала, һәм исем Финляндиягә күчкән дигән фикер йөри.
  • «Суоми» «саами» сүзеннән килә (саами – элек бу җирләрдә яшәүче халыкның үзаталышы).

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү]

Космостан күренеш

Финляндия Аурупаның төньягында урнашкан, аның байтак кына территориясе котып артында (25 %). Коры җирдә Швеция (чик озынлыгы 586 км), Норвегия (чик озынлыгы 716 км) һәм Русия (чик озынлыгы 1265 км) белән, ә диңгез аша Эстония белән Балтыйк диңгезенең Фин һәм Ботник култыклары аша чиктәш. Яр буе чиген санаганда ул 1 100 км га тигез. Утраулардан башка яр буе чиге 46 000 км. Яр буенча 81 000гә якын утрау урнашкан (уртача зурлыклары 100 м²).

Ил үзе өч төрле географик төбәкләргә бүленә:

  1. Яр буе түбәнлеге — Ул Фин һәм Ботник култыклары буенча урнашкан, шуларның яр буйларына меңнәрчә текә таулар һәм утраулар бар. Төп архипелаглар: Аланд утраулары һәм Төрку архипелагы. Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан бик вак утраулар системасы Финляндиядәге иң зур архипелаг — Архипелаг диңгезен барлыкка китерә.
  2. Эчке күләр системасы (күлләр районы) — илнең үзәгеннән көняктарак урнашкан кара-урман һәм сазлыклар территориясе.
  3. Котып артында урнашкан җирләр үзенең ярлы туфрагы белән аерылып тора. Лапландия өчен текэ таулар һәм зур булмаган калкулыклар характерлы. Шунда ук, Финляндиядәге иң зур нокта — Фьельд Халти (диңгез өстеннән 1328 метр биеклектә) урнашкан.

Флора һәм фауна[үзгәртү]

Лапландиядәге төньяк боланнар

Финляндиянең көньягыннан төньягына хәрәкәт иткәндә кече утрауларлы, диңгезле ландшафтның урманлы табигатькә алмашуы күзәтелә. Илнең төньягында исә зур Лапландия урманнары урнаша.

2008 ел хәләте буенча Финляндиядә 35 милли парк урнаша. Бу парк җирләрендә сирәк һәм кыйммәтле хайваннар һәм үсемлекләр төпләре яши, монда ландшафтның кызыклы формаларын, уникаль табигать объектларын очратып була. Паркларның гомуми мәйданы 8 мең км² тәшкил итә. Финляндия кануннары буенча һәр кеше ирекле рәвештә милли парклар территорияләрендә йөри ала[4]. Иң мәшһүр парклар арасында Урхо Кекконен милли паркы һәм Лемменйоки бар.

Геологик төзелеш[үзгәртү]

Финляндиянең күпчелек өлеше түбәнлектә урнаша, ләкин илнең төньяк-көнчыгышта кайбер таулар биеклеге 1000 метрны уза. Финляндия борынгы (1,4 — 3 млрд ел) кристаллик щитта урнаша[5]. Анда шулай ук Скандинавия һәм Кольск ярымутравлары, Балтыйк диңгезе һәм Ботник култыгы урнашалар.

Халык[үзгәртү]

Финляндия халык саны, 1750–2000[6]
Ел Халык саны Ел Халык саны
1750 ел 421,000 1880 ел 2,060,800
1760 ел 491,000 1890 ел 2,380,100
1770 ел 561,000 1900 ел 2,655,900
1780 ел 663,000 1910 ел 2,943,400
1790 ел 705,600 1920 ел 3,147,600
1800 ел 832,700 1930 ел 3,462,700
1810 ел 863,300 1940 ел 3,695,617
1820 ел 1,177,500 1950 ел 4,029,803
1830 ел 1,372,100 1960 ел 4,446,222
1840 ел 1,445,600 1970 ел 4,598,336
1850 ел 1,636,900 1980 ел 4,787,778
1860 ел 1,746,700 1990 ел 4,998,478
1870 ел 1,768,800 2000 ел 5,181,000

2008 елның ахырында Финляндия халык саны 5 544 877 кешене тәшкил итте (47 % – ир кешеләр һәм 53 % – хатын кызлар).

Халыкның тормыш озынлыгы: ир-атлар биредә 76 яшькә җитсә, (Русиядә – 58,7 яшь), ә хатын-кызларның гомер озынлыгы 82,4 яшь (бездә – 71,8).[7]

Милли состав[үзгәртү]

31.12.2008-гә Финляяндия милли составы[8]:

Ил халкының күпчелеге көньякта яши

Финляндиядә яшәгән чит ил гражданнары — 2,7 %, илдә тумаганнар саны 4,1 %[9]. Иң зур милли азчылыклар арасында фин шведлары, татарлар, чегәннәр, саамнар.

Телләр[үзгәртү]

1922 елда кабул ителгән канун буенча Финляндиядә ике дәүләт теле (фин һәм швед телләре) бар. 1917 елга кадәр монда шулай ук рус теле дәүләт дәрәҗәсендә булган.

Фин телендә халыкның күпчелеге сөйләшә. Швед телендә халыкның 5,5 %-ты сөйләшә, рус телен 0,8 % белә, эстон телендә исә 0,3 % кеше аралаша. Башка телләрдә (шул исәптән татар телендә дә) 1,77 % кеше сөйләшә.

1992 елда «Саам теле турында канун» үз өченә керде. Канун буенча саам теленә Финляндиядә махсус статус бирелә[10].

Дин[үзгәртү]

Финляндия конституциясе буенча илдә Евангелик-лютеран чиркәү һәм Православ чиркәү дәүләт чиркәүләре булып санала[11]. Халыкның 13,5 %-ты бернинди дини төркемнәргә керми.

2010 ел хәләте буенча Финляндиядә 45 мең мөселман яши. Күпчелектә бу — иммигрантлар һәм аларның балалары. Илдә 40 мәчет бар[12].

Финляндия татарлары[үзгәртү]

Ярвәнпә мәчете

Финляндиядә 900гә якын татар яши. 2010 елда Финляндия татарлары мәдәни оешмасы 75 еллыгын бәйрәм итте. Гомумән, Финляндия татарлары бик актив дип санала. Даими рәвештә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә[13].

Финляндия татарларының үз мәчетләре дә бар. Ярвәнпә мәчете исемле бу гыйбадәт йорты 1943 елны ачыла һәм Финляндиядә бердәнбер манаралы мәчет дип санала. Күпиән түгел мәчет яңартылды[14].

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Финляндия тарихы

Борынгы тарих[үзгәртү]

Иң иске тауда эшләнгән рәсемнәр

Археологик казынуларга күрә беренче кешеләр Финляндиядә якынча безнең эрага кадәр 8500 елда яши башладылар. Алар ау һәм ризык җыю белән шөгыльләнгәннәр, таш коралларын кулландылар. 3 меңъеллыкта (б. э. к.) балчыктан савыт-саба эшләнә башланды [15]. 32 гасырда (б. э. к.) хәрби балталар белән бергә җирне хуҗалык максатыннан куллана башлыйлар.

Бронза гасырдан (1500–500 еллар б. э. к.) башлап, финнарның Скандинавия һәм Балтыйк регионнарның халыклары белән тирән аралашу күзәтелә. 9 гасыр башына [16] Финляндия чикләре түбәндәге җирләр белән чикләнгән:

Швед хәкимияте (1150/1300 — 1809)[үзгәртү]

Викинглар чоры ахырында швед сәүдәгәрләре бөтен Балтыйк диңгезе регионында тәэсирләрен арттыралар. Берничә гасыр дәвамында Финляндия Швеция хакимияте астында була.

Русия империясендә (1809—1917)[үзгәртү]

Русия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808-1809) безнең империалистик дәүләткә кушыла. Русия армиясе гарнизоннары өчен хәрби ныгытмалар төзелә. Рәсми яктан Финляндия Русия империясе составына киң автономия белән керә. 1860 еллардан башлап илдә мәдәни милли күтәрелеш башлана, җирле зыялылар фин теленә дәүләт теле статусын бирүне таләп иткән. Шул статусны фин теленә Александр II бирде. Автономия тиз ныгыды, 1899 елда башланган руслаштыру сәясәте дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшне ныгытты гына.

Бәйсез Финляндия[үзгәртү]

Русия монархиясе җимерелгәннән һәм Октябрь инкыйлабыннан соң фин Сенатына 1917 елның 6 декабрендә бәйсезлек игълан итәргә мөмкинчелек бирде. Гражданлык сугышы башлана. Бу сугышларда 35000 кешедән артык һәлак булды.

"Акларының" җиңүеннән соң Финляндия гаскәрләре Көнчыгыш Карелиягә һөҗүм иттеләр. Беренче совет-фин сугышы башлана. Ул 1920 елда гына тәмамлана.

1939 елда Совет Берләшмәсе Фин сугышын башлый. Берничә сугыштан соң Финляндия үз территориясеннән өлеш югалтты.

Кыска дуслыктан соң 1941 елда Совет Берләшмәсе Финляндиянең Хәрби Һава Көчләренең аэродромына һөҗүм итәләр, Финляндия Икенче дөнья ССРБ каршы сугышына керде. 1944 елның җәендә финнар белән ССРБ дуслык раслана.

Сугыш еллардан соң көчсезләндергән Финляндия, Карел муен Совет Берләшмәгә күнеп, аның белән мөнәсәбәтләрдә яңа курс алдылар. Урхо Кекконенның 25 еллы президентлыгында (1956-81) Скандинав илләрен белән мөнәсәбәт яхшыртып, ССРБдан да ерак тормадылар.

1995 елның ахырында Финляндия Аурупа берләшмәсенә керде.

Дәүләт төзелеше һәм сәясәт[үзгәртү]

Финляндия — бер өлешчә автономияле (Аланд утраулары) унитар дәүләт. Идарә итү формасы буенча Финляндия — җөмһүрият.

Финляндия конституциясе буенча канун чыгару вазыйфалары белән Эдускунта исемле Финляндия парламенты һәм президент шөгыльләнә. Канунны үтәү вазыйфалары президентка һәм Дәүләт Шурасына йөкләнгән.

Президент[үзгәртү]

Финляндия президенты туры сайлаулар нәтиҗәсендә алты елга билгеләнә. 2000 елдан бирле бу вазыйфаны Тарья Халонен башкара.

Парламент[үзгәртү]

Эдускунта – Финляндия парламентының бинасы

Финляндиянең парламентның төп институтлары 1863 елда барлыкка килгән. Русия императоры Александр II 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Финляндиянең үзаллы үсеше шушы вакыйгага тыгыз бәйләнгән, чөнки фин теле рәсми хакимият теле итеп танылган.

Эдускунта — илнең бер палаталы парламенты, ул 200 депутаттан тора. Депутатлар бөтен халык сайлауларында сайланып, 4 елга билгеләнәләр .

2003 елдагы парламент сайлауларында 18 фирка катнашты, ләкин шулар арасынна парламентка бары 8 фирка генә керде. Иң зур фиркаләр булып Финляндия Үзәк фиркасе, Финляндиянең Социал-демократик фиркасе, Милли коалиция, Сул берлек, Яшел берлек һәм Швед Халык фиркасе санала.

2007 елның мартында үткән парламент сайлауларының нәтиҗәләре буенча, иң зур тавышны (23,1 %) Финляндия Үзәк фиркасе ала (51 мандат). Шулай ук парламентка Милли коалиция (22,3 %, 50 урын), Социал-демократик фирка (21,4 %, 45 урын), Сул берлек (8,8 %, 17 урын), Яшел берлек (8,5 %, 15 урын), Швед Халык фиркасе (4,6 %, 9 урын), Христиан демократлар фиркасе (4,9 %, 7 урын) һәм «Чын финнар» фиркасе (4,1 %, 5 урын) уза.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү]

Финляндия провинцияләре

Финляндия провинциаль шуралар белән идарә ителгән 20 провинциягә бүленә. Үз чиратында провинцияләр коммуналарга бүленәләр. Аларның саннары берләштерү сәясәтенә күрә даими кыскартыла, 2010 ел башына Финляндиядә 342 коммуна булды.

  1. Лапландия (фин. Lappi / швед. Lappland)
  2. Похьойс-Похьянмаа (фин. Pohjois-Pohjanmaa / швед. Norra Österbotten)
  3. Кайнуу провинциясе (фин. Kainuu / швед. Kajanaland)
  4. Похьойс-Карьяла (фин. Pohjois-Karjala / швед. Norra Karelen)
  5. Похьойс-Саво (Төньяк Саво) (фин. Pohjois-Savo / швед. Norra Savolax)
  6. Этеля-Саво (Көньяк Саво) (фин. Etelä-Savo / швед. Södra Savolax)
  7. Этеля-Похьянмаа (фин. Etelä-Pohjanmaa / швед. Södra Österbotten)
  8. Похьянмаа (фин. Pohjanmaa / швед. Österbotten)
  9. Пирканмаа (фин. Pirkanmaa / швед. Birkaland)
  10. Сатакунта (фин. Satakunta / швед. Satakunda)
  11. Кески-Похьянмаа (фин. Keski-Pohjanmaa / швед. Mellersta Österbotten)
  12. Кески-Суоми (фин. Keski-Suomi / швед. Mellersta Finland)
  13. Варсинайс-Суоми (фин. Varsinais-Suomi / швед. Egentliga Finland)
  14. Этеля-Карьяла (Көньяк Карелия) (фин. Etelä-Karjala, швед. Södra Karelen)
  15. Пяйят-Хяме (фин. Päijät-Häme, швед. Päijänne Tavastland)
  16. Канта-Хяме (фин. Kanta-Häme, швед. Egentliga Tavastland)
  17. Уусимаа (фин. Uusimaa, швед. Nyland)
  18. Итя-Уусимаа (фин. Itä-Uusimaa, швед. Östra Nyland)
  19. Кюменлааксо (фин. Kymenlaakso, швед. Kymmenedalen)
  20. Аланд утраулары (фин. Ahvenanmaa / швед. Åland)

Финляндиянең иң зур шәһәрләре: Хельсинки — 583 549 кеше, Эспоо — 244 474 кеше, Тампере — 211 633 кеше, Турку — 176 242 кеше, Оулу — 139 275 кеше.

Икътисад[үзгәртү]

ТМП үсеше, 1998—2007

Финляндия югары индустриаль илләр рәтенә керә. Дөнья сәнәгатендә аның өлеше зур түгел — 0,4 %, дөнья сәүдәсендә исә 0,8 %. Тулаем милли продукт 2002 елда 140,5 млрд евро тәшкил итә.

Финляндия сәнәгате экспорт һәм сыйфатка нигезләнә. Хай-тек секторы (кесә телефоннар, интернет) мөһим урынны алып тора. Кәгазь җитештерү буенча дөньяда Финляндия беренче. Инфляция түбән. Гомумән, Финляндия икътисады тиз үсә.

Туризм[үзгәртү]

Хельсинкига күренеш

Финляндия туристларында иң зур кызыксыну уяткан шәһәр — ил башкаласы Хельсинки. Башка шәһәрләрне дә туристлар зиярәт итә: Тампере, Турку, Оулу, Куопио һәм Порвоо.

Истәлекле урыннар һәм табигать һәйкәлләре арасында мөһим урынны Аавасакса (Aavasaksa) тавы ала.

Финляндиядә, аеруча Лапландиядә, кышкы туризм бик популяр.

Чыганаклар[үзгәртү]


Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]