Селты районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Селты районы
Селты районы гербы
Селты районы картасы
Үзисем урыс. Селтинский район
удм. Сьӧлта ёрос
Өлкә Удмуртия
Нигезләнгән 15 июль 1929
Башкала Селты
район башлыгы Чайников Николай Леонид улы
Телләр удмурт, урыс
Халык саны 11 367 [1] (2010)
Мәйдан 1884 км²
UTC MSK (UTC+4)
Сайт http://selty.udmurt.ru/

Селты районы (рус. Селтинский район, удм. Сьӧлта ёрос) — Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәгеСелты авылы.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк Красногорское районы
Төньяк-көнчыгыш Игра районы
Көнчыгыш Якшур-Бодья районы
Көньяк-көнчыгыш Ува районы
Көньяк-көнбатыш
Көнбатыш
Сюмси районы
Төньяк-көнбатыш Киров өлкәсе


Район җире аша 34 елга ага, иң эресе — Көлмез.

Тарих[үзгәртү]

Селты районы 1929 елның 15 июльдә Ижау өязенең Копки, Селты һәм Олы Зятцы волостьларның 21 авыл советыннан төзелә. 1932 елда, Яңа мултан районы ликвидация аркаснында, аның өлешләре (11 авыл совет) район состаына ташырыла. Өч ел үткәч, район кечерәя һәм Селты, Ува һәм Олы Зятцы районнарына бүленә. 1963 елда район юкка чыгарыла, ә аның территория Ува авыл районы (рус. Увинский сельский район) һәм Игра сәнәгать районы (рус. Игринский промышленный район) арасында бүленгән. 1965 елда район яңандан барлыкка килә.

Халык[үзгәртү]

1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
19 918 16 887 15 050 13 335 11 367

Милли состав: удмуртлар — 57,8 %, урыслар — 40,2 % (2002 җанисәбе буенча).

Административ бүленеш[үзгәртү]

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык саны[7]
кеше
(2010 ел)
Мәйдан,
га
Валамаз авыл җирлеге Валамаз 4 263 30023
Көлмез авыл җирлеге Селты 12 1010 38451
Копки авыл җирлеге Копки 13 972 51541
Колесур авыл җирлеге Колесур 10 1064 12650
Яңа Монья авыл җирлеге Яңа Монья 11 1089 11117
Селты авыл җирлеге Селты 1 5726 1121
Сюромошур авыл җирлеге Сюромошур 8 577 12560
Узи авыл җирлеге Узи 5 539 7085
Халды авыл җирлеге Халды 8 578 23826

Социаль инфраструктура[үзгәртү]

Мәгариф системасы үз эченә 10 мәктәп, 11 балалар бакчасы һәм №49 профессиональ училищесы ала. Өстәмә белем учреждениелар: балалар сәнгать мәктәбе һәм спорт мәктәбе. Медицина ярдәмне ике хастаханә һәм 17 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 15 мәдәният йорты, 13 китапханә һәм бер музей эшли.

Икътисад[үзгәртү]

Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Моны да каргыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]