Киров өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты
Киров өлкәсе
Кировская область
Flag of Kirov Region.svg Coat of arms of Kirov Region.svg
Байрак Герб

Kirov in Russia.svg

Башкала

Киров

Мәйдан

30-нче

- Барлыгы

- Су

120 374 км²[1]

0,5%

Халык саны

36-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

1 341 265 кеше (2010)

11 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

50-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

166,2 млрд. сум [2] (2010)

107,2 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Идел-Нократ

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Никита Белых[3]

Законнар чыгару Җыелышы рәисе

Алексей Ивонин[4]

РФ субъекты коды

43

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Бүләкләр:

Leninorder.svg

Ки́ров өлкәсе́Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км².

Өлкә үзәге – Киров шәһәре.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми Республикасы, Архангельск өлкәсе
Көнчыгыш Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасы
Көньяк Татарстан, Мари Ил
Көнбатыш Вологда өлкәсе, Кострома өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе

Рельеф[үзгәртү]

Өлкәсенең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.

Гидрография[үзгәртү]

Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.

Климат[үзгәртү]

Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм.

Табигать байлыклары[үзгәртү]

Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.

Киров өлкәсендә Аурупада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша.

Тарих[үзгәртү]

Моны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае

Хәзерге Киров өлкәсенең территориясендә Вятка иле XII-XV гасырларда булса да, славяннар бу җирләрдә күпләп XIV гасырның икенче яртысында урнашташтыра башладылар. Бу җирләрнең төп халыклар фин-угыр һәм төрки кабиләләре иде.

1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында иделәр. 1929—1934 елда Түбән Новгород өлкәсе (1929 елның июленнән - Түбән Новгород өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында иде. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.

Халык[үзгәртү]

Моны да карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары

Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)

2002 ел

Торак пунктлары[үзгәртү]

Киров өлкәсенең эре шәһәрләре

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Киров, Лепсе мәйданы
Киров

1 Киров 473 668 11 Белая Холуница 11 232
2 Кирово-Чепецк 80 920 12 Зуевка 11 198
3 Нократ Аланы 35 159 13 Кирс 10 420
4 Слободской 34 462 14 Уржум 10 213
5 Котельнич 24 979 15 Вахруши 9 715
6 Омутнинск 23 618 16 Нолинск 9 556
7 Яраң 17 252 17 Малмыж 8 265
8 Советск 16 592 18 Оричи 7 962
9 Сосновка 11 960 19 Мурыгино 7 665
10 Луза 11 262 20 Восточный 7 223
2010 елның җанисәбе буенча


Административ бүленеше[үзгәртү]

Kirov oblast city.svg

Районнар

Шәһәр округлары:

Икътисад[үзгәртү]

Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү]

Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.

Транспорт[үзгәртү]

Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.

Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Русиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү]