Удмуртия
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Удмурт Республикасы Удмуртская Республика Удмурт Республика |
|||||
|
|||||
| Гимн: «Удмурт Республикасы Дәүләт гимны» | |||||
| Ижау | |||||
| 57-нче | |||||
|
- Барлыгы - Су |
42 061 км² [1] 0,6 % |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
1 522 761 кеше (2010) 36 кеше/км² |
||||
|
Тулаем региональ продукт |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
264,5 млрд. сум [2] (2010) 157,0 мең сум |
||||
| Идел буе | |||||
| Урал | |||||
| удмурт теле, рус теле | |||||
|
Республика башлыгы |
Александр Волков | ||||
|
Хөкүмәт рәисе |
Юрий Питкевич | ||||
|
Дәүләт Советы рәисе |
Александр Соловьёв | ||||
| 18 | |||||
| MSK (UTC+4) | |||||
|
Бүләкләр: |
|||||
Удмурт Республикасы —
Русия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль округына керә.
Башкаласы — Ижау шәһәре.
Эчтәлек |
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | РФ субъекты яки дәүләт |
|---|---|
| Төньяк Көнбатыш |
Киров өлкәсе |
| Көнчыгыш | Пермь крае |
| Көньяк | Татарстан |
| Көньяк-көнчыгыш | Башкортстан |
Тарих [үзгәртү]
Моны да карагыз: Вятка губернасы
Урта гасырлар [үзгәртү]
XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар — Мәскәү дәүләт составында иделәр. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, удмуртлар бер дәүләттә икәннәр.
Русия составында [үзгәртү]
XVII–XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче предприятиеләр төзелгән. 1750- һәм 1760-елларда Ижау һәм Воткинск заводлар торгызылган.
1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньякта беренче тимер юл үткәргән иде.
РСФСР составында [үзгәртү]
Вотяк (Удмурт) автономияле өлкәсе [үзгәртү]
Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә барлыкка килгән. Автономия составына элекке Вятка губернасын Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергән. Башта (4.11.1920–2.06.1921) өлкәсенең үзәге Глазовта иде, ләкин 1921 елда ул Ижауга күчерелгән.
1926 елда милли состав [үзгәртү]
- удмуртлар — 52,3 %,
- руслар — 43,3 %,
- татарлар — 2,3 %,
- бисермәннәр — 1,2 %.
1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.
1932 елның 1 гыйнварында исемен Удмурт автономияле өлкәсенә алыштыра.
1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга әйләнгән; 1935–1937 елдларда Киров крае составына керә. 1937 елда Киров өлкәсенең Воткинск, Сарапул, Каракулино һәм Кыяс районнары Удмурт АССРга күчерәләр.
Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 предприятие эвакуацияләнде.
Хәзерге заман [үзгәртү]
1991 елның 11 октябрендә Удмурт АССР Югары Советы республиканың суверенитетын игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституциясе кабул ителде.
География [үзгәртү]
Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.
Климат [үзгәртү]
Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °C җитә, минималь температура –50 °C[3]. Урта ел явымнар саны — 500–600 мм.
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Нефть [үзгәртү]
Респуликада 114 нефть чыганагы бар. Запаслар — 300 млн. т.
Торф [үзгәртү]
Удмуртияда 619 торф чыганагы бар, 204,7 млн. т гомуми запас белән.
Гидрография [үзгәртү]
| Исеме | Озынлыгы (км) | Бассейн мәйданы (км²) |
|---|---|---|
| Чулман | 2032 | 522000 |
| Нократ | 1370 | 129000 |
| Чүпче | 501 | 20400 |
| Көлмез | 270 | 17240 |
| Иж | 270 | 8510 |
| Сива | 206 | 4870 |
| Вала | 196 | 7360 |
Республика территориясендә 600 тан артык буалар, аларның иң зурысы — Ижау буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта —- Воткинск сусаклагычы белән юыла.
Халык [үзгәртү]
Моны да карагыз: Удмуртия халкы
Милли состав:
| Милләт | 1939[4], % | 1959[5], % | 1970[6], % | 1979[7], % | 1989[8], % | 2002[9], % | 2010[10], % |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Руслар | 55,7 | 56,8 | 57,1 | 58,3 | 58,9 | 60,1 | 62,2 |
| Удмуртлар | 39,4 | 35,9 | 34,2 | 32,1 | 30,9 | 29,3 | 28,0 |
| Татарлар | 3,3 | 5,3 | 6,1 | 6,6 | 6,9 | 6,9 | 6,7 |
Торак пунктлар [үзгәртү]
| Урын | Шәһәр | Удмуртча исеме | Халык саны | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Ижау | Иж | 627 734 | |||||||
| 2 | Сарапул | Сарапул | 101 381 | |||||||
| 3 | Воткинск | Вотка | 99 022 | |||||||
| 4 | Глазов | Глаз | 95 854 | |||||||
| 5 | Можга | Можга | 47 961 | |||||||
| 6 | Игра | Эгра | 20 737 | |||||||
| 7 | Ува | Ува | 19 984 | |||||||
| 8 | Балезино | Балезино | 16 121 | |||||||
| 9 | Кез | Кез | 11 080 | |||||||
| 10 | Камбарка | Камбарка | 11 021 | |||||||
| 11 | Кизнер | Кизнер | 9 536 | |||||||
| 12 | Завьялово | Дэри | 8 986 | |||||||
| 13 | Кече Пурга | Пичи Пурга | 7 711 | |||||||
| 14 | Якшур-Бодья | Якшур-Бӧдья | 7 252 | |||||||
| 15 | Шаркан | Шаркан | 6 614 | |||||||
| 16 | Яр | Яр | 6 596 | |||||||
| 17 | Алнаши | Алнаши | 6 303 | |||||||
| 18 | Вавож | Вавож | 5 816 | |||||||
| 19 | Новый | Новый | 5 742 | |||||||
| 20 | Дебёсы | Дэбэс | 5 720 | |||||||
| [11] | ||||||||||
Административ-территориаль бүленеш [үзгәртү]
Моны да карагыз: Удмуртиянең административ-территориаль бүленеше
Административ районнар [үзгәртү]
Республика буйсынудагы шәһәрләр [үзгәртү]
Икътисад [үзгәртү]
Удмуртия — зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.[13]
Сәнәгать [үзгәртү]
Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.
Авыл хуҗалыгы [үзгәртү]
Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50 % урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, җитен, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.
Транспорт [үзгәртү]
Автомобиль транспорты [үзгәртү]
Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — Игра — Глазов), Р322 (Ижау — Сарапул).
Һава транспорты [үзгәртү]
Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.
Тимер юл транспорты [үзгәртү]
Төп линияләр: Казан — Әгерҗе — Екатеринбург, Киров — Балезино — Пермь, Ижау — Воткинск, Люкшудья — Көлмез[14]
| Глазовда тимер юл вокзалы. | Можгада тимер юл вокзалы. | Балезинода тимер юл вокзалы. | Сарапулда тимер юл вокзалы. |
Спорт [үзгәртү]
Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Русиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/free/b10_107/IssWWW.exe/Stg//%3Cextid%3E/%3Cstoragepath%3E::%7Ctab1-01-09.xls
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls
- ↑ http://www.izh2.ru/izhevsk/klimat.php
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1939 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Муниципальные образования УР
- ↑ http://www.udminvest.ru/prezentaciya_udmurtskoj_respubliki/ekonomicheskij_potencial?PHPSESSID=c5f86ba1012d2b6bce035048b26d668d
- ↑ http://www.udmurt.ru/region/transport/zhel_dor/gzhd.php
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Ижау | Сарапул | Воткинск | Глазов | Можга | Камбарка | ||
| Районнар: Алнаши районы | Балезино районы | Вавож районы | Воткинск районы | Глазов районы | Грахово районы | Дебёсы районы | Завьялово районы | Игра районы | Камбарка районы | Каракүл районы | Кез районы | Кече Пурга районы | Кизнер районы | Киясово районы | Красногорское районы | Можга районы | Сарапул районы | Селты районы | Сюмси районы | Ува районы | Шаркан районы | Юкамен районы | Якшур-Бодья районы | Яр районы | ||
| Башка мәкаләләр:: Административ-территориаль бүленеше | Байрак | Герб | Гимн | Халык | ||
|
|
|---|
|
|
|---|
| Адыгея | Алтай | Башкортстан | Бурятия | Дагстан | Ингушетия | Кабарда-Балкария | Калмыкия | Карачай-Чиркәсия | Карелия | Коми | Мари Ил | Мордовия | Татарстан | Төньяк Осетия | Тыва | Удмуртия | Хакасия | Чечня | Чуашия | Якутия |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |