Казан ханлыгы
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| Казан ханлыгы قازان خانليغى Qazan Xanlığı Казан Ханлыгы |
|||||||
|
|||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
|||||||
| Башкала | Казан | ||||||
| Зур шәһәрләр | Казан, Арча | ||||||
| Тел(ләр) | татар теле | ||||||
| Дин | Ислам | ||||||
| Акча берәмлеге | тәңкә | ||||||
| Мәйдан | 750 000 км² | ||||||
| Идарә итү төре | монархия | ||||||
Казан ханлыгы – 1438–1552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг Мөхәммәд хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән мари халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә марилар татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.
Эчтәлек |
[үзгәртү] География
[үзгәртү] Ханлык территориясе
- Идел буе Болгары
- Мишәр җирләре
- Бөек Пермьның көньягы
- Коми иле
[үзгәртү] Елгалар
Төп елгалар булып Идел, Чулман, Нократ саналган.
[үзгәртү] Шәһәрләр
Төп калалар:
- Казан
- Арча
- Кашан
- Җүкәтау
- Чаллы
- Алат
[үзгәртү] Телләр
[үзгәртү] Этник состав
Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар булган.
Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә көрәшергә тиеш булганнар.
Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.
Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.
[үзгәртү] Социаль состав
Казан җәмгыятендә зур көчкә руханилар һәм аксөякләр ия булган. Диван составына кергән карачылар һәм әмирләр зур биләмәләр, байлык хуҗалары булган. Казан аксөякләренең калган группаларына бәкләр һәм морзалар кергән.
Зур җир биләмәләре белән бүләкләнгән һәм кайбер ясаклардан азат ителгән кешеләрне тарханнар дип атаганнар.
Калган группаларга эшчеләр һәм крестьяннар кергән.
[үзгәртү] Дәүләт төзелеше
Дәүләт җитәкчесе булып Чыңгыз нәселеннән булган хан торган. Аның якын киңәшчеләре – әмирләр гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Шура (диван) ханның хакимиятен рәсми рәвештә генә булса да тыеп тоткан. Еш кына ханнар дошманлашып торган татар партияләре кулларында бары уенчык булып кына торганнар. Диван киңәшмә орган булып торган. Карача вазыйфасы нәселдән-нәселгә күчкән. Казан ханлыгында 4 нәсел әгзалары карача була алганнар.
Шулай ук корылтай да булган. Ул иң авыр вакытларда гына җыелган. Анда 3 төп катлау катнашкан: руханият, гаскәриләр һәм җир крестьяннар.
Олыслар белән бәкләр һәм морзалар идарә иткән. Казан ханлыгында монгол дәүләтеннән үк калган дәүләт төзелеше яшәгән, күп санлы чиновниклар булган.
Дәүләт эшендә руханият та актив катнашкан. Алар зур җир биләмәләренә ия булганнар.
[үзгәртү] Дин
Казан ханлыгының төп дине булып Ислам саналган. Мөселманнар белән сәид җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәидләрнең берсе – Кол-Шәриф, ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда , Казан ханлыгын яклап , һәлак булган.
Казан ханлыгында муллалар, хафизлар, имамнар, дәрвишләр булган.
[үзгәртү] Икътисад
Ханлыкта авыл хуҗалыгы зур үсеш алган булган. Аның халкы бодай, тары, карабодай үстергән. Урманлы якларда аучылык, сулыкларда балыкчылык таралган була. Урманнарда умартачылык зур уңышка ирешкән булган. Шулай осталар тире эшкәртү белән шөгылләнгән.
Ханлык халкының икенче төп эше булып сәүдә торган. Идел буе борынгы заманнардан ук сәүдә белән шөгылләнәгән һәм илнең географик урыны да моңа ярдәм иткән.Дәүләт Русия, Фарсы иле, Төркестан белән зур сәүдә эшләре алып барган. Шәһәр халкы балчыктан, агачтан төрле әйберләр ясап, аларны Үзәк Азия һәм башка ил халыкларына саткан.
[үзгәртү] Хәрби көчләр
Казан ханлыгы төзелгәнче казан татарларының хәрби көчләре начар хәлдә була. Русия белән сугышларда татарлар, тыныч халык булу сәбәпле, вакыт-вакыт, ниндидер бәрелешләр белән генә чикләнгәннәр. Шулай да Казан ханлыгында көчле атлы гаскәр булган. Татарлар засадалар эшләргә оста булганнар. Соңга таба ханлыкның артилериясы да булдырыла.
[үзгәртү] Мәскәү дәүләте белән аралашу
Мәскәү дәүләте еш кына Казан ханлыгы эшләренә тыкшынган. Мәскәү тәхеткә Касыйм ханның утыруын теләгән , чөнки ул Мәсәү яклы булган, һәм аның тхеткә бераз хокукы да булган. Берничә тапкыр бу эш килеп чыккан, ләкин татарлар ул ханны гел тәхеттән бәреп төшергәннәр. Ахыр чиктә, ханлыкның соңгы елларында Касыймның оныгы Шаһ-Галины хан итергә теләгәннәр, ләкин аны да халык Казаннан куган.
[үзгәртү] Казанның алынуы
Казан ханлыгы эшләренә тыкшынып караганнан соң, Явыз Иван Казанны яулап алырга була, һәм бер-бератлы3 сугыш башлый. Өченчесендә, 1552 нче елда Казан ханлыгы 1 ай камалганнан соң, җиңелә һәм дәүләт буларак юк ителә.
[үзгәртү] Казан ханнары
|
|
|---|
| Олуг-Мөхәммәт | Мәхмүд | Хәлил | Ибраһим | Илһам | Мөхәммәт-Әмин | Мамык | Габдел-Ләтыйф | Шаһгали | Сәхиб-Гәрәй | Сафа-Гәрәй | Җангали | Үтәмеш-Гәрәй | Ядегәр-Мөхәммәт |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |

