Месхет төрекләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Месхет төрекләре
Үз аталышы: төрки
Гомуми саны: 260-280мең кеше
Таралышы: Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Украина, Русия.
Тел: Төрек теленең диалекты
Дин: Ислам
Якын халык: Төрекләр башка Төрки халыклар

Месхет төрекләре (төр. Ahıska Türkleri, груз. თურქი მესხები) – Грузиянең Месхетия төбәгеннән чыккан төркиләр. Хәзерге вакытта өлешчә Төркиядә һәм нигездә элеккеге СССР дәүләтләрендә сибелеп яшиләр. Гомум саннары якынча 300 мең. Дингә ышанучылар арасында күпчелеге сөнни мөселманнар.

Килеп чыгышлары буенча ике теория яшәп килә:

  • төрки теория. Бу теория буенча месхет төрекләренең күпчелеге (якынча 80%) - этник төрекләр булган иген игүчеләр һәм азәрбайҗанча сөйләшүче көтү көтүчеләр нәселеннән, калган өлеше (якынча 20%) исә грузиннар һәм әрмәннәр (хемшиллар) нәселеннән дип санала.
  • грузин теориясе: месхет төрекләренең күпчелеге - берникадәр төрек, азәрбайҗан һәм, мөгаен, әрмән (хемшил) каны катнашкан XVIIXVIII гасырларда төрекләшкән Месхетия грузиннары нәселеннән.