Төмән өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты
Төмән өлкәсе
Тюменская область
Flag of Tyumen Oblast.svg Coat of arms of Tyumen Oblast.png
Байрак Герб

Tyumen in Russia (+Khanty-Mansi +Yamalo-Nenets hatched).svg

Башкала

Төмән

Мәйдан

3-нче

- Барлыгы
- Су

1 435 200 км² [1]
1,4 %

Халык саны

10-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

3 395 216 кеше (2010)[2]

2,4 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

2-нче

- Барлык, агымдагы бәядә
- Кеше башына

3 292 млрд. сум [3] (2010)

969,9 мең сум

Федераль округы

Урал

Икътисади районы

Көнбатыш Себер

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Владимир Якушев

Вице-губернатор

Сергей Сарычев

Төмән өлкәсе Думаның Рәисе

Сергей Корепанов

РФ субъекты коды

72

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Төмән өлкәсе (рус. Тюменская область) — Русиянең субъекты, Көнбатыш Себер районында урнашкан. Мәйданы 1 435,2 мең км². Халык исәбе 3 430 мең (2010). Шәһәрдә — 91 %. Үзәге — Төмән шәһәре. Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары керә. Көнбатыш Себер тигезлегендә урнашкан.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Русия субъекты яки дәүләт
Төньяк-көнбатыш Архангельск өлкәсе (Ненец автономияле округы)
Көнбатыш Коми Республикасы
Көньяк-көнбатыш Свердловск өлкәсе, Корган өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көньяк-көнчыгыш Омск өлкәсе, Томск өлкәсе
Көнчыгыш Красноярск крае

Төмән өлкәсе Русиянең Азия өлешендә, Көнбатыш Себер тигезлегендә урнаша. Мәйданы буенча Русия субъектлары арасында өченче урында тора.

Кырый нокталары[үзгәртү]

Гидрография[үзгәртү]

Өлкәнең төп елгаларыОб һәм аның кушылдыклары: Иртеш, Тубыл, Зур Юган, Зур Салым, Төньяк Сосьва, Вах, Казым, Полуй; Таз, Пур, Надым.

Климат[үзгәртү]

Өлкәнең төньягында — арктик яки субарктик климат, калган өлешендә — уртача климат. Өлкә территориясенең 40% өлеше Ерак Төньяк районнары һәм аңа тигез булган территориясе дип санала.

Гыйнварның уртача температурасы — -28,9 °С…-16 °С, Июльнең уртача температурасы — +4 °С…+19 °С. Ел эчендә явымнар күләме — 222—580 мм.

Торак пункт Абсолют минимумы, °C Иң салкын айның температаурасы, °C Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C Еллык уртача температурасы, °C Иң җылы айның температурасы, °C Иң җылысы өч айның температурасы, °C Абсолют максимумы, °C Уртача еллык явым-төшем күләме, мм
Няксимволь −51,6 −19,4 −18,0 −1,2 17,4 14,9 36,2 536
Соргыт −55,2 −20,0 −18,8 −1,7 18,2 15,7 34,7 580
Тубыл −51,8 −17,1 −15,9 0,9 18,7 16,9 37,2 476
Төмән −46,1 −14,9 −13,7 2,2 18,8 17,2 38,0 478
Ханты-Мансийск −49,0 −18,9 −17,4 −0,8 18,4 16,1 34,5 530

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы[үзгәртү]

Туфраклар күбесенчә комлы көлсу, комлы һәм торф-сазлы. Кырый төньякта (Ямал һәм Гыда урымутравлары) — тундра туфраклары, төньякта — катыр туфраклар белән болын-кара туфраклар.

Халык[үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү]

Өлкәнең төп халкы — ненецлар, хантлар, мансилар, селькуплар, себер татарлары, казакълар.

Милли состав (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән)

Халык 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  %
руслар 894 008 81,9% 1 141 053 81,2% 1 492 516 79,2% 2 248 254 72,6% 2 336 520 71,6% 2 352 063 69,3%
татарлар 72 306 6,6% 102 859 7,3% 136 749 7,3% 227 423 7,3% 242 325 7,4% 239 995 7,1%
украиннар 17 643 1,6% 25 872 1,8% 79 925 4,2% 260 203 8,4% 211 372 6,5% 157 296 4,6%
башкортлар 282 ~0,0% 1 929 0,1% 9 913 0,5% 41 059 1,3% 46 575 1,4% 46 405 1,4%
әзериләр - ~0,0% 403 ~0,0% 2 645 0,1% 19 455 0,6% 42 359 1,3% 43 610 1,3%
ненецлар 14 828 1,4% 18 769 1,3% 19 008 1,0% 22 619 0,7% 27 965 0,9% 31 621 0,9%
хантлар 17 219 1,6% 19 491 1,6% 18 762 1,0% 20 371 0,7% 26 694 0,8% 29 277 0,9%
чуашлар 7 595 0,7% 16 236 1,2% 19 337 1,0% 31 236 1,0% 30 205 0,9% 25 690 0,8%
белоруслар 8 194 0,8% 10 376 0,7% 16 524 0,9% 49 057 1,6% 35 996 1,1% 25 648 0,5%
алманнар 24 174 2,2% 20 969 1,5% 22 316 1,2% 29 569 1,0% 27 196 0,8% 20 723 0,6%
казакълар 6 371 0,6% 8 868 0,6% 10 196 0,5% 15 682 0,5% 18 639 0,8% 19 146 0,6%
мансилар 5 829 0,5% 7 025 0,5% 6 727 0,4% 7 268 0,2% 10 561 0,3% 11 614 0,3%
комилар 10 177 0,9% 10 606 0,8% 10 728 0,6% 10 912 0,4% 10 555 0,3% 8 469 0,2%
селькуплар 1 255 0,1% 1 751 0,1% 1 704 0,1% 1 632 0,1% 1 857 0,1% 2 065 0,1%
башкалар 12 245 1,1% 19 894 1,4% 38 134 2,0% 112 917 3,6% 196 022 6,0% 382 133 11,3%
барлык 1 092 126 100,0% 1 406 101 100,0% 1 885 184 100.0% 3 097 657 100,0% 3 264 841 100,0% 3 395 755 100,0%

Торак пунктлар[үзгәртү]

Төмән өлкәсе торак пунктлары (Хант-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлардан башка)

Крестовоздвиженская церковь (Тюмень)-2.jpg
Төмән
Tobolsk Kremlin by Dmitry Medvedev.jpg
Тубыл

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Ishim train station, may 2, 2011.jpg
Ишим
Gorskii 04661u.jpg
Ялутор

1 Төмән 510 719 11 Богандинский 9 647
2 Тубыл 92 880 12 Абатское 8 248
3 Ишим 67 757 13 Исәт 7 216
4 Ялутор 36 088 14 Викулово 6 997
5 Заводоуковск 25 674 15 Яркәү 6 969
6 Боровский 15 505 16 Түбән Тәүде 6 754
7 Голышманово 13 510 17 Каскара 6 273
8 Мыс 12 971 18 Казанское 5 889
9 Винзили 11 291 19 Аромаш 5 609
10 Омутинское 9 657 20 Тарманы 5 515
2010 елның җанисәбе буенча[10]


Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү]

Admin-map - Tyumen Oblast.PNG

Районнар[үзгәртү]

1. Абатское районы
2. Армизонское районы
3. Аромаш районы
4. Бердюжье районы
5. Вагай районы
6. Викулово районы
7. Голышманово районы
8. Заводоуковски районы
9. Исәт районы
10. Ишим районы
11. Казанское районы

12. Түбән Тәүде районы
13. Омутинское районы
14. Сладково районы
15. Зур Сорокино районы
16. Тубыл районы
17. Төмән районы
18. Уват районы
19. Упорово районы
20. Юрга районы
21. Ялутор районы
22. Яркәү районы

Шәһәрләр[үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү]

Икътисадының нигезе — нефть һәм газ табу сәнәгате. Нефть чыганаклары — Самотлор, Холмогор һ.б.; газныкы — Уренгой, Ямбург, Медвежья һ.б. Газ эшкәртелә. Машина төзелеше һәм металл эшкәртү (станоклар, приборлар, суднолар, автотрактор һәм тимерчелек прессы җиһазлары, аккумуляторлар һ.б.), урман һәм агач эшкәртү (фанера җитештерү, җыелма өйләр, мебель), химия (пластмасса, химия-фармацевтика продукциясе һ.б.), азык-төлек (балык) һәм җиңел сәнәгать тармаклары үскән. Сургутта ГРЭС-1 һәм ГРЭС-2 эшли. Нефть үткәргечлар: Самотлор–Әлмәт, Самотлор–Самара, Сургут–Полоцк һ.б.; газүткәргечләр: Төмән өлкәсе төньягы—Урал—Үзәк; Уренгой—Чиләбе—Яңа Псков; Пунга—Ухта; Ямбург—Елец; УренгойПомарыУжгородКөнбатыш Аурупа, һ.б.

Өлкәдә туганнар[үзгәртү]

  • Александр Алябьев — композитор.
  • Дмитрий Менделеев — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]