Грахово районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Грахово районы
Грахово районы гербы
Грахово районы картасы
Үзисем урыс. Граховский район
удм. Грах ёрос
Өлкә Удмуртия
Нигезләнгән 15 июль 1929
Башкала Грахово
район башлыгы Сабуров Владимир Тимофей улы
Телләр удмурт, урыс
Халык саны 9 354[1] (2010)
Тыгызлык 9,7 кеше/км²
Мәйдан 968 км²
UTC MSK (UTC+4)
Сайт http://grahovo.udmurt.ru/

Грахово районы (рус. Граховский район, удм. Грах ёрос) — Удмуртиянең көньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Грахово авылы.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк-көнбатыш Кизнер районы
Төньяк Можга районы
Көнчыгыш Алнаши районы
Көньяк Татарстан (Алабуга районы, Менделеевск районы)

Районның көчыгыш өлеше Можга калкулыгында урнаша.

Тарих[үзгәртү]

Район 1929 елның 15 июлендә элекке Можга өязенең Грахово, Троцкое һәм Можга волостьларның 21 авыл советыннан төзелә. 1935 елда район составыннан Бемыж районы аерылып чыгарыла. 1963 елда Кизнер һәм Грахово районнары Кизнер авыл районына берләшәләр, 1965 елда район яңадан торгызылган.

Халык[үзгәртү]

1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
16 401 13 754 11 699 10 879 9 354

Милли состав: удмуртлар — 36,6 %, урыслар — 42,3 %, марилар — 10,9 %, керәшен татарлары - 6,1 %, чуашлар - 3,3 % (2002 җанисәбе буенча).

Административ бүленеш[үзгәртү]

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык саны,
кеше[7]
(2007 ел)
Мәйдан,
га
Верхнеигринское авыл җирлеге Верхняя Игра 5 1271 8 974
Грахово авыл җирлеге Грахово 1 3647 801
Каменное авыл җирлеге Каменное 4 797 5 846
Котловка авыл җирлеге Котловка 5 600 26 365
Лолошур-Возжи авыл җирлеге Лолошур-Возжи 7 1112 12 985
Новогорское авыл җирлеге Новогорское 10 1112 14 981
Порымозаречное авыл җирлеге Грахово 4 1306 15 543
Иске Ятчи авыл җирлеге Иске Ятчи 5 715 11 279

Социаль инфраструктура[үзгәртү]

Мәгариф системасы үз эченә 20 мәктәп һәм 18 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә һәм 25 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 26 авыл клубы, 17 китапханә һәм бер стадион эшли.

Икътисад[үзгәртү]

Икътисад нигезе - авыл хуҗалыгы.

Танылган шәхесләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]