Нугайлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нугай (ногай)
нуг. ногай
Нугайларның байрагы
Үз аталышы: ногай
Гомуми саны: 103 660
Таралышы: Дагстан, Ставрополь төбәге, Карачай-Чиркәс Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Чичәнстан
Тел: нугай һәм рус теле
Дин: ислам
Якын халык: татарлар, казакълар, каракалпаклар

Нугайлар (яки ногайлар, үз аталышы ногай) — төрки халык. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керүче нугай телендә сөйләшәләр. Саннары — Русиядә 103 660 кеше.

Диннәре—Ислам диненең сөнниләр юнәлешенә инану.

Тарих[үзгәртү]

Алтын Урданың Төньяк Кавказдан, Каспий, Аралдан башлап Дунайга кадәр сузылган өлешенең хакиме Чыңгызхан улы Жучинең оныгы гаскәрбашы унмеңбашы Нугай бәк була. Аның хакимлеге астында яшәгән төрки халыклар үзләрен нугай кешеләре, нугайлылар, нугайлар дип атап йөртә башлыйлар. Башка халыклар да аларны шулай дип атый башлый.

1391 елда Алтын Урда ханы Туктамыш хан гаскәрләре Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә, бу сугышта Туктамышның элекке әмире, соңыннан аның дошманы Идегәй дә Тимер ягында үз гаскәре белән катнаша (Туктамыш—Идегәй арасындагы көрәш мәшһүр "Идегәй" дастанында бәян ителгән). Бу җиңүдән соң Идегәй үз туган йортына, МангыткаИдел белән Җаек арасындагы төбәгенә кайта һәм тарихчылар әйтүенә караганда [1], анда, Алтын Урдадан аерылып, аерым дәүләт төзи; ул Нугай Урдасы дип атала, чөнки бу төбәк элекке Нугай җирләрендә булган һәм бу җирдәге төркиләр үзләрен нугайлылар дип атап йөрткәннәр.

Бу атама соңыннан этноним булып киткән. "Нугай" сүзе Алтын Урда таркалып, берничә ханлыкларга (Әстерхан, Казан, Кырым һ. б.) бүленгәч тә халык телендә кулланышта йөри: Әстерхан нугайлары, Кырым нугайлары (Кырымның төньягындагы татарлар).

Үзбәкләр, казакълар татарларны бүген дә "нугай" дип атыйлар.

Нугай Урдасы соңыннан үзе дә башында морзалар торган берничә олысларга бүленеп китә. (Шундый нугай морзаларыннан берсе Йосыф морзаның кызы Сөембикә Казан ханы Җангалинең, аннан соң Сафагәрәй ханның хатыны була.)

"Нугай" атамасы башка төрки ханлыкларда (Казан, Касыйм, Себер, Әстерхан, Төньяк Кырым) соңыннан "татар" этнонимы белән алыштырылса да, Төньяк Кавказ, Каспий буе төрекләрендә ул хәзергәчә сакланып калган.

Таралыш[үзгәртү]

Алар төрле төбәкләрдә: Ставрополь краенда, Дагстан, Чечен, Ингуш республикаларында, Карачай-Чиркәс автономияле өлкәсендә сибелеп яшиләр.

Аларның соңгы тарихы үзләре яшәгән төбәкләрдәге халыклар язмышына бәйле. Мәсәлән, Кавказның (Дагстаннан башка) өлкәләрендә яшәгән "вак-төяк" халыклар белән бергә, "халыклар дусты" Сталинның приказы белән 1944 елда нугайлар да үз җирләреннән депортацияләнә —төрле якларга сөрелә. Күбесе юлда һәм сөрген урыннарында ачлыктан, җәфалыктан һәлак була. 1957 елда алар да реабилитацияләнә һәм исән калганнары үз йортларына кайталар.

Халыкларның санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча (1989) элекке СССР территориясендә яшәүче нугайларның гомуми саны 75 181 дип күрсәтә. Ә 2010 елга 103 660 кеше.

Нугай теле[үзгәртү]

Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик-фонетик яктан үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле.

Аларның телләреннән алынмалар күп, хәтта алар теленә күчү дә бар.

Әйтик, Әстерхан нугайларының әдәби теле — татар теле, Дагстаннын Хәсәу-Йорт, Баба-Йорт районнарында яшәүчеләрнең әдәби теле—кумыкныкы. Гомумән алганда, нугай теле кыпчак төркеменә кергән башка телләрдән лексик, грамматик яктан әллә ни аерылмый, шулай да фонетик яктан төрек һәм үзбәк каракалпак телләренә якын: акыкат—хакыйкать, умер—гомер, таала—тәгалә, саат—сәгать.

Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә: узнугай (Ставрополь нугайлары), каранугай (Дагстан нугайлары), акнугай (Карачай нугайлары). Алар бер-берсеннән кайбер фонетик үзенчәлекләр белән генә аерыла.


Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. А. Халиков, М. Сәфәргалиев.