Карачайлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Карачайлар
Үз аталышы: къарачайлыла, таўлула
Гомуми саны: 220 меңгә якын
Таралышы: Русия (Карачай-Чиркәсия, Ставрополь крае, Кабарда-Балкария)
Тел: Карачай-балкар теле
Дин: Ислам
Якын халык: Балкарлар

Карача́йлар (карач.-балк. къарачайлыла, таўлула) — Төньяк Кавказда яшәүче төрки телле халык. Балкарлар белән бергә бердәм карачай-балкар халкын тәшкил итәләр. Карачай-Чиркәсиянең төп халкы.

Русиядән башка шулай ук Төркиядә, Сүриядә, Мисырда, Аурупа дәүләтләрендә һәм АКШда Төньяк Кавказны XIX гасырда калдырып китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир-карачайлар яши.

[үзгәртү] География

Карачай таулары

Карачайлар Үзәк Кавказның тарлавыкларында һәм тау битләрендә, Кубань, Зеленчук, Кума елгалары үзәнлекләрендә көн күрәләр.

Кисловодск, Черкесск һәм Ставрополь кебек шәһәрләрдә шактый күп карачайлар яши.

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә