Монгол теле
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| Монгол теле | |
|---|---|
| Илләр: | Монголия, Кытай, Рәсәй, Кыргызстан |
| Төбәкләр: | Урта Азия, Ерак Көнчыгыш |
| Дәрәҗә: | |
| Тел гаиләсе: | Алтай телләре
|
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | Монгол Республикасы |
| Күзәтүдә тора: | - |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | mn |
| ISO 639-2 | mon |
| SIL | - |
| Проект:Телләр | |
Монгол теле (Монгол хэл) – бу төшенчә Монголиянең монголлары телен вә барча Монгол төркеме телләрен аңлата. Моннан тыш "Монгол теле" термины белән шулай ук борынгы гомуми Монгол телен һәм иске язудагы Монгол телен атыйлар.
[үзгәртү] Монгол теле тар мәгънәдә
Монголиянең төп халкы булган монголларның, Кытайдагы Эчке Монголия һәм башка провинцияләрдә яшәүче монголларның төп аралашу теле. Төп диалект буенча гадәттә халха-монгол яки халха кенә дип атала.
Халха-монгол теленең әдәбият нормасы һәм Монголиянең дәүләт теле статусы бар. Бу телдә сөйләшүчеләр саны 2,3 млн. кеше чамасы (1995). Халха диалекты монгол теле диалектларының үзәк төркеменә керә. Шулай ук көнчыгыш һәм көнбатыш диалекталь группалар да аерыла. Диалектлар арасындагы аермалар нигездә фонетикада ята.
Монголиянең милли теле буларак Монгол халык революциясеннән (1921) соң халха диалекты нигезендә төзелә башлады. 1943 елдан башлап аның язуда кирил әлифбасы кулланыла башлый.
[үзгәртү] Монгол телләре төркеме
Халха-монгол теле белән монгол язуы теле монгол телләре төркеменә керә. Бу төркем түбәндәге төркемнәргә бүленә: Төньяк-Монгол телләре: бурят, калмык, ордос, хамниган, ойрат; Көньяк-Монгол телләре: дагур, шира-югур, дунсян, баоань, ту; Әфганстандагы могол теле башкалардан нык аерылып тора. Бу телләр бер-берсенә бик якын.
Төзелешләре буенча алар флективлык элементлары белән агглютинатив телләр буларак саналалар.
[үзгәртү] Тарихи монгол телләре
| Бу дөнья телләре турында төгәлләнмәгән мәкалә. Сез, аны тулыландырып, проектка булыша аласыз. |