Чыңгызхан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыңгызхан latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Чыңгызхан
Туган телдә исем Чингис хаан
Туган 1155 яки 1162
Делюн-Болдок[d], Всемонгольское государство[d]
Үлгән 25 август 1227(1227-08-25)
Иньчуань[d], Си Ся[d]
Үлем сәбәбе падение с лошади[d]
Ватандашлыгы Монгол империясе
Һөнәре гаскәр башлыгы, хаким
Җефет Бортэ[d], Хулан[d], Гурбесу[d], Есуй[d], Есүгән, Чахэ[d], Princess Qiguo[d], Хадаан[d] һәм Ибаха-беки[d]
Балалар Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй
Ата-ана
Кардәшләр Джочи-Хасар[d], Бектер[d], Бельгутей[d], Хачиун[d], Тэмуге[d] һәм Темулун[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Монгольское завоевание Хорезма[d], Монгольско-цзиньская война[d], Битва при Далан-Балджутах[d], Сражение у хребта Ехулин[d], Битва на реке Инд (1221)[d] һәм Монгольское завоевание Си Ся[d]

 Чыңгызхан Викиҗыентыкта

Чыңгыз яисә Чыңгызха́н (монг. Чингис хаан [tʃiŋɡɪs χaːŋ], үзисем – Тимерче, Темуҗин, tat.lat. Çıñğızxan) (1155 яки 1162 — 25 август, 1227) — Монголия hәм бөтен Урта Ауразия (шул заманда - Бөек Татар иле, лат. Tataria Magna) кабиләләрен hәм халыкларын берләштереп дөнья тарихындагы иң зур империя төзүче иң атаклы, беренче патша (хан, император). Хәзерге дөньядә Чыңгыз токымына караган 16 млн тирәсе кеше яши дип баралар, алар арасында - казакълар, татарлар, руслар, кытайлар, монголлар hәм башка халыклар бар.

Үз гаскәрләре белән Чыңгызхан Кытай, Урта Азия җирләрен басып алган. Монгол империясен нигезли һәм аның беренче ханы була.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тууы һәм егет чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Онон елгасы, Темуҗин туып үскән урыны

Темуҗин Монгол кәбиләсендә Бурхан Халдун тавы, Онон һәм Керулен елгалары эргәсендә, Монголиянең хәзерге башкаласы Улан-Батордан ерак түгел урында туа. Аның туу вакыты ачык түгел, төрле чыганакларда төрле даталар күрсәтелгән - Рашид-ад-Дин язылган Мэн-да бэй-лу китабы буенча, ул 1155 елда туган, «Юань дәүләтнең династияләре»ндә 1162 ел билгеләнгән. Монгол тарихы китабы буенча, ул кулында кан төерә белән туа, бу аның киләчәктә зур юлбашчы булыуына күрсәткән. Аның атасы Есугейтайчиут кабиләсе нойоннарының берсе - һәм шулай итеп Оэлунның тәүге улы була.

Эчке сугышлар - Даланы берләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1200 тайчиут һәм меркит кабиләләренә каршы сугышкан.

1202 татарларга каршы канлы сугыш оештырган. Җиңгәннән соң Темуҗин бөтен татарларны юк итәргә боерган (тәгәрмәчтән түбәнрәк булган балалардан тыш). Шулай итеп Темуҗин әтисенең үлеме өчен үч алган.

1203-1205 елда эчке сугышлар нәтиҗәсендә Темуҗин җиңеп бөтен даланы берләштергән.

1206 курултайда Темуҗин бөек хан Чыңгызхан итеп игълан ителгән.

1206 елда Яса кануннарын кабул иткән.

Буйсындыру сугышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыңгызхан тарафыннан буйсынган җирләр, 1227 ел

1207-1211 елда урман кабиләләренең җирләрен, Себер халыкларын буйсындырып, аларны ясак түләткән.

1207 елда тангыт дәүләте - Си-Ся - буйсындырылган, 1213 елда Цзинь Кытай дәүләтенә һөҗүм иткән, 1214 елда Шәндүнгә кадәр килеп җиткән.

1218 елда Урта Азиянең Җидесу җирләрен, 1223 кадәр бөтен Үзәк Азияне диярлек буйсындырган.

1223 елда Калка елгасында монголлар рус-кыпчак гаскәрен тар-мар иткән, соңрак Идел буе Болгары дәүләтенә юнәлгән, ләкин анда [Сарык сугышы] нда Чыңгыз хан һәм аның гаскәрләре җиңелгән, шулай итеп Идел болгарлары Чыңгызханның Көнбатыш һөҗүмен туктатканнар.

Үзәк Азиядән кайтканда 1227 елда Чыңгызхан үлгән. Күмелү урыны табылмаган.

Чыңгызханның уллары - Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй - империянең варислары булып калганнар. Аның оныгы - Җүчинең улы - Бату хан Чыңгызханның буйсындыру сәясәтен көнбатышта дәвам иткән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чингисхан // Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 4 томах. — СПб., 1907—1909.
  • Чингисхан // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ата-Мелик Джувейни. Чингисхан. История Завоевателя Мира = Genghis Khan: the history of the world conqueror / Перевод с текста Мирзы Мухаммеда Казвини на английский язык Дж. Э. Бойла, с предисловием и библиографией Д. О. Моргана. Перевод текста с английского на русский язык Е. Е. Харитоновой. — М.: «Издательский Дом МАГИСТР-ПРЕСС», 2004. — 690 с. — 2000 экз. — ISBN 5-89317-201-9
  • Мэн-да бэй-лу («Полное описание монголо-татар») / Перевод Н. Ц. Мункуева. — М.: Наука, 1975.
  • Переводы из «Юань ши» (фрагменты) // Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ: ЛЮКС, 2005. — С. 432—525. — ISBN 5-17-027916-7.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского Л. А. Хетагурова, редакция и примечания профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 1.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского О. И. Смирновой, редакция профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 2.
  1. 1,0 1,1 Китайская биографическая база данных