Карачай-Чиркәсия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Karachay Cherkess03.png

Карачай-Чиркәс Республикасы (Карачай-Чиркәсия, рус. Карачаево-Черкесская Республика, карач.-балк. Къарачай-Черкес Республика, кабард.-чирк. Къэрэшей-Шэрджэс Республикэ) — Русия Федерациясенә керүче республика (дәүләт), Русия Федерациясенең субъекты. 1922 елның 12 гыйнварда барлыкка килгән. Башкаласы — Чиркәс шәһәре.

Мәйданы — 14,1 мең км². Халык саны — 427 мең кеше (2010): карачайлар (38,5 %), руслар (38,6 %), чиркәсләр (11,3 %), абазиннар (7,4 %), нугайлар (3,4 %) һ.б. Шәһәр халкы 44,1% тәшкил итә. Нефть химиясе, химия, азык-төлек, җиңел, машиналар төзү, металл эшкәртү, агач эшкәртү, күмер, тау-руда сәнәгатьләре.

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: