Хәзәр каһанлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәзәр каһанлыгы latin yazuında])
Хәзәр каһанлыгы
юкка чыккан

 

650 ел — 969 ел



 

Мөһер
Башкала Сәмәндәр, Идел
Тел(ләр) Хәзәр теле
Дин яһүдилек, ислам, тәңречелек
Халык Хәзәрләр
Каһан

Хәзәр каһанлыгы (650969) — күчмә хәзәр халкы барлыкка китергән урта гасыр дәүләте.

Көнбатыш төрки каһанлыктан аерылып чыга. Кавказ алдындагы, Иделнең түбән һәм урта агымындагы, бүгенге төньяк-көнбатыш Казахстан территорияләрен, Азак диңгезе буйларын, Кырымның көнчыгыш өлешен һәм Көнчыгыш Аурупаның Днепрга кадәрге далалы һәм урманлы далалы җирләрен идарәсе астында тота торган була.

Дәүләтнең үзәге бүгенге Дагстанның диңгез буе җирләрендә урнашкан була, соңрак Иделнең түбән агымына күчә. Идарә итүче элитаның бер өлеше Яһүд динендә була.

Варислар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы тикшерүләр буенча хәзәрләрдә R1a-Z93 ДНК һаплотөркеме табылган (казу эшләре хәзәр курганнарында үткәрелгән), әлеге ДНК һаплотөркеме күбесенчә татарларда, карачай-балкарларда, башкортларда, пуштуннарда, кыргызларда очрый, бүгенге яһүдләрдә очрамый. Шулай итеп, хәзәрләрнең Көнбатыш Төрки каһанлыгыннан чыкканы һәм заманча татар-башкорт, карачай-балкар кардәшлеге исбатланган [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]